Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Китапханәдә чәй дә эчтек

Яшел Үзәндәге Ф.Шәфигуллин исемендәге китапханәдә Өлкәннәр көнендә оештырылган кичәдә унбишләп олы яшьтәге ханым катнашты. Кичәне оештыручылар үз һөнәрен күрсәтте: ихлас күңелдән матур итеп шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Әсәрләрдән өзекләр безнең күңелләргә хуш килде. Әсәрне уку - бер, ә менә аның иң матур өлешләрен сәнгатьле итеп укып бирсәләр, ул күңелгә тагын...

Яшел Үзәндәге Ф.Шәфигуллин исемендәге китапханәдә Өлкәннәр көнендә оештырылган кичәдә унбишләп олы яшьтәге ханым катнашты. Кичәне оештыручылар үз һөнәрен күрсәтте: ихлас күңелдән матур итеп шигырьләр укыды, җырлар җырлады. Әсәрләрдән өзекләр безнең күңелләргә хуш килде. Әсәрне уку - бер, ә менә аның иң матур өлешләрен сәнгатьле итеп укып бирсәләр, ул күңелгә тагын да ныграк кереп утыра. Олы яшьтәге китап укучылар да үз тормышларында булган кызыклы вакыйгаларны күңелле итеп сөйләп бирде, бер-берсе белән аралашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп утырды.
Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Чәй эчкәннән соң, язучы Ф.Шәфигуллин музеен карадык, аның турында тулырак мәгълүмат алдык.
Мондый кичәне оештырган китапханә хезмәткәрләренә бик зур рәхмәт. Мин бу кичәгә очраклы рәвештә килеп эләктем: Яшел Үзәнгә апам Рауза Ганиева янына килгән идем. Үзем гомер буе авылда яшәдем, Казанга килгәнемә дә 2-3 ел гына. Авылда мондый кичәләрдә катнашканым булмады, шәһәрдә бик күңелле була икән.
Нәҗибә Йосыпова.
Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X