Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күмәк хезмәт – изге эш

И кардәшләр! Башыбызга Авыр хәлләр киләсе бар. Кабер дигән тар ләхеткә Һәммәбезнең керәсе бар. Күп кенә район авылларында күңелле бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләп, уен, күңел ачулар белән үтте. Бәйрәм, бәйрәм инде, ә менә авыл картларының үзләренең «бәйрәмнәре» бар. Акъегет авылы мулласы Фәргать Тимершин, көндезге азаннан соң, микрофон аша авылыбыз халкына...

И кардәшләр! Башыбызга
Авыр хәлләр киләсе бар.
Кабер дигән тар ләхеткә
Һәммәбезнең керәсе бар.
Күп кенә район авылларында күңелле бәйрәмебез - Сабантуйлары гөрләп, уен, күңел ачулар белән үтте. Бәйрәм, бәйрәм инде, ә менә авыл картларының үзләренең «бәйрәмнәре» бар. Акъегет авылы мулласы Фәргать Тимершин, көндезге азаннан соң, микрофон аша авылыбыз халкына мөрәҗәгать итеп, сабан туеның иртәгесендә мөмкинлеге булган барлык кешеләрне зиратка өмәгә чакырды. Зиратны төзекләндерү эшләренең күпчелеге төгәлләнгән инде, әмма аның тирә-ягын сетка белән әйләндереп чыгарга кирәк. Шуңа күрә эш кораллары белән килсәләр, яхшы булыр иде, дигән теләген белдерде.
Авылдашлар бу игъланны барысы да хуплады һәм теләп эшкә кереште. Өмәне Фәргать Тимершин, аның ярдәмчеләре Рәшит Сафиуллин һәм Равил Вәлиев оештырды.
Фәргать Садыйков авылда туып үскән, хәзер Казанда яши. Биредә аның әнисе җирләнгән. Фәргать бу эшкә бик теләп булышты. Шулай ук Р.Зиннуров, И.Измайлов, А.Бәхтияров, Ф.Мадигулов, Р.Садыйков, Г.Фәтхуллин, А.Халиков һәм башкалар монда бик бирелеп эшләде.
Дөрес, һәр гаилә үзләренең якыннарының каберләрен карап-чистартып тора. Ләкин бу бит күмәк эш, хәле булып та килми калучылар булды. Олы яшьтәгеләр, килә алмаган авырулар бу эштә катнашучыларга үзләренең рәхмәтләрен белдереп, күз яшьләрен дә тамыздылар. Зират кырыенда үскән каеннар да, яфракларын лепердәтеп, эшләүчеләргә рәхмәт әйтеп торды.
Мәетләрнең рухы шат булсын, исәннәребезне Ходай үзенең рәхмәтеннән ташламасын.
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X