Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Еллар, юллар аерса да, Ерагайтып араны. Үткән, кадерле мизгелләр Хәтеремдә каладыр. Уйлап күңелләр юана Искә алып аларны. Хәтер, хатирә! Искә алу, балачакның рәхәт, борчусыз чорын, яңадан яңарту! Очрашулар! Быел, 1983 елны чыгарылыш укучылары, 30 елдан соң очраштылар. Очрашу турында уйлап, нинди хисләр кичерүләрен, дулкынлануларын бу укучыларым үз күңелләреннән ничек кичергәннәрдер?...

Еллар, юллар аерса да,
Ерагайтып араны.
Үткән, кадерле мизгелләр
Хәтеремдә каладыр.
Уйлап күңелләр юана
Искә алып аларны.
Хәтер, хатирә! Искә алу, балачакның рәхәт, борчусыз чорын, яңадан яңарту! Очрашулар!
Быел, 1983 елны чыгарылыш укучылары, 30 елдан соң очраштылар. Очрашу турында уйлап, нинди хисләр кичерүләрен, дулкынлануларын бу укучыларым үз күңелләреннән ничек кичергәннәрдер? Белмим...
Ә мин үз кичерешләремне язам. Мәктәптәге зур класс иде ул. Акъегет, Бакырчы, Юынчыдан йөреп укучы 31 бала. Самимиләр, эч серләрен, сөенечләрен класс җитәкчесе белән уртаклаша торган чор. Бик тыйнак, сабырлар да, шуклары да, әләкчеләре дә бар. Җыеп әйткәндә, балачакка хас күренешләр.
30 ел үткән! Ул балалар бүген 45-46 яшьлек чибәр, матур әниләр, ир уртасы җиткән әниләр инде. Кайберләре дәү әниләр, дәү әтиләр дә икән иде. Һәрберсе тормышта үз юлын тапкан, гаилә корган, балалар үстерә. Аларның бүгенге тормышларына сөендем. «Кеше» дигән зур исемне аклаганнар. Рәхмәт Сезгә!
Безнең арадан киткәннәре дә бар. Ни кызганыч, тормыш без дигәнчә генә түгел шул. Кемгә гомер никадәр бирелә, билгесез.
Очрашулары да балачакның иң истәлекле урынында - пионер туган көндә - 19 майда - костер яга торган каенлыкта. Моны ничек оештырдыгыз, ничек шул урынны сайладыгыз, ялкынлы, хыялга бай, очкынлы учаклар яккан урыныгызны искә алдыгыз?! Рәхмәт сезгә, укучыларым!
Очраштылар! Үзләренең балачактагы матур хатирәләрен, кызыклы да, шаянлыкларын да искә төшерделәр, балачак җырларын да, укыткан укытучыларын да искә алдылар. Нинди генә хәлләр булмаган, аларны хәзер сагынып искә алалар. Уйлары матурлыкта, усал уйның, ачулануларның эзе дә калмаган. Барысын да балачакның «юләрлегенә», «шуклыгына» күмделәр. Бер-берегезне сагынып искә алуларыгыз, гафу итә белүегез өчен, рәхмәт сезгә!
Үзгәргәннәр, бик нык үзгәргәннәр! Хәтта кайберләре бер-берсен танымый да торалар. Ә минем өчен һәрберсенең аерым очраклары күз алдымнан үтә. Миңа ул чакта 36 яшь кенә булган икән! «Бик олы идегез!» диләр, ә үзләре бүген 45-46да! Үзгәргәнбез, 30 ел бик күп шул!
Гомерләрнең шулай үтүен каенлыктагы каеннар раслый. Алар ничек юанайганнар. Каенлык кара урмандай тыгыз, араларыннан машина, атлар йөргән эзләр дә калмаган. Бөтен Акъегет урамын тутырып, озын колонналар белән барабаннар кагып, быргылар кычкыртып, пионер учагын ягарга барган юллар, сукмаклар юк. Бу укучыларның да балачагы куе үләннәргә, юан каен агачларына күмелеп калган. Каеннарга уелып язган «мин+син= любовь» язмалары да эзләрен югалткан.
Югалмаган истәлек - хәтер! Матур балачак хатирәләре күңелгә мәңгегә уелган, берни күмә алмаслык булып калган! Ул хатирәләрне, укучыларым, балаларыгызга, оныкларыгызга тапшырыгыз! Югалмасыннар!

Мәктәбем
Туган йорт, туган җир, туган ил!
Хәтердә тәүге кат әйткәнем.
Кадерен белергә, сөяргә
Өйрәттең, кадерле мәктәбем.

Без нәни чагында син иркен
Зур идең. Киң иде бүлмәләр.
Ә хәзер. Буй җиткән улларың,
Кызларың сагынып киләләр.

Хәтердән җуелмас
мизгелләр...
Шат аваз, кыңгырау чыңнары...
Иң рәхәт вакытым мәктәптә
Балачак илендә нибары!

Никадәр игелек тараттың,
Мәктәбем! Шуңасың сөйкемле.
Таралдык. Шулай да син якын,
Чал чәчле анабыз шикелле.

Буй җиттек. Гаҗәеп күренеш -
Бүлмәң тар. Парталар кечкенә.
Безнең класс мәктәптә иң зуры!
Булмый күк ышанып һич кенә.

Без инде күкләрне айкадык,
Гиздек ил, океан, диңгезләр!
Белемгә, хезмәткә, яшәргә
Синдә бит салынды нигезләр.

Боек син, һәр бүлмәң тын бүген,
Гөр килми балалар чыңы да.
Тәртипле, шәфкатьле балалар
Үстергән анадай горурлан!

Син чәчкән орлыктан шытымнар
Нык үсте, уңышың җитәрлек.
Гомерең тикмәгә узмады.
Уйласаң, исләрең китәрлек.

Һәр елда буыннар алмаша...
Кыңгырау көчлерәк чыңласын.
Бәхетле балалар авазы,
Елмаю, шат җырлар тынмасын!

Мәктәбем! Ишегең киңрәк ач!
Бакчаң да чәчәккә күмелсен.
Киләчәк буынга туган ил
Бу йорттан ачыграк күренсен!
Рәйханә Зәйнуллина,
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X