Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Чәчми генә уңыш җыеп булмый ул

Мин үзем тумышым белән авыл малае, Хәзер инде малай түгел, 70 яшьлек бабай. Менә әлеге генә телевизордан авыл хуҗалыгы министры би-ик матур итеп сөйләде. Шуңа саруым кайнап, сезгә хат язарга утырдым. Министр сөйләве буенча, быел уңыш бик начар булган, аз җыеп алынган. Мин менә шуны аңламыйм: иген чәчмәсәң, ярты кырың...

Мин үзем тумышым белән авыл малае, Хәзер инде малай түгел, 70 яшьлек бабай. Менә әлеге генә телевизордан авыл хуҗалыгы министры би-ик матур итеп сөйләде. Шуңа саруым кайнап, сезгә хат язарга утырдым.
Министр сөйләве буенча, быел уңыш бик начар булган, аз җыеп алынган. Мин менә шуны аңламыйм: иген чәчмәсәң, ярты кырың буш калса, ничек итеп уңыш җыеп алып була икән ул?
Мин үзем элеккеге Норлат районына кергән бер авылда туып үстем. Без яшь вакытта бер басу чәчелми буш калса, председательне «аталар» иде. Җир җитешми иде хәтта. Әле хәзер дә хәтерлим, җир җитмәгәч, болыннарга кадәр сукалап бетерделәр. Ә нәрсәләр генә үсми иде?! Арыш, бодай, солы, 4 төрле борчак, карабодай белән тары да бар иде. Әле кыяр-помидор, кабак, шалкан, турнепс тәгәрәп үсә иде. Колхозның үз колмак җирләре бар иде. Шуңа күрә, начармы, яхшымы колхозлар яшәде, илне дә туендырып торды.
Менә быел июль аенда авылга кайтып килдек. Кая карама кукуруз, көнбагыш, арпа басулары, без башка иген культураларын күрмәдек тә. Буш кырлар гына.
Авылда эшләргә кеше юк диләр. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше яшәми бит авылда хәзер. Чәчмәгәч нинди эш булсын?! Авылда батып үләргә була: юллар юк, күперләр юк. Авыл җирлеге башлыгы нәрсә ди?! «Бездә акча юк, мин авылда булмыйм да ди. Атнаның 6 көнендә районда киңәшмәдә».
Бик сәер заманда яшибез. Интернет заманында көн саен, бензин исраф итеп, районга чабу эшмени?
Менә шулай, җәмәгать, авылга кайтып, авыл тормышын күрәм дә, бик ярсып китәм. Хәзер бит XXI гасыр! Ә министр көтеп ятсын әле чәчми, урмый гына мул уңышны.
Рәсим Мортазин.
Яшел Үзән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев