Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Җирле телевидение тапшыруын күрәсебез килә

Бу хатны сезгә якташыбыз Динә Гарипованың Россия күләмендә танылуыннан соң язарга булдым. Динә үзе генә түгел, ә туган шәһәре - Яшел Үзәнне дә танытты. Әмма без аны үзебезнең Яшел Үзән телевидениесеннән генә күрә алмыйбыз. Җирле телевидение була торып, районда яшәүчеләрнең күбесе бу тапшыруларны күрмичә кала. Мин үзем Васильевода яшим, спутник...

Бу хатны сезгә якташыбыз Динә Гарипованың Россия күләмендә танылуыннан соң язарга булдым. Динә үзе генә түгел, ә туган шәһәре - Яшел Үзәнне дә танытты. Әмма без аны үзебезнең Яшел Үзән телевидениесеннән генә күрә алмыйбыз. Җирле телевидение була торып, районда яшәүчеләрнең күбесе бу тапшыруларны күрмичә кала. Мин үзем Васильевода яшим, спутник антеннасы да йортыма куелган югыйсә, әмма җирле тапшыруларны карап булмый, тотмый хәтта ул да. Монда үзеннән-үзе Совет заманы искә килеп төшә. Ул вакытта без җирле тапшыруларны иркенләп карый ала идек бит. Хәзер техника камилләшкәч, әллә нинди телевизорлар барлыкка килгәч, үзебезнең тапшырулардан без мәхрүм. Элек бездә эшләгән Гөлнара Тимершинаны, Инна Данилованы һәм башкаларны Казан телевидениесеннән генә күреп шатланабыз. Соңгы вакытта җирле телевидение программасын газетаның беренче битендә үк бирә башладыгыз. Аны район халкы карый алмагач, кирәге бармы икән соң?
Яшел Үзән телевидениесе район халкына да үзенең программасын күрсәтсен иде. Безнең дә җирле яңалыкларны, үзебезнең талантлы җырчыларны, спортчыларны, данлыклы якташларны зәңгәр экраннардан күрәсебез килә. Әле ярый, бөтен яңалыкларны «Яшел Үзән» газетасыннан укып барабыз. Бары сезнең газета аша гына район яңалыкларыннан хәбәрдар без.
Рәис Шәрәпов.
Васильево

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X