Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Гомере заяга узмады

Үзебез яратып укый торган «Яшел Үзән» газетасы матур эшләр башкарган милләттәшләребез турында әледән-әле тирән эчтәлекле язмалар биреп тора. Тырыш хезмәте белән тормышта билгеле бер уңышларга ирешкән кешеләр турындагы мәкаләләр, һәркайсыбыз күңелендә якты хатирәләр уяту белән беррәттән, матур эшләргә дә рухландыра. Шуларны истә тотып, күркәм холыклы, эше белән бик күпләргә үрнәк...

Үзебез яратып укый торган «Яшел Үзән» газетасы матур эшләр башкарган милләттәшләребез турында әледән-әле тирән эчтәлекле язмалар биреп тора.
Тырыш хезмәте белән тормышта билгеле бер уңышларга ирешкән кешеләр турындагы мәкаләләр, һәркайсыбыз күңелендә якты хатирәләр уяту белән беррәттән, матур эшләргә дә рухландыра. Шуларны истә тотып, күркәм холыклы, эше белән бик күпләргә үрнәк булырлык тагын бер милләттәшебез - хезмәт ветераны Ризатдин кызы Рәмзия Әшрәфҗанова турында сөйлисе килә газета укучыларына.
Рәмзия апа сугыштан соң, 1948 елда Ризатдин абыйның ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Балалык һәм мәктәп еллары күрше Буа районының Кыр Тутае авылында узса да, бөтен тормышы һәм хезмәт еллары безнең Яшел Үзән шәһәре, биредәге предприятиеләр белән бәйле аның. Туган авылында 8-еллык мәктәпне тәмамлауга әнисе Яшел Үзәннең һөнәр училищесына укырга алып килә аны. Училищеда Рәмзия апа дөньядагы иң кирәкле һөнәрне үзләштерә - төзүчелеккә укый. Якты күңелле гади авыл кызы тиз арада группадашлары белән дуслаша. Ул, үзе сайлап алган һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнү өчен, бик тә тырышып укый. Нәтиҗәдә, училищены бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Алга китеп булса да әйтик, училищеда бергә укыган иптәш кызлары белән бүген дә аралашып, хәл-әхвәл белешеп, яшьлек хатирәләрен искә төшереп яши Рәмзия апа.
Шәһәрдәге бик күп объектлар төзелешендә тырышып, яшьләргә хас булганча энергия белән эшли. Чая, үткен, өлгер кызны, яшь булуына карамастан, эш урынында хөрмәт итәләр. Соңрак эш урынын алыштыра: язмыш аны сөт комбинатына алып килә һәм ул лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Эшен яратып, бөтен көчен куеп, намус белән башкара. Бер эштән дә чирканып тормый, мастер кая кушса, шунда бара, тапшырылган эшне бүтәннәргә үрнәк булырлык итеп - чиста-пөхтә, төгәл билгеләнгән вакытта эшли алуы белән иптәшләренең ихтирамын яулый ул. Тырышлык, игелек җирдә ятмый. Исеме гел Мактау тактасында була. Фидакарьләрчә, үзен-үзе аямыйча эшләгәне өчен, күп еллар дәвамында төрле Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемгә лаек.
Рәмзия апа тормыш иптәше Наил абый белән дус, тату яшиләр. Күп еллар дәвамында фанер заводында эшләүче Наил абый һәрьяктан уңган-булган, күркәм холыклы, бик тәрбияле кеше. Алар ике ул тәрбияләп үстерде. Уллары да үзләре кебек: һәр эшкә батыр. Улларын үстерешергә Рәмзия апаның әнисе - Чәчәк апа булышты. Гаҗәеп сабыр, акыллы карчык иде. Олыгайгач, Рәмзия апалар әбине бик хөрмәтләп тәрбия иттеләр һәм, олылап, соңгы юлга озаттылар.
Ачык йөзле, кунакчыл булганга күрә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап яшәүче бу гаиләдән туган-тумача, дус-иш өзелеп тормый, һәркайсы кадерле кунак монда. Ислам йолаларын бик саклый алар. Рәмзия апа намазын, уразасын калдырмый. Мәдрәсәдә укып, дини белем алуга иреште. Моннан берничә ел элек хаҗ кылып кайткан Рәмзия апа:
- Балаларым да, тирә-юньдәгеләргә шатлык-куаныч өстәп, игелек-изгелек эшләп яшәсен, аларга да хаҗ кылырга насыйп булса иде, - дип дога кыла һәр намазда.
Буш вакытында китаплар укый, көндәлек матбугат белән танышып бара. Шигырьләр дә яза. Бер шигырен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.
Ана булу, Аллаһ шулай кушкан:
Балаларга гомер бирүдә.
Бар шатлыгым булып бу дөньяда,
Үсәләр бит алар минем дә.
Ә бүгенгә, шөкер, бар да тигез,
Матур яшәп ята балалар.
Оныклар да хәзер зурайдылар,
Ата-анага охшап баралар.
Мин бәхетле ана диеп уйлыйм,
Юк, узмады гомерем әрәмгә.
Ана булу бәхетен телимен мин
Дөньядагы һәрбер адәмгә.
Шат күңелле, ачык йөзле, ярдәмчел булганга күрә, картаюны, ару-талуны белми ул безнең Рәмзия апабыз. Янәшәбездә шундый күркәм холыклы кеше яшәвенә, аның белән аралашып яши алуыбызга без бик сөенәбез һәм аның белән горурланабыз.
Гүзәлия Ибраһимова,
Розалия Сәгъдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев