Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күңелдә барыбер төер

Безнең Күгәй авылында яшьләр күп булмаса да, бәйрәмнәребез гөрләп уза. Яңа елда өч көн бәйрәм итсәк, 23 февральдә шау-гөр килеп чаңгы ярышы узды. Иртәнге яктан ук башланган җыр-моң тавышы көн кичке якка авышкач кына тынды. Авылыбызның өлкән класс укучылары, яшьләре, өлкәннәре клуб алдына җыелып, кырга чыгып билгеләнгән урыннан ярыштылар, җиңүчеләргә...

Безнең Күгәй авылында яшьләр күп булмаса да, бәйрәмнәребез гөрләп уза. Яңа елда өч көн бәйрәм итсәк, 23 февральдә шау-гөр килеп чаңгы ярышы узды. Иртәнге яктан ук башланган җыр-моң тавышы көн кичке якка авышкач кына тынды. Авылыбызның өлкән класс укучылары, яшьләре, өлкәннәре клуб алдына җыелып, кырга чыгып билгеләнгән урыннан ярыштылар, җиңүчеләргә урыннар билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Ярыш беткәч, уенда катнашучыларга идарә җитәкчелеге клуб хезмәткәрләре белән берлектә чәй табыны әзерләгән иде. Бәйрәм истә калырлык, кызык булды. Менә 8 Март бәйрәме дә җитте. Аны да зур хәзерлек белән көтеп алдык. Бәйрәмгә авыл яшьләре «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән өзек һәм зур концерт куйдылар. Кичәбез бик күңелле узды. Ләкин күңелдә барыбер бер төер калды. Елга бер килгән хатын-кызлар бәйрәмен халык бушлай гына карый алмады: 20 сумга билет сатып алды. Дөрес, ул билет 20 сум гына. Шул билеттан күп булса 1000 сум табыш җыелгандыр инде. Безнең хөкүмәт шуңа калган микән? Бер кирәкмәгән җиргә күпме акча түгәләр бит. Район җитәкчелеге клубны кеше тыңларлык уен кораллары белән тәэмин итсен иде. Алайса, без яшь чактагы дөбер-шатыр килә торган микрофон, ә гармун бөтенләй юк диярлек, кеше үзе алып килсә генә. Шуңа күрә клуб җитәкчеләренә дә уеннар оештыру җиңелләрдән түгел. Авыл халкын, авылны күтәрәбез дип, лаф оралар, ичмасам! Әле ярый авылыбызга ярдәм итүче изге күңелле кешеләр бар. Безнең авыл мәчете «Галим мәчете» дип атала. Галим абый аны үзе төзетте, урыны җәннәттә булсын. Шул Галим абыйның кияве Фәсхетдинов Рушан Фәрди улы безне ярдәменнән ташламый, Аллаһка шөкер. Авылыбызда нинди бәйрәм чарасы уза, Сабан туемы, Корбан гаетеме, Ураза бәйрәмеме, Өлкәннәр көнеме, берсен дә игътибарсыз калдырмыйча, матди ярдәм күрсәтә ул. Әле күптән түгел генә үткән чаңгы ярышы да аның ярдәмендә үткәрелде. Ялгыз әбиләрне дә онытмый. Әбиләрнең изге теләкләре аның тормышында, эшендә зур уңышлар китерсен. Авыл халкы исеменнән аңа, аның гаиләсенә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Киләчәктә аңа Ходай сәламәтлек биреп, кылган изгелегенең - әҗерен, якыннарының күңел җылысын тоеп яшәвен телим.
Хәлимә Җәләлиева.
Күгәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X