Китапханәдә күңелле очрашу
Без, олы яшьтәге китап укучылар, Ф.Шәфигуллин исемендәге китапханәгә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган кичәдә булдык. Китапханә хезмәткәрләре безне бик олылап каршы алды. Мөдир Ләлә Сафина, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләде, ә китапханәче Альбина Гарифуллина моңлы җырларын бүләк итте. Китапханәгә яратып йөрүче 16нчы мәктәп укучылары да безгә концерт күрсәтте. Соңыннан очрашу чәй...
Без, олы яшьтәге китап укучылар, Ф.Шәфигуллин исемендәге китапханәгә Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган кичәдә булдык. Китапханә хезмәткәрләре безне бик олылап каршы алды. Мөдир Ләлә Сафина, бәйрәм белән котлап, исәнлек-саулык теләде, ә китапханәче Альбина Гарифуллина моңлы җырларын бүләк итте. Китапханәгә яратып йөрүче 16нчы мәктәп укучылары да безгә концерт күрсәтте.
Соңыннан очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Көндәлек мәшәкатьләрне онытып, рәхәтләнеп ял иттек.
Безгә зур игътибар һәм хөрмәт күрсәткән китапханә хезмәткәрләренә мең рәхмәт, эшләре гел шулай алга барсын.
Р.Садриева,
А.Гарифуллина.
Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев