Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Бу дөньяга без сыналыр өчен килгән

Аллаһ Тәгалә без бәндәләрне ничек кенә сынамый. Авыр хәсрәтләр, кайгылар әле бер гаиләгә, әле икенчесенә килеп кенә тора. Адәм баласы шушы сынауларга түзәргә, сабыр итәргә тиеш. Чөнки без бу дөньяда сынау үтәбез. Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә үзенең сынауларын без күтәрә алган кадәр генә бирә. «Сез күтәрә алмаслык авырлык бирмәмен», - ди...


Аллаһ Тәгалә без бәндәләрне ничек кенә сынамый. Авыр хәсрәтләр, кайгылар әле бер гаиләгә, әле икенчесенә килеп кенә тора. Адәм баласы шушы сынауларга түзәргә, сабыр итәргә тиеш. Чөнки без бу дөньяда сынау үтәбез.

Әлбәттә, Аллаһ Тәгалә үзенең сынауларын без күтәрә алган кадәр генә бирә. «Сез күтәрә алмаслык авырлык бирмәмен», - ди бит. Бигрәк тә, сабырларны, түзем һәм чыдамнарны сыный. Бу сүзләрне язуым юкка гына тугел. Шушы мәкаләмне язарга мине авылыбызда булып узган зур фаҗига этәрде.
10 октябрь көне күпләрнең күңеленә начар бер төш кебек кереп калыр, мөгаен. Чөнки нәкь менә шушы көнне, көпә-көндез Сабитовларның йортлары, сарайлары, мунчалары - бөтенләе белән янып бетте. Йорттан ник бер әйбер алып чыга алсыннар. Ялкын шулкадәр тиз һәм көчле итеп бөтен йортны камап алды, төтен исенә җыелган халык та хәтта беравык берни аңламыйча катып басып калды. терлекләрен генә коткара алдылар. Мондый афәт бу гаиләгә икенче тапкыр килде. 1998 елда Рәис Исламовичларның йорт җирләре шулай бөтенләе белән янып беткән иде инде. Барысын җыеп, төзәтеп бетергәч кенә тагын шундый ук фаҗига. Уйлыйм да, тәнемә салкын су сипкәндәй була.
Рәис Исламович гаиләсе белән Олы Ачасыр авылына, дөресрәге, «Совет» колхозына, рәис булып, Чүпрәле якларыннан кайткан иде. Ул вакытта колхоз гөрләп тора, авылда эшчеләр дә күп. Рәис Исламович та яшь, энергиясе ташып тора, яңача эшләүче рәис булды. Без, авыл халкы, аңа бер яхшылыгы өчен генә дә бик рәхмәтле булырга тиеш. Әгәр ул тимер юл тукталышы (Киреево авылы) белән авыл арасына асфальт юлны салдырмаган булса, аны кем башкарыр иде икән? Шулай ук колхозга беренчеләрдән булып «КамАЗ» машиналарын да ул кайтартты, «Дон» комбайннарын да ул булдырды, балыклы күл дә ясатты. Авылны күтәрү, аның мәдәниятен үстерү өстендә күп эш башкарды Рәис Исламович. Аның идеяләре бик күп иде. Хәтеремдә калган, мәдәният йортында булган бер җыелышта: «Менә мәдәният йорты янына бер фонтан ясап куйсак, авылга бер ямь биреп торыр иде», - дигән иде. Авыл халкы, әлбәттә, бу сүзләргә көлеп кенә карады, әмма Рәис Исламович озаграк колхоз рәисе булып эшләгән булса, ул авылны күтәргән булыр иде, миңа калса. Чөнки туры сүзле, күп белә, бик күп укый торган кеше. Тормыш иптәше Тәнзилә апа да үзенең сабырлыгы, йомшаклыгы, көләч йөзле булуы, һәркемгә булышырга, ярдәм итәргә торуы белән авыл халкы күңеленә кереп урнашты. Мәктәптә укучыларның яраткан укытучысы, балалары өчен яхшы әни, туганнары өчен менә дигән апа. Мин аның сабырлыгына сокланам. Шундый кайгы килгән, ә ул Аллаһ Тәгаләгәдән сабырлык сорап, барысына да канәгать булып, риза булып, хәтта елмаерга көч таба ала. Еллар буе җыелган байлык бер сәгать эчендә юкка чыксын әле, мондый авырлыкларны кичерергә нинди көч табарга кирәк? Әле күптән түгел генә әтисен җирләгән иде, Аллаһ Тәгалә тагын нинди зур афәт әзерләп куйган икән!
Аллаһ Тәгалә сабырлык һәм түземлек кенә бирсә иде бу гаиләгә. Аларга хәзер яңадан барлык җиһазны булдырырга, тернәкләнергә, бөтен нәрсәне яңа баштан җыярга кирәк. Шушы урында авыл халкына, Рәис Исламовичлар гаиләсе исеменнән, олы рәхмәтемне белдерәсе килә. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә бу гаиләгә. Һәрберсе үзенең өлешен кертергә ашыга. Әйе шул, ил белән күтәргәндә әллә нинди авыр хәсрәтләрне дә җиңелрәк кичерергә була. Ярый әле тирә-юнебездә яхшы күңелле кешеләр бар.
Сүз азагында шуны әйтәсе килә: Сабитовлар гаиләсенә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен махсус Мегафон номеры ачылды. Матди ярдәм итәргә теләсәгез, шушы 89276754760 номерына булдыра алган кадәр акча күчерә аласыз. Чөнки тамчыдан күл җыела бит. Аллаһ Тәгалә әҗерен бирми калмас, иншалла!
Марат Гатиятуллин.
Олы Ачасыр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев