Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Еламыйбыз, күңел каткан...

Күптән түгел газетада сугыш ятимнәре турында бик тә урынлы язма басылып чыкты. Әмма хат авторы 1941, 1942, 1943 елларда туучылар турында язган. 38, 39, 40нчы елгыларга да аерым хөрмәт булмады бит. Мин 1940 елның октябрендә туганмын. Әти сугышка киткәндә 8 айлык булганмын. Елыйсызмы, дип сорау­га, юк, күңелләр каткан инде, дип...

Күптән түгел газетада сугыш ятимнәре турында бик тә урынлы язма басылып чыкты. Әмма хат авторы 1941, 1942, 1943 елларда туучылар турында язган. 38, 39, 40нчы елгыларга да аерым хөрмәт булмады бит.
Мин 1940 елның октябрендә туганмын. Әти сугышка киткәндә 8 айлык булганмын. Елыйсызмы, дип сорау­га, юк, күңелләр каткан инде, дип җавап бирәсе килә. Кечкенә чакта елый идек: ашыйсы килгәнгә, әни елаганга. Хәзер инде үләсе бар, дип куркып елыйм.
Мин Әхмәтша бабай оныгы. Авылда бердәнбер Әхмәтшина мин. Күршеләр дә Әхмәтша дип кенә йөртә. Әхмәтша оныгы булганыма, Габделбарый кызы булганыма бик тә горурланам. Әхмәтша бабамны, 1921 елда чәчүдән кайтып килгәндә, бер иясез эт тешли һәм ул шуннан вафат була. Яшелчә бригадасы бригадиры Сафа абый бабамның чалма чалып намазга йөрүен хәтерләвен сөйли иде. Әти 31 яшьтә беренчеләрдән булып сугышка китә. Ленинградны саклаганда бомба төшеп, шунда һәлак була. Ул урында бик күп кеше һәлак була. Хәрби заводны саклыйбыз, дип язган бер хаты килеп калган. Озак сугыша алмаганга, немец самолетын бәреп төшерә алмаганга алар гаеплеме инде? Ул, имеш, хәбәрсез югалган, исән-сау кайта алмаган.
Бабам да, әтием дә мал җыймаган. Шуңа күрә без җимерек өйдә калганбыз. Әни мескен ике бала белән тол килеш, балчык өебез ишелгәч, иске өйнең бүрәнәләреннән (бүрәнә димәсәң, хәтере калыр) 3-4 метрлы кое бурасы сыман өй эшләтеп керә. Ул өйдә 10 ел яшәдек. Ул да бетте. 1960 елда тагын усак бура сатып алып, бераз гына зуррак өй салып кердек. Ул өйнең дә, тиешенчә ягылмаганга күрә, тәрәзәләре череп бетте. Хәзер дә, тышкы яктан полиэтилен белән каплап, бер генә катлы тәрәзәләр белән яшим. Аннан соң ул өйне комлы балчык белән сылап бирделәр. Булышучыларга Аллаһның рәхмәте яусын. Бу өйдә хәзер берүзем яшәп ятам. Апаның 3 баласы, оныклары килә. Бигрәк тә улы Алмаз булыша инде. Йортым бик беткән, матча башлары өзелергә тора. Социаль яклау бүлегеннән килеп ярдәм итәләр. Су ташыганга аерым акча түлим. Социаль хезмәткәр ризыклар алып килә, түләүләрне түли. Рәхмәт аңа. Газ плитәмнең духовкасы эшләми. Кергән бер кеше газ исе килә, ди. Авыл советыннан Өлкәннәр көненә газ плитәсе алып бирәбез, дип язып киткәннәр иде. 3-4 ел узды инде. Нишлисең, Аллаһ Тәгалә биргән гомер бардыр инде. Үзем дә, җил чыккан саен, өем ишелеп төшмәсә ярар иде, дип куркам. Аны килеп караучы кем икән соң? Монда язып кына беркем дә кызыксынмый инде. Газетада язмасы чыккан ханымның, бәлки, әле гаиләсе бардыр. Гаиләсе, балалары булганнар шөкер итсеннәр.
...Әти сугышка бик кыенсынып китә. Хәзер дә олырак авылдашлар искә ала: «Ике сабыем бер сынык ипи сорап керсә, борып чыгармассыз инде», дип елап китә. Җырлаган җырларына кадәр хәтерлиләр.
Китәм инде, китәм инде
Ленинград аркылы.
Өстемдәге аклы күлмәк
Кәфен булыр ахрысы, - дип җырлаган ул. Апам Кафияне бик еш телгә алган. Мине үлеп китәр дигәндер инде. Хатында «Юлда очраган әремнәр дә Кафия булып күренә. Сугыш авырлыкларына да түзәр идем, аны сагынуга түзә алсам. Үлгәндә дә шуны әйтеп үләрмен мин Тәңремә: Күрсәтмәдең Кафиямне дип керермен каберемә», - дип язган. Башка хаты килмәгән, бомба чокыры кабере буласын күңеле сизенгәндер инде.
Исән-сау кайткан ветераннар рәхәтләнеп яшәделәр. Яшәсеннәр күпсенмим. Ләкин берсе әнием кебек бик күп толларны рәнҗетеп: «Түмгәкләр үлеп калды», - дип әйткән әни белән Мәшкүрә апага. Хәзер ул кеше үзе юк инде. Әтием «түмгәк» булмаган, оста мичче булган. Исән кайт­кан булса, без дә кешечә яшәгән булыр идек. Раббым рухларын шат кылсын. Шәһитләрдән булып, җәннәтеңне насыйп ит аларга. Күрше Лилия әйтә иде: «Аллаһ кушмаса, беркем дә ярдәм итми», - дип. Дөрес әйткән ул. Аның әтисе дә сугышта үлде. Үзе 57 яшендә картлар йортында дөнья куйды. Әнисе аннан 10 ел элек вафат булды.
Үпкәләмим әле язмышыма
Сыңар канат итеп яраткан.
Чиксез рәхмәт укыйм Ходаема:
Сау-сәламәт итеп яраткан.
Бер ялгызым дип зарланмыймын,
Ике иңемдә - ике фәрештәм.
Авыр вакытларда ярдәмеңне
Тоям, мәүлем, һәрчак һәр эштә.
Сания Әхмәтшина.
Күгәй авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X