Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Исәнме, Яңа ел!

Менә, ниһаять, зур өметләр баглап яңа елга - Елан елына да аяк атладык! Быел Норлат мәдәният йорты эшен яңа үзгәрешләр белән ачып җибәрде. Өч көн буена Кыш Бабай һәм Кар кызы үзенең әкият геройлары белән кечкенә балаларны, өйләренә килеп, Яңа ел белән котлап йөрде. Балаларның күңелләрен күреп, җырлап-биеп бүләкләр өләштеләр....

Менә, ниһаять, зур өметләр баглап яңа елга - Елан елына да аяк атладык! Быел Норлат мәдәният йорты эшен яңа үзгәрешләр белән ачып җибәрде.
Өч көн буена Кыш Бабай һәм Кар кызы үзенең әкият геройлары белән кечкенә балаларны, өйләренә килеп, Яңа ел белән котлап йөрде. Балаларның күңелләрен күреп, җырлап-биеп бүләкләр өләштеләр. ПМК, Албаба сөт комбинаты эшчеләрен котладылар һәм балаларына да әкият-тамаша күрсәттеләр!
Шәүкәт Миңнуллин, Айнур Нурмиев үзләренең моңлы, ягымлы тавышлары белән кунакларның күңелен күтәрде. Барлык мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концертны халык җылы кабул итте.
Ял көннәрендә дә мәдәният учагы сүнмәде, 80нче елгы көйләр белән ял кичәсе уздырылды. Залдагы матур итеп бизәлгән яшел чыршыбыз ул көннәрдә күпме кунаклар кабул итте, элеккеге дусларны очраштырды! Мәдәният өлкәсендә актив катнашкан мәктәп балаларына Президент чыршысына бару бәхете елмайды!
Безнең Идел аръягы талантларга бик бай. Арабызда җырга-моңга гашыйк кешеләр яши, без моңа еллык отчет концертларында тагын бер кат инандык. Ике ай дәверендә булып узган бәйгедә җиңүчеләрне сайлап алдык. Без аларны март аенда Олы Ачасыр мәдәният йортында, йомгаклау концертында күрә алырбыз дип ышанабыз!
Киләчәктә дә мәдәният учагы сүнмәсен, сүрелмәсен иде дигән теләктә калабыз!
Лилия Сибгатуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250