Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Документларны саклагыз

Бу гади генә кәгазь язылуга 90 ел вакыт узган. Әти белән әниемнең ЗАГС документы. Алар аны гомер буе саклаган, хәзер менә миндә. Бу минем өчен бик кадерле документ. Ә документларның ниндиләре генә юк өйдә. Элек, без үскән вакытта, аеруча сугыш чорында, бер сарыкның итен, йонын, сөтен, тиресен фронт өчен, җиңү...

Бу гади генә кәгазь язылуга 90 ел вакыт узган. Әти белән әниемнең ЗАГС документы. Алар аны гомер буе саклаган, хәзер менә миндә. Бу минем өчен бик кадерле документ.

Ә документларның ниндиләре генә юк өйдә. Элек, без үскән вакытта, аеруча сугыш чорында, бер сарыкның итен, йонын, сөтен, тиресен фронт өчен, җиңү өчен тапшыру мәҗбүри иде. Салымнарның ниндиләре генә юк иде.
Әйтәсе килгән сүзем шул: һәр документ, үзеңнекеме ул, әти-әниеңнекеме кирәк булачак. Пенсия яшеңә җитсәң, аеруча, һәр хәрефен тикшерәчәкләр.
Анекдот түгел, бер хатын үзенең туганыннан телефон аша: «Безнең әтинең исеме ничек иде соң?» - дип сораган ди. Көлке түгел. Таныклыкта - Равил, паспортта - Равиль, ЗАГС кәгазендә - Равел. Менә эзлә атаң исемен! Шуның өчен нинди кәгазьләр булсын, саклагыз, югалтмагыз. Ул кайчан да булса, бер кирәк булачак.
Минем архивта тагын бер кадерле фото бар. Ул әти белән әниемнең яшь чагында 1916 елда Архангельск шәһәрендә төшкән фоторәсемнәре. Әтигә - 30, әнигә 16 яшь.
Рәшидә Тимергалиева.
Акъегет - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев