Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күңелле хатирә

Бу елның 15 гыйнвары безнең өчен иң күңелле һәм мәңге онытылмаслык көн булып калды. Күгеш мәдәният йортында оештырылган «Бәхетле балачак» бию түгәрәгенә йөрүче бер төркем кыз Карамалы Тау бистәсендә үткәрелгән «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадык. Карамалы Тауның яңа мәдәният йорты бик зур һәм матур, нәкъ алтын...

Бу елның 15 гыйнвары безнең өчен иң күңелле һәм мәңге онытылмаслык көн булып калды. Күгеш мәдәният йортында оештырылган «Бәхетле балачак» бию түгәрәгенә йөрүче бер төркем кыз Карамалы Тау бистәсендә үткәрелгән «Созвездие - Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадык.
Карамалы Тауның яңа мәдәният йорты бик зур һәм матур, нәкъ алтын сарай шикелле. Сәхнәсе дә без телевизордан күргән концерт залларыныкыннан ким түгел. Иң беренчеләрдән булып без чыгыш ясадык һәм бик әйбәт кенә биеп чыктык. Аннары «Мастер-класс»ка бардык, анда безне «Пантомима» биергә өйрәттеләр. «Голос» Бөтенроссия телепроектында җиңү яулаган якташыбыз Динә Гарипова да килгән иде монда. Без аны күреп бик сөендек. Динә апа үзенең моңлы тавышы белән җырлап та күрсәтте. Истәлеккә аның белән фотога төштек. Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов та әлеге тантанага килгән иде. Менә шундый күренекле шәхесләрне якыннан күрдек без ул көнне.
Иң күңелле мизгел - бүләкләү. Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты Зилә Сөнгатуллина җиңүчеләрне игълан итте. Тырышлыгыбыз юкка булмаган -без өченче урынны яуладык.
Безне җыр-биюгә өйрәтеп, җиңүебез өчен күп тырышлык сарыф иткән җитәкчебез Гөлнара Әнәс кызы Яруллинага һәм мәдәният йортыбыз директоры Илнур Фәһим улы Низамиевка бик зур рәхмәт. Рәхмәт сезгә, җитәкчеләребез! Эшегездә иҗади уңышлар, тормышыгызда сәламәтлек һәм бәхет телибез.
«Бәхетле балачак» түгәрәгенә йөрүчеләр исеменнән - Күгеш урта мәктәбенең VII сыйныф укучысы
Илсөя Мөхәммәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X