Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Кулында эш уйнап тора

Туклану тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Кем генә тәмле ашарга теләмәс?! Файдалы ризыкны бигрәк тә. Ә ул аш пешерүчеләрнең осталыгыннан, тәҗрибәсеннән, сабырлык һәм тырышлыгыннан тора. «Мәктәптә туклану» ширкәтенең 11нче мәктәп ашханәсе мөдире Наталья Маренкованы үз эшенең чын остасы дип атар идек. Ул бу һөнәрен бала чагында ук сайлый. Казанда 17нче һөнәр...


Туклану тормышыбызның аерылгысыз бер өлеше. Кем генә тәмле ашарга теләмәс?! Файдалы ризыкны бигрәк тә. Ә ул аш пешерүчеләрнең осталыгыннан, тәҗрибәсеннән, сабырлык һәм тырышлыгыннан тора.

«Мәктәптә туклану» ширкәтенең 11нче мәктәп ашханәсе мөдире Наталья Маренкованы үз эшенең чын остасы дип атар идек.
Ул бу һөнәрен бала чагында ук сайлый. Казанда 17нче һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, башта Яшел Үзәннең ашханәләр трестында камыр ризыклары бүлегендә эшли, аннары ЗУМ ашханәсендә пилмәннәр ясый. Хәрби частьта да эшләп алырга өлгерә ул - өлкән матрос дәрәҗәсен ала. Әмма Наталья Владимировна ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнә торганнардан түгел, яңа үрләр яуларга әзер. Һәм ул 11нче мәктәп ашханәсенә килә һәм биредә үзенең осталыгы аркасында зур абруй казана.
Наталья ханым дөрес туклану - кеше сәламәтлегенең нигезе, дип саный. Ә бала сәламәтлеге барысыннан да өстен. Шуңа күрә аны мәктәп укучылары ярата һәм хөрмәт итә.
Наталья Владимировна кулы астында кечкенә, әмма бик тату коллектив тырыш хезмәт куя. Аларның хезмәте бик җаваплы. Аларга вакыты белән цирк артисты сыман зирәк, табиб кебек игътибарлы, рәссам кебек иҗади булырга кирәк. Команда уенында күп нәрсә җитәкчедән тора. Безнең Наталья Владимировна яхшы оештыручы, һәркем күңеленә юл таба ала, кирәк булганда - таләп тә итә, кирәк булганда рәхмәтле дә була белә ул. Авыр вакытларда күпме хезмәттәшенә ярдәм иткәне бар. Менә шундый кешелекле сыйфатлары белән яшьләргә үрнәк. Бер предприятиедә 36 ел хезмәт итү күп нәрсә турында сөйли шул.
Гаилә тормышында да бәхетле бу ханым.
Эшен бик ярата. Аны сыйфатлы итеп башкара һәм шуңа күрә аның кулында эш уйнап тора. Төрле бәйгеләрдә дә катнашырга вакыт таба. Ул пешергән ризыклар тәме белән дә эстетик яктан да аерылып тора.
Арабызда менә шундый искиткеч уңган ханым эшләвенә без генә түгел, бездә белем алучы укучылар да шат.
11нче мәктәп коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев