Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гомерен балаларга багышлады

Татар Исламында яшәгән Гомәр ага Сабитовның вафатына берничә ай гына әле. Үзе исән чагында аңа булган хөрмәт хисләрен газета аша белдереп булмады. Һәркемнең тормышында тирән эз салган, гомере буе оныта алмаслык шәхесләр була. Норлат ягы авыллары мәктәпләрендә укучы балаларның күңеленә Гомәр ага күпме игелек орлыклары салган да, күпме балага аң-белем...

Татар Исламында яшәгән Гомәр ага Сабитовның вафатына берничә ай гына әле.
Үзе исән чагында аңа булган хөрмәт хисләрен газета аша белдереп булмады.
Һәркемнең тормышында тирән эз салган, гомере буе оныта алмаслык шәхесләр була. Норлат ягы авыллары мәктәпләрендә укучы балаларның күңеленә Гомәр ага күпме игелек орлыклары салган да, күпме балага аң-белем биргән.
Хезмәт юлын 1948 елда, педагогика училищесын тәмамлагач, башлый ул. Училищены яхшы билгеләренә генә тәмамлаган Гомәрне шәһәр мәктәпләрендә дә калдырырга булыр иде, югыйсә, әмма ул үзе теләге белән авыл мәктәбен сайлый. Һәм Урысбага, Кече Шырдан, Күгеш, Ачасыр авыллары мәктәпләрендә укыткан. Аны бу авыл мәктәпләрендә әле дә матур итеп искә алалар.
Авыл укытучысының тормыш мәшәкатьләре күп булса да, читтән торып институт тәмамлаган, мәктәптә дәрестән тыш эшләрдә күп катнашкан. Бүген Гомәр аганың өендә өелеп калган «Белем» җәмгыяте лекторы, медотик берләшмә җитәкчесенә бирелгән һәм башка бик күп төрле кенәгәләр, Гомәр аганың хезмәтен таныган күп кенә грамоталар, мактау кәгазьләре гаиләсенең - тормыш иптәше Зөһрә ханым һәм балаларының, оныкларының - иң кадерле ядкарьләреннән санала.
60 ел бергә тату гомер иткән Зөһрә апа һәм Гомәр абыйның балалары - Мансур (вафат), Ләлә, Рания, Резедә әтиләре укыткан фәнне - химия-биологияне сайламасалар да, барысы да югары белем алып, җәмгыятькә лаеклы кешеләр булып, әти-әниләренең горурлыгы булдылар.
Бүген Гомәр ага юк инде. Аны уку елы ахырында үзе укыткан Норлат мәктәбенә дә чакырмаслар, урманнарда да Гомәр ага җыярга яраткан гөмбә, җиләкләрне башка кешеләр өзәр, ул йөргән сукмаклардан башкалар мәктәпкә эшкә йөрер. Әмма ул бервакытта да онытылмас. Укытучы Гомәр Гыйльфан улы Сабитов онытырлык кеше түгел.
Рәис Садыйков.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев