Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гыйбрәт алырлык хәлләр күп дөньяда

Олы кешенең уйланып, узган гомерен искә төшереп утырырга вакыты күп. Мин дә шулар рәтендә. Бер нәселнең тарихын яшьләргә гыйбрәт булсын өчен язып куйдым әле. Галимә ире Гыйззәтулланың Шәйдулла, Хәмидулла, Хәлиулла исемле туганнары була. Хәмидулла белән Шәйдулла, үзләре йорт салып, төп йорттан аерылып чыгалар. Хәлиулла һәм хатыны Фатыйма икесе дә, бер...

Олы кешенең уйланып, узган гомерен искә төшереп утырырга вакыты күп. Мин дә шулар рәтендә. Бер нәселнең тарихын яшьләргә гыйбрәт булсын өчен язып куйдым әле.
Галимә ире Гыйззәтулланың Шәйдулла, Хәмидулла, Хәлиулла исемле туганнары була. Хәмидулла белән Шәйдулла, үзләре йорт салып, төп йорттан аерылып чыгалар. Хәлиулла һәм хатыны Фатыйма икесе дә, бер елны авырып китеп, дөнья куялар. Аларның Кәлимулла исемле балаларын Галимә белән Гыйззәтулла үз баласыдай карап үстерәләр. Ир туганнар бергә җыелып киңәш иткәннән соң, төп йортта Хәлиулланың улы Кәлимулла калырга тиеш, дигән фикергә килә. Кәлимулла 18 яшендә күршесе Хәмидулланың чибәр, акыллы кызы Хәрирә исемле кызга өйләнә. Кәлимулла белән бер йортта яшәүче Гыйззәтулла исә, үзенә аерым йорт җиткерү өчен, акча эшләү максаты белән, Баку якларына чыгып китә. Бер ел ярым эчендә, хәйран гына акча эшләп, хатыны Галимә янына кайта ул. Аның кайтуы печән өстенә туры килә. Печән чапкач, ял иткәндә салкын сыра эчә. Шуннан соң 6-7 көн ята-тора авырып йөри дә, озак авырмый гына, үлеп китә. Акчалар Галимәгә кала. Әмма Галимә ул акчаларга кызыкмый, шактый еллар сандык төбендә яткыра. Кирәге калмагач, кызы Вәсилә безгә уйнарга бирде, дип сөйләде.
Шулай итеп, Галимә Гарифулла исемле улы белән тол кала.
Шәйдулланың хатыны Гыйзелниса авырып китә һәм урын өстенә егыла. Им-том итеп тә карыйлар, әмма файдасы гына булмый. Өйдә буй җитеп килә торган уллары Габдулла белән Сафиулла. Кызлары Мәрзия инде кияүдә. Ул вакыт аерым хуҗалык. Хуҗалыкта ат, сыер, бозау, сарыклар, кош-кортлар, икмәк игү, йорт эчендәге эшләр һәм башкалар. Ике елдан бирле урын өстендә яткан хатынны да карарга кирәк. Шәйдулла инде тәмам ара, дөньядан күңеле сүрелә башлый. Менә шулай аптырап йөргәндә, хатыны Гыйзелниса:
- Әллә өйләнергә бер хатын эзләп карыйммы, син ни диярсең? - дип ирен аптырашка калдыра. Гыйзелнисаның балачактан бергә уйнап үскән Галимәнең ире Гыйззәтулла вафат булуын искә төшереп, «Галимәне үзеңә килергә күндер. Ул килмәсә, башка кеше кирәкми, ризалыгым юк!» - ди хатын.
Шәйдулла Галимәләргә үзе килә. Хатыны фикерен сөйләп күрсәтә. Галимәне өенә чакырып, Гыйзелниса белән сөйләшүен үтенә. Уртак фикергә килеп, риза булалар. Галимә улы Гарифулланы үзе карап үстергән Кәлимулла белән хатыны Хәрирә карамагына калдыра.
Шулай итеп, Галимә Шәйдулла белән яши башлый. Галимә килүгә Гыйзелнисаның каенанасы да шатлана, чөнки килененең авыруы җиңеләйгән кебек була. Галимә бик уңган булып чыга: йортны алып бара, авыруны да карарга өлгерә. Балалар да Галимәне хөрмәт итәләр. Гарифулла исә һәр көн кич, клубка чыкканда, әнисе янына керә. Ул бик эшчән, тәртипле, акыллы бала булып үсте. Икенче бөтендөнья сугышында үлде.
Галимә бу йортка килгәч, Гыйзелниса - 8, Мәчтүрә әби 6 ай яшәде һәм бакый дөньяга күчтеләр. Шәйдулла абый белән Галимәнең Рәхмәтулла, Вәсилә исемле балалары үсте һәм матур гына тормыш корды.
Шәйдулла абыйлар безнең күршедә генә яшәделәр, бик тату, аралашып яшәдек.
Менә шундый гаилә тарихы. Әйтәсе килгәнем шул: күңелең изгелектә булса, тормышның һәр авырлыгыннан чыгарга һәм матур гына, тәртипле генә яшәргә була.
Зөләйха Фәхретдинова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев