Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Күңел җәүһәрләрем

Мин быел күбрәк Яшел Үзәндә торам. Шәһәрчә яши белмим дә, теләмим дә ахры. Яшим инде. Монда шунсы яхшы: төн озын. Әй озын, әллә ниләр турында уйларга, искә төшерергә вакыт күп. Эшкә дә соңга каласы юк минем. Эш юк, ялкаулык чиктән ашкан. Телевизор карыйм, авыл турындагы тапшыруларны бигрәк тә. Чөнки күңелгә...

Мин быел күбрәк Яшел Үзәндә торам. Шәһәрчә яши белмим дә, теләмим дә ахры. Яшим инде.
Монда шунсы яхшы: төн озын. Әй озын, әллә ниләр турында уйларга, искә төшерергә вакыт күп. Эшкә дә соңга каласы юк минем.
Эш юк, ялкаулык чиктән ашкан. Телевизор карыйм, авыл турындагы тапшыруларны бигрәк тә. Чөнки күңелгә якын да, моңсу да, аяныч та. Төрле җирдәге, төрле яктагы авыллар. Тик аларның һәммәсе кемнеңдер кендек каны тамган, яшәргә көч биргән, беренче адымнарын ясаган Туган җире.
Төн уздырган төп уйларым - авыл, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге. Киләчәге дим. Бармы икән ул?
Үземнең балачактагы авылым! Нинди зур идең син. Йортларыңның күбесе салам түбәле, җил капкалы, тирә-юнең дә чамалы иде. Ә яшәү көчең, яшәргә омтылышың зур иде. Һәр өеңдә ап-ак мич, өй тулы бала-чага, кирәкле генә кием-салым (хәзер вагонга төярлек). Һәр өйдә газета алдыралар, укыйлар, яшьләр клубка чыга, олы агайлар салкын китапханәдә һәр кичне дөнья хәлләрен белешергә (газета читенең ак җирен ертып, тәмәке төреп тарталар иде. Папироска акча әрәм итмиләр), газета укырга, китап алырга баралар иде.
Кышкы иртәләр! Авылның һәр морҗасыннан күккә төтен күтәрелә. Авыл бер вакыт уяна, бер вакыт мичкә яга. Морҗасыннан төтен чыкмаса, тирә-күрше тизрәк хәл белергә, я уятырга ашыга.
Авыл бер уй, бер сулыш белән яши иде ул чак. Сөенеч-шатлыклары да, тапкан, юнәткән кирәк-яраклары да, кунак чакырса, савыт-сабалары да уртак иде. Аралашу, хәл-әхвәл сорашу гадәти күренеш иде.
Бала-чагасы да, эшкә яраклысы да - һәммәсе эштә, бер-берсенә ярдәмчеллек хөкем сөрә. Әни-әти, әби-бабай - үз урынында. Алар сүзе закон. Хәләл хезмәт белән яшәү иде.
...Еллар узды. Тормыш җиңеләйде. Уфалла арбаларын өстерәүче дә юк, бакча казу эшләре дә техника белән. Гомумән, техника заманы. Авылларга газ да керде, утын хәзерлисе дә юк. Керне дә машина юа, эшкә дә җәяү йөрүче аз.
Өйләр зур, өй эче тулы җиһаз. Тирә-күрше сирәк керешә, аралашу күпкә кимеде. Һәркемнең үз учагында үз борчагы. Авылда берсен-берсе уздырып, зурдан-зур өйләр, каралты-куралар төзү; тирә-юнь капкалар - барсы тимердән. Бик матур, тик... Авыл урамнары буш, чыр-чу килүче бала-чага тавышы бөтенләй юк диярлек. Каян булсын? Ел буена 1-2 бала туса ярый әле, ул да юк бит. Авыл картая, картая гына түгел, бетеп килә. (Без үскәндә авылда 8-9 балалы гаиләләр күп иде, 5-6 балалы - күп балалыга саналмый да иде. Ә хәзер?! 3 бала - күп бала. Алар да сирәк).
... Авылым киче. Никадәр утсыз тәрәзәләр. 10 бала үстергән нигезләр буш. 30дан артык буш нигез. Ә утлылары? 4-5 елдан тагын никадәре сүнәчәк.
Авылым кешеләре элек-электән хезмәт сөючән, үз көнен үзе эшләп, мал-туар асрап, бәрәңге үстереп көн күрүчән булды. Бу гадәт әбиләрдән - әти-әниләргә, хәзер балаларга күчеп бара. Шуңа сөенәм. Буш хуҗалыкларның бакчалары ташландык хәлдә түгел бездә. Һәммәсен кем дә булса, эшкәртә, чәчә-үстерә, файдалана. Югыйсә, кайбер авылларда буш хуҗалыклар бакчаларын «америка бүләге булган» өрәңге урманнары басып бара. Ул агач бик уңдырышлы, бетерә торган түгел.
Балачакка, кырларым-чокырларыма кайтам. Төбәк чокырында гына да 3 күперең, агач күперең бар иде. Өрәңгәр авылына барганда да күпер бар иде. Әрәгә дә күпер аша барганым бар. Ә хәзер?
Техника заманы шул. Чокыр буен трактор ишә дә, балчык күпер салалар. Кырда түгел, авыл эчендә бер яктан бер якка чыгарга бер генә төзек күпер дә юк бит. Ут-күздән Аллаһ сакласын инде.
Авыл халкы, Аллаһка шөкер, бик бай яши. Һәр йортта диярлек машина. Читкә киткән ул-кызлары, оныклары, хәл белешеп, кайтып-китеп йөриләр. Авылның күп ир-атлары да эшкә читкә, машина белән йөри. Юллары уң, бәла-казасыз, хәвеф-хәтәрсез булсын, исән-сау йөрсеннәр.
Колхозларның бетүе никадәр кешене эшсез калдырды, ә яшәргә, балалар укытырга кирәк. Теләсә-теләмәсә дә, кеше эш эзләп, читкә йөрергә мәҗбүр.
Хөкүмәтнең төрледән-төрле авылны сынау, сындыру, бетерүгә корылган планнарының үтәлешләрен күрергә насыйп булды инде безнең буынга.
Колхозларны берләштереп, «үзәк»не генә үстерүне дә, барлык төзелеш-коруларны үзәктә булдыруны да, хәтта алмагач бакчаларын да «үзәк»кә күчереп утыртуны да күрдек.
Еллар узгач, колхозлар тагын бүлгәләнде. Тискәре яклары да, уңай яклары да булды. Инвесторлар килеп, алтын таулары вәгъдә итеп, колхозларны да бетерделәр. Тагын ниләр күрер авыл? Югарыдагылар тагын нинди үзгәртүләр уйлап, баш ваталардыр, Аллаһ белсен. Тик шунысы билгеле, авылны үстерү, яшәтүгә баш ватмаслар алар.
Авылым! Киләчәгең нинди булыр синең, Туган җирем?! Мәктәбең шау-гөр килеп, балалар тавышына күмелерме? Авылымнан яшьләр читкә китүдән туктармы? Без үлгәнче авылымда «клуб» дигән яңа бина күрербезме икән? Анда яшьләрнең җыр-моңы, шатлыклы авазлары, уен-биюләре яңгырармы? Китап сөючеләреңнең юлын япмаслармы? Кизләү суына чокырдан түгел, матур, төзек күпердән йөрербезме икән?
Иң-иң курыкканым (Аллаһым язмаган булсын!) бу урында авыл булган, бик борынгы авыл - Бакырчы булган дип зират агачлары гына моңсу шауламасмы?
Газета укучылар «киләчәк авылын» ничек күз алдына китерә икән. Фикер алышыйк.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев