Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Фатирлы булуы – бәхет...

Шәһәребез көннән-көн матурлана, ямьләнә. Ул Мирный бистәсен генә алыгыз. Мин авылдан килеп төпләнгәндә бу район юк та иде. Хәзер шәһәрнең үзәгенә әйләнеп бара. Соңгы өч-дүрт елда гына да Мирныйда күпме йортлар калкып чыкты, күпме оешма үз ишекләрен ачты. Кибет өстендә кибет. Без, пенсионерларның, кайсына кереп, нәрсә алыйм икән дип, башлары...

Шәһәребез көннән-көн матурлана, ямьләнә. Ул Мирный бистәсен генә алыгыз. Мин авылдан килеп төпләнгәндә бу район юк та иде. Хәзер шәһәрнең үзәгенә әйләнеп бара. Соңгы өч-дүрт елда гына да Мирныйда күпме йортлар калкып чыкты, күпме оешма үз ишекләрен ачты. Кибет өстендә кибет. Без, пенсионерларның, кайсына кереп, нәрсә алыйм икән дип, башлары әйләнеп бетә.
Әле менә социаль ипотека программасы буенча салынган йортлар турында әйтәсем килә. Күптән түгел генә оныгым шундый йортларның берсеннән фатир алды. Алуын алдылар (без дә булыштык инде, андый чакта жәл түгел), тик менә хәзер уйлап йөрим: бигрәкләр дә сыйфатсыз түгелме соң бу йортлар?!
Әле беркөнне оныгым фатирына Коръән укытып җибәрде. Без, берничә әби, ак яулыкларыбызны җилфердәтеп, килеп кердек подъездга. Башта фатир ишеген таба алмыйча аптырадык. Хәзер аларны заманча эшлиләр икән: һәр катка урамга чыгып керәсе. Аннары үттек о-озын бер коридорга. Ул коридорның идәненә җәйгәннәр ялтырап торган кап-кара плитә! Шома инде менә. Безнең ише әбиләр егылса, башын яруын көт тә тор. Ә бит монда кечкенә балалар да күп яши.
Тагын шунысына игътибар иттем: йорт янында машина кую урыннары бик кечкенә. Хәзер бит һәр гаиләдә кимендә ике машина. Төзүчеләр моны да истә тотмаган.
Сез бу әби бигрәк таләпчән икән дип уйлый торгансыздыр. Фатир өчен шундый зур суммалар түләп торгач, балаларны сыйфатлыда яшәтәсе килә шул. Без ярый да заманында бер тиен түләмичә генә фатирлы булдык. Ә болай, оныгыбызның фатир алуы өчен шатланып бетә алмыйбыз. Хәзер, дөньясы акчага корылган заманда, сыйфатлы фатир мәңге ала алмаган булырлар иде.
Гөлзадә Галиәскәрова.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X