Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Ерак араларны якынайтып

12 сентябрьдә башкалабыз Казанда VI Бөтенроссия татар фольклор фестивале «Түгәрәк уен» башланып китте. 17 регионнан килгән 1000нән артык катнашучының берничә төркеме икенче көнне безнең Бишнә мәдәният йортында чыгыш ясады. Әстерхан, Төмән, Омск, Нижгар өлкәләреннән килгән фольклор коллективларын Бишнә, Олы Яке, Әйшә, Карагуҗа, Уразлы, Осиново, Каратмән авылларының мәдәният хезмәткәрләре һәм фольклор...

12 сентябрьдә башкалабыз Казанда VI Бөтенроссия татар фольклор фестивале «Түгәрәк уен» башланып китте. 17 регионнан килгән 1000нән артык катнашучының берничә төркеме икенче көнне безнең Бишнә мәдәният йортында чыгыш ясады.
Әстерхан, Төмән, Омск, Нижгар өлкәләреннән килгән фольклор коллективларын Бишнә, Олы Яке, Әйшә, Карагуҗа, Уразлы, Осиново, Каратмән авылларының мәдәният хезмәткәрләре һәм фольклор ансамбльләре чәчәк һәм җыр белән каршы алды. Кунаклар белән якыннан аралашып, танышканнан соң, барысы да мәдәният йорты эченә үтте.
Кичәне Бишнә авылы китапханәчесе Фирдәвес Шиһапова үзе иҗат иткән «Туган авылым Бишнә» җыры (Шамил Шәрипов музыкасы) белән башлап җибәрде.
Әстерхан өлкәсе халык мәдәнияте методик үзәгенең «Ялкын» ансамбле чыгышын зур кызыксыну белән карадык. Алар үзләренең зәвыклы милли киемнәре, салмак биюләре белән игътибарны җәлеп иттеләр, шул якларның туй йолаларын күрсәттеләр. Әстерханлылар кул эшләреннән ярминкә дә оештырганнар иде.
Төмән өлкәсенең Тукус авылыннан килгән өлкән яшьтәге Сайникамал Әлмөхәммәтова башкаруындагы мөнәҗәт тә безнең якларда ишетелмәгән булуы белән аерылып торды.
Омск өлкәсе Үләнкүл татар мәдәнияте үзәгенең «Наза» фольклор ансамбле чыгышын тамашачылар аеруча яратып карады. Бу коллективта өлкәннәр белән бергә яшьләрнең булуы да мактауга лаек. Ике гармунчы, бер биюче егетләр үз чыгышлары белән тамашачыларны таң калдырды. Урман һәм сазлык эчендә утырган авылларда яшәсәләр дә, халкыбыз җырларын, йолаларын онытмыйлар гына түгел, яшьләргә дә өйрәтәләр икән үләнкүллеләр.
Нижгар өлкәсенең Татар Маколаков авылыннан килгән «Сәрбиназ» ансамбле туй йолаларын мишәрчә җырлап, уйнап күрсәтте.
Безнекеләр дә кимен куймады. Олы Яке мәдәният йорты каршында 8нче ел эшләүче «Хәтирә» фольклор ансамбле чыгышы да үзенчәлекле иде. Өлкәннәрдән генә торган ансамбль җырчыларының бары шушы якларда гына башкарыла торган «Сөлге әйләндереш» җырлы уенын кунаклар да, бишнәлеләр дә кызыксынып карадылар. Һәр коллектив чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Ахырдан Осиново мәдәният йорты җырчысы Татьяна Ефремова башлаган, татар халкының гимнына әйләнгән, Тукайның «Туган тел» җырын залдагы һәм сәхнәдәге барлык кеше күтәреп алды һәм аягүрә басып җырлады.
Фестиваль кунаклары үзләрен җылы каршылаганнары өчен Бишнә авыл җирлеге башлыгы Илгиз Фәтхуллинга зур рәхмәтләрен җиткерде һәм истәлек-бүләкләрен тапшырды. Шулай ук милләттәшләребезгә кунакчыллык һәм хөрмәт күрсәткән мәдәният йорты директоры Әнисә Закирова һәм мәдәният хезмәткәрләренә дә рәхмәтле булды кунаклар. Ахырда бергәләп фоторәсемгә төшүләр, үзара фикер алышулар, кунакка чакырышулар әле дәвам итте. Бу очрашудан барысы да канәгать калды.
Ерак төбәкләрдәге милләттәшләребезнең халык җырларын, биюләрен, йола һәм гореф-гадәтләрен югалтмыйча, аларны яшь буынга өйрәтүләре аеруча куандыра. Ә шулай үзара аралашу, күрешү, тәҗрибә уртаклашу безнең өчен бик тә мөһим.
Әлеге фестиваль халкыбызның җыр, бию сәнгатен, татар халык авыз иҗатын тагын да матур, бай төсмерләр белән баетсын, милләтебезнең бердәмлеген какшамас җепләр белән ныгытуга ярдәм итсен иде!
Төрле җирдә яшәсәк тә,
Безнең телебез бер үк.
Җыр-бию, гореф гадәтләр
Онытылмасын берүк.
Нурия Мостафина.
Олы Яке

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X