Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Фикер кыры

Дини кеше нинди булырга тиеш?

Шушы көннәрдә бер язмага тап булдым, анда дин бүгенге көндә үзенең популярлыгын югалта бара, дип язылган иде. Уйга калдырды. Коммунистлар заманында барысы да сатып җибәрелде: намус та, вөҗдан да. Аллаһ Тәгаләгә тугры калганнар бик сирәк булды. Әмма хәзер дә күбебез динне кабул итәргә ашыкмый. Дин яшәешебезгә үтеп керә алмады. Дөрес,...

Шушы көннәрдә бер язмага тап булдым, анда дин бүгенге көндә үзенең популярлыгын югалта бара, дип язылган иде. Уйга калдырды.
Коммунистлар заманында барысы да сатып җибәрелде: намус та, вөҗдан да. Аллаһ Тәгаләгә тугры калганнар бик сирәк булды. Әмма хәзер дә күбебез динне кабул итәргә ашыкмый. Дин яшәешебезгә үтеп керә алмады. Дөрес, бер караганда барысы да әйбәт кебек: халыкның күпчелеге мәдрәсәләрдә укый, мәчеткә йөри. Әмма барысының да күңеле пакь түгел шул, арада кеше күзе өчен генә йөрүчеләр дә бар.
Мин исә үзем дини кеше дип ислам кануннары буенча яшәүче, чиста күңелле, кешеләргә булышырга гына торган, һәрдаим яхшылык эшләргә әзер булган, ихлас һәм йөзеннән нур бөркелеп торучы кешене саныйм. Кызганыч, хәзер кешеләр арасында кешегә булышу түгел, киресенчә, көнләшеп яшәү, явызлык, саранлык кебек сыйфатлар өстенлек итә сыман. Кеше сәламәтлеге, дәрәҗәсе барында Аллаһны танымый, кайгы килгәч кенә Ходай Тәгалә каршына тезләнә.
Ә бит элек бөтенләй башка мөнәсәбәтләр булган. Менә бер булган хәл. Бер кеше хаҗга барырга җитәрлек кенә мал җыя. Ләкин бер көнне су буенда кош үләксәсен тотарга маташучы бер яшь хатынга тап була. Хатынның балаларына ашатырга ризыгы юк, менә шул кош үләксәсен ашатырга тели икән. Шушы юлчы, хатынны кызганып, барлык малын ачтан тилмергән хатынга бирә, үзе хаҗга бара алмый кала. Ләкин берара вакыт үткәннән соң, бу кеше белән хаҗга барырга тиешле иптәшләре аның да болар белән хаҗга баруын сөйлиләр. Менә күрәсезме, шушы зур яхшылыгы өчен, ул Ходай Тәгалә тарафыннан рәхмәтле булып, хаҗ кылган савап ала. Сорау туа: ә без соң - хәзергеләр, шушы яхшылыкны эшли алабызмы?
Йолдыз Шакирова,
КФУ студенты

Редакциядән: Хөрмәтле газета укучылар, сез автор фикере белән килешәсезме? Сездән хатлар көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев