Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Хәсрәт эчендә, уйда мин...

Хәсрәт-кайгыларны вакыт дәвалый, диләр. Бәлки, шулайдыр да. Кайбер очракларда көннәр, айлар, еллар үткән саен җәрәхәтләр ачыла гына бара икән. Күңелне төшенкелек баса, башка төрле уйлар килә. Фәйзерахман абыем 28 яшендә Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалды. Ул сугышка киткәндә 9 айлык малае калды. Ризван абыем исә, сугышта берничә тапкыр яраланып,...


Хәсрәт-кайгыларны вакыт дәвалый, диләр. Бәлки, шулайдыр да. Кайбер очракларда көннәр, айлар, еллар үткән саен җәрәхәтләр ачыла гына бара икән. Күңелне төшенкелек баса, башка төрле уйлар килә.

Фәйзерахман абыем 28 яшендә Бөек Ватан сугышына китеп, хәбәрсез югалды. Ул сугышка киткәндә 9 айлык малае калды.
Ризван абыем исә, сугышта берничә тапкыр яраланып, инвалид булып кайтты. Больницаларда күп ятты, санаторийларда да дәвалануына карамастан, 44 яшендә гүр иясе булды. Аны авыл зиратына җирләдек. Сугыш бик күп кешеләрне алып китте, безнекеләр генә үлмәде бит дип, Ходайдан сабырлык сорадык, сабыр итәргә тырыштык. Инде иң соңгысы - иң кечесе Касыйм үлгән хәбәрен алгач, әти-әни акылдан язар хәлгә җитте. Йөзләренә сары сукты, ашау-эчүдән калдылар.
Алар Касыймны, зур өметләр баглап, картаймыш көннәрендә таяныч, терәк булыр, дип үстерделәр бит. Аның бит әле чәчәк кебек чагы иде. 21 яшендә, яши дә башламаган...
Камчаткада, Тын океанда хәрби хезмәттә, 1950 елның декабрь аенда давылда, катерлары белән капланып, суга батып үлделәр.
Бу хәлләрдән соң 63 ел вакыт узып китсә дә, бергә үскән, җитәкләшеп йөргән чакларыбыз хәзер дә, кичә генә булган кебек, күз алдында. Безне, үсеп эшли башлагач та, игезәкләр кебек, дип әйтәләр иде.
Касыймны армиягә озатканда мин Казанда бер айлык пропагандистлар курсында укый идем. Татвоенкоматка көн саен бардым. Биш көн тордылар. Алтынчы көнне, мин барганда, аларны чыгарып җибәргәннәр иде. Тимер юл вокзалына ашыктым. Анда бер товар составы тора. Вагон ишеген азрак кына ачканнар, аннан яшь егетләр карап тора. Вагоннар буйлап «Касыйм! Касыйм!» - дип кычкырып чабам. Ишетте, вагоннан сикереп төште, сөйләштек. Ул да каушады, мин дә әйтәсе сүземне оныттым. Касыймны вагонда старший итеп куйганнар, ахры, егетләр төшеп менәргә сорый башлады. Касыйм берсен дә төшермәде. Аларны алып китә торган паровоз, озын итеп гудок бирде дә, акрын гына кузгалып китте, лап-лоп итеп чыгарган төтеннәрен болытларга әйләндереп, күздән дә югалды. «Касыйм, юлларың уң булсын, үзеңне Аллаһ хәвеф-хәтәрләрдән сакласын, яңадан исән-сау күрешергә язсын, хатларыңны ешрак яз!» - дип пышылдадым. Касыйм, әлбәттә, мине ишетмәде. Алар еракта иде инде.
Бөтен тәнем буйлап йөргән ярсуны баса алмыйча, озак басып тордым. Ахырдан яшем беткәнче тыныч кына, тавышсыз-тынсыз гына еладым. Тормышта беренче мәртәбә кеше йөрәгенең ни дәрәҗәдә авыртуын аңладым. Соңгы мәртәбә күрешүебез, саубуллашуыбыз булганын йөрәк сизендеме... Озатып кайту бик авыр булды. Менә безнең очрашу да, мәңгегә хушлашу да шунда тәмамланды. Үткән гомерләр, хатирәләр генә калды.
Хатирәләр, хатирәләр...
Касыйм бик тәртипле, акыллы бала булып үсте. Укыганда да гел «5»легә генә укыды. Әти-әнигә, башка кешеләргә карата да бик шәфкатьле булды. Солдатларга бирелә торган акчасын җыеп, берничә мәртәбә акча җибәрде. Әтине жәлләп (картайды, имеш), эшкә чыкмасын, укып бетергәч, тагын да күбрәк җибәрермен, дип яза иде.
Касыйм 12-13 яшендә сука сукалады, чәчү чәчте, иген урды, суктырды, урман эшләрендә эшләде. Армиягә китәргә повестка килде. Колхоз рәисе Шәйхетдин Сәйфетдинов «Тәтәм, бүген генә эшлә инде!» - дия-дия, авылдан чыгып китәсе көнгә кадәр иген суктырттырды. Китәсе көнне авыл егетләре белән, үзе уйнап, үзе җырлап, урамнарны әйләнде. Авылыбызның барлык кешеләре Касыймны кыр капкасына кадәр озата килде. Кәлимулла абый Фәхриевнең, халыктан бераз читкә китеп, азан әйтүе хәтердә калган...
Әти-әни күптән бакый дөньяга күчте. Китапларда көтелмәгән очрашулар язылган кебек, алар да һаман көтеп яшәде.
Миңа хәзер 86 яшь, Касыймга 83 яшь булыр иде. Тиздән күңелдәге борчулар мәңге тынар, барысы да үз урынына кайтыр...

Зөләйха Фәхретдинова.
Мулла Иле

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев