Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Киндер

Хәзер бабай төшенчәсе искерде бугай. Җитмеш биш яшьлек Искәндәр Гарифҗановка берәүнең дә «бабай» дип эндәшкәне юк. Хәтта биш яшьлек малай-шалайлар да «абый» дип кенә җибәрәләр. Зурларның күбесе кушаматы белән, яратып, «Сандр» диләр. Бу кушаматы аңа армиядән ияреп кайткан: анда Искәндәрне бик зурлап, урысча итеп, Александр дия торган булганнар. Авылдашлар Александрны...

Хәзер бабай төшенчәсе искерде бугай. Җитмеш биш яшьлек Искәндәр Гарифҗановка берәүнең дә «бабай» дип эндәшкәне юк. Хәтта биш яшьлек малай-шалайлар да «абый» дип кенә җибәрәләр. Зурларның күбесе кушаматы белән, яратып, «Сандр» диләр. Бу кушаматы аңа армиядән ияреп кайткан: анда Искәндәрне бик зурлап, урысча итеп, Александр дия торган булганнар. Авылдашлар Александрны матур итеп кыскартканнар: Сандрга калдырганнар. Кайчагында аңа әтисе кушаматы белән «Арипан» диючеләр дә бар. Әтисе мәрхүм Гарифҗанга бу кушамат шахтадан тагылып кайткан булган. Җитмеш биш яшькә җитсә дә, Искәндәр холкы, үз-үзен тотышы ягыннан малайлыктан чыгып җитмәде бугай. Малайларча беркатлылыгы аркасында әле авылда әллә нинди кыен хәлләргә дә тарыды. Нәкъ малайлар кебек, кукуруз кырыннан үткәндә, кызыгып китеп, кесәсеннән зур гына пакет чыгарды да, бәләк-бәләк чәкәннәрне шунда тутырды. Хәзер колхоз түгел шул, ул чакта гына, күкрәк киереп, бу басуларны үзебез җир дип йөри идең. Хәзер бу җирләр алпавытныкы, ягъни «Кызыл Шәрык»ныкы. Теге чакта гына ул колхоз рәисе кыңгыр эшне күрсә дә күрмәмешкә салына иде. «Кызыл Шәрык» каравылчылары Искәндәрне тотып алдылар да конторага алып кайттылар, акт төзеделәр һәм өч айлык пенсиясе күләмендә штраф бөдәп куйдылар. Ул чәкәнне машинасы белән җыеп кайтучылар да бар бит, ләкин, нишлисең, тотылмаган карак түгел.
Инде бу юлы аннан да яманы булды. Иртә белән өйгә полиция вәкилләре килеп керде. Килеп керделәр дә Искәндәрне урамдагы бакча артларына алып киттеләр.
- Эләктеңме, наркоман?! - дип, йөрәкне ярды мыеклы әзмәвер. - Бу нәрсә? Син ничә еллардан бирле монда киндер үстереп ятасың?! Әллә безне күзсезләр дисеңме? Без күрмәгән, без тапмаган җир юк ул, наркоман калдыгы, адәм актыгы!
Менә сиңа кирәк булса гөнаһ шомлыгы! Чыннан да, Искәндәрнең бакча артында, таллар ышыгында, киртә эчендәге аулак кына бер тын җирдә шундый тулышып үскән өч киндер кукыраеп тора иде. Нәкъ шушында, җинаять урынында, акт-беркетмә төзеделәр. Пүнәтәй итеп күршедәге Чәкән Шәмсиясен чакырдылар.
Искәндәр малайларча, күз яшен коеп, бертуктаусыз тәкрарлады:
- Бу киндерләрне минем күргәнем дә юк. Алар үзләре гаепле, алар үзләре үскәннәр бу җирдә. Мин киндер үстерүче кешеме инде?! Менә Шәмсия күршедән сорагыз.
Күршесе Шәмсия дә яклады Искәндәрне: беркетмәгә рәхәтләнеп кул куйды. Аһ-ваһына карамастан, Искәндәргә кул куйдырдылар, карчыгы Нәгыймә дә, таш астыннан чыккан бик тә үткен, башбирмәс хатын булса да, кул куярга мәҗбүр булды.
Искәндәрне, кулларына богаулар салып, машинага утыртып алып киттеләр.
Полициянең караңгы бүлмәсендә утырганда, Искәндәрнең малай чагы башыннан үтте.
Сугыштан соңгы еллар. Менә ул урман кебек шаулап үскән киндер басуы эчендә бишмәтен җәеп киндер суга. Өйгә кайткач, әнисе хуш исле киндерне төя дә, мичтә бик тәмле киндерле кабартмалар пешереп бирә. И рәхәт чаклар! Күпме ашап та, берәү дә наркоман булмады. Ләгънәт яусын киндердән наркотик нәрсә алучыларга.
Менә немец теле дәресе. Укытучы «Ди Киндер гейен ин ди Шуле» дигән җөмләне тәрҗемә итәргә бирә. Искәндәр «Мәктәптә киндер үсә» дип көлкегә кала. Аның каравы «киндер»нең немецчә «балалар» икәне гомергә исендә кала.
Татар теле дәресендә укытучы «Чабата киндерәсе»нең килеп чыгышы турында сораганда, Искәндәр: «Ул киндердән килеп чыккан, чөнки киндерәне киндердән үстергәннәр», - дип әйтеп бишле ала.
...Судья соңгы хөкем карарын укыр алдыннан, суд залына Шәмсия килеп керде һәм елый-елый сөйли башлады:
- Җәмәгать, барысына да мин гаепле. Искәндәрнең бакча артына ул өч бөртек киндер орлыгын мин утырткан идем. Усаллыгым өчен чиксез үкенәм. Мине теләсә нәрсә эшләтегез. Мин сезнең хөкемдә.
Искәндәрне өенә кайтарып җибәрделәр. Шәмсиядән сорау алулар башланды.
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250