Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күрешүләр кирәк

Бөтен эшне ЕГЭ бозды... Яхшы гына укып, бөтен сыйныфыбыз белән унбер еллык мәктәп аттестаты алырбыз, дип хыялланганда, тугызынчы сыйныфны гына тәмамлау турында аттестат алып, күбебез шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. 2011 елның соңгы кыңгыравы шалтыраганда 12 укучы идек, бүгенге көндә X сыйныфта бары бишәү генә укып йөрибез. 7 егетебез шәһәрдә...

Бөтен эшне ЕГЭ бозды... Яхшы гына укып, бөтен сыйныфыбыз белән унбер еллык мәктәп аттестаты алырбыз, дип хыялланганда, тугызынчы сыйныфны гына тәмамлау турында аттестат алып, күбебез шәһәргә чыгып китәргә мәҗбүр булдык. 2011 елның соңгы кыңгыравы шалтыраганда 12 укучы идек, бүгенге көндә X сыйныфта бары бишәү генә укып йөрибез. 7 егетебез шәһәрдә һөнәр училищесында укый.
Шаулап-гөрләп укып йөргән вакытлар үтте. Сыйныфташлар аз калгач, ияләшеп булмады, күңелсез калды. Барысыннан да саклап, яклап торган сыйныфташ егетләребезне сагынабыз. Авыл урамнарында элеккеге сыйныфташларны очратканда, сөйләшеп, сүзләребез бетми. Бергә укыган вакытларны искә алгач, ничек күңелле.
Шулай бер тапкыр 5әү җыелдык та, сыйныфташлар белән беренче укытучыбыз Миләүшә апа Закирова янына барырга булдык. Күчтәнәчләребезне алып, Миләүшә апа яшәгән йортка юл тоттык. Безнең килүебезгә шат булачагына 100 процент ышанып бардык. Каршыбызга елмаеп, куанып чыккан апабызны күрүгә, шунда ук башлангыч сыйныфта укыган вакытлар искә төште һәм кечкенә кызларга әйләндек тә калдык! И апа! Вакытында кырыс та, урынында йомшак та, нечкә күңелле була белгән укытучыбызны, чыннан да, барыбыз да сагынганбыз икән.
Мәктәп хәлләрен сөйләшә-сөйләшә, чәйләр эчеп, фотографияләр карап, 2002-2006 елларга кайтып килдек. Бу очрашуга без бер шатлансак, апабыз мең сөенде.
Онытмыйк укытучыларны! Безгә белем серләренә төшенергә булышкан, апа-абыйларга күп көч түгәргә туры килүен истән чыгармыйк.
Миләүшә апа бүләк иткән шигырь китабын кулга алам да, тагын башлангыч сыйныфларга кайтып киләм. Нинди күңелле вакытлар булган икән ул!
Гөлүсә Зарипова.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X