Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Челтерәп көлгән тавышың тынмасын, Дания!

Безнең Олы Карагуҗа авылы китапханәсендә эшләүче Дания Җиһаншинаны чын мәгънәсендә якты йолдызга - кешеләргә нур өләшүче, аларның күңелендә якты нур кабызучы йолдызга тиңләп булыр иде. Даниянең эшләмәгән эше, булдырмаган шөгыле юк. Авылда уза торган бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Зур, күңелле кичә оештырып авылдашларны җыю дисеңме,...

Безнең Олы Карагуҗа авылы китапханәсендә эшләүче Дания Җиһаншинаны чын мәгънәсендә якты йолдызга - кешеләргә нур өләшүче, аларның күңелендә якты нур кабызучы йолдызга тиңләп булыр иде.
Даниянең эшләмәгән эше, булдырмаган шөгыле юк. Авылда уза торган бер генә мәдәни чара да аның катнашыннан башка узмый. Зур, күңелле кичә оештырып авылдашларны җыю дисеңме, юбиляр язучыларның туган көннәрен билгеләп үтүме, атаклы авылдашларыбызны чакырып, аларның хезмәтләре белән укучыларны, авыл халкын таныштыру дисеңме, сәхнә ветераннарын җыеп, алар белән зур концерт программасын оештыру дисеңме - болар Дания башкарган эшләрнең берничәсе генә.
Дания ул һәр кешегә матур сүз таба белә, һәр кешедә матур тәэсир калдыра. Аерым кеше турында сөйләгәндә, матур шигырь юллары да кушып җибәрә. Артта тыңлап утырган, барлык шагыйрьләрнең дә иҗаты белән таныш булмаган кешеләр, «барлык осталыгы өстенә шигырь дә яза икән бу Дания», дип шакката. Шушы чараларны, шушы кичәләрне әзерләү өчен Даниянең никадәр китап актарганын, тау чаклы материал укып чыкканын бөтен кеше дә белми торгандыр. Бу әле Дания хезмәтләренең бер ягы гына. 27 ел күрше булып яшәгәч, бөтен күршеләребез исеменнән минем аның нинди кешелекле, күршелекле икәнлеген язып үтәсем килә.
Дөнья булгач, төрле хәлләр була, авырмый да тормыйсың, бал корты да чага, аяк-кул да киселә, кабырга да сына. Шул вакытта төн дими, көн дими, Дания ярдәмгә килә безгә. Култык астына тонометрын кыстырып, кирәкле даруларын, бинтларын алып, хәзер килеп җитә ул.
Даниягә каршы күрше булып сугыш ветераны Рифкать абый Сәгъдиев, җәмәгате Мөнирә апа, малае һәм килене яши. Шул Рифкать абый: «Күзем күрсә, шул Данияне мактап, В.Путинга кадәр язып җибәрер идем»,- ди.
Данияне олысы да, кечесе дә ярата. Өеннән бервакытта да туганнары (алар барлыгы алты туган) өзелеп тормый. Ә җәй җитсә... Данияләрнең кияүләре Илдар ишек алдына бассейн ясаткан иде. Анда инде балалар коенып рәхәтләнә. Дания апалары аларга ник бер кырын сүз әйтсен. Әле туганнарының берәр баласы кайтмый торса, «Миләүшә ник юк икән? Әлфәт килә микән бүген? Азат озаклады», - дип, аларны юксына башлый. Без, күршеләре, Данияне яратып, үзара аны Артек вожатые дип йөртәбез. Ул аларны уйнатып кына калмый, эшкә дә өйрәтеп үстерә. Бәрәңге чүбен утарга, төбен өяргә чыгып кына басалар, 1-2 сәгатьтән эшләрен бетереп, кереп тә киткән булалар.
Даниянең ишегалды җәй көне гөлбакчага әверелә. Аларга су сибүне дә, чүп утауны да Дания апалары җитәкчелегендә шул балалар башкара. Боларга өстәп тагын шуны әйтәсе килә: Дания әле ул безнең психолог та. Китапханәгә китап алырга килгән кеше аңа үзенең моң-зарларын сөйләп, эчен бушатып, күтәренке рух белән кайтып китә. Менә шушы сөекле күршебез узган елның октябрендә юбилеен билгеләп үтте. Без аңа авыл халкы исеменнән сәламәтлек, күңел көрлеге, иҗади уңышлар телибез. Челтерәп көлгән тавышың бер дә тынмасын, Дания!
Гөлнур Хәкимуллина.
Олы Карагуҗа авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X