Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Әбиләр чуагында

Норлат мәдәният йортында булган «Әбиләр чуагы» кичәсе озак еллар үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарыбызга багышланган иде. Өлкәннәр! Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә! Намуслы итеп балалар үстергән, алар бәхете өчен көрәшкәннәр, туган илебезне дошманнардан азат итешкәннәр, киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен күпме тырышкан алар. Әминә апа Заһидуллина,...

Норлат мәдәният йортында булган «Әбиләр чуагы» кичәсе озак еллар үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннарыбызга багышланган иде.
Өлкәннәр! Күпме мәгънә салынган бу сүзләргә! Намуслы итеп балалар үстергән, алар бәхете өчен көрәшкәннәр, туган илебезне дошманнардан азат итешкәннәр, киләчәгебез якты һәм тыныч, табыннарыбыз мул, көннәребез уң булсын өчен күпме тырышкан алар.
Әминә апа Заһидуллина, балалар бакчасында мөдир булып эшләп, ялга чыккан көннән, ягъни 1982 елдан бирле сәхнәдә. Бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми. Аның сәхнәдә очып биюенә күз генә тимәсен. Равил абый Гатиятуллин, Оркыя апа белән 1962 елда гаилә корып, акыллы балалар үстерә. Гаилә башлыгы булу аңа спектакльләрдә катнашуга комачауламады. Ул мәктәп яшеннән сәхнәдә. 27 ел ашханәдә эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәйсәрә апа Габидуллина да 16 яшеннән авылдашларына күпме рухи бүләк ясаган. Концертта моңлы итеп җырлады да, рус халык биюен бик җиңел башкарды. Вәсилә апа Петрова да балачактан җырга-моңга гашыйк кеше. Ире Борис абый белән өч бала үстерделәр. Гомере буе фермада сыер сауды. Авыр хезмәтен сәхнә җиңеләйтте Вәсилә апаның, шулай ук мәктәп яшеннән үзешчән сәнгатьтә катнашып килде. Әлфия апа Насыйбуллина да мәдәният сараенда эшләп килгән театр студиясенең актив әгъзасы. Шамил абый белән ике кыз үстерделәр. Дүрт оныгы, бер оныкчыклары бар.
Ветераннарыбыз әле яшьләргә үрнәк күрсәтерлек, сөбханаллаһ! Җырладылар да, биеделәр дә. Яшьләр, күз тия күрмәсен инде, дип сокланып кына утырды. Ул көнне Әлфия апа белән Шамил абый Насыйбуллиннарның бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел тулды. Парлы тормышлары, сәхнәдә җырланган җырлар кебек, бик матур аларның.
Сәхнә ветераннарын авыл башлыгы Илгиз Баһаветдинов Өлкәннәр көне белән котлап, җылы сүзләрен җиткерде, мәдәният йорты җитәкчесе Шәүкәт Миңнуллин исә бүләкләр тапшырып, дәртле җырларын бүләк итте. Ветераннарыбызны шулай ук балалары, якыннары тәбрикләде.
Сөендерделәр дә, сокландырдылар да, уйландырдылар да ветераннар. Яшьлек еллары сугыштан соң авыр елларга туры килгән, күпне күргән бил бирмәс бу буын кешеләренең күңел байлыгына, рух ныклыгына сокланмый мөмкин түгел. Йөрәкләрендә дәрт сүрелмәгән, рухлары нык әле. Өлкәнәеп китсәләр дә, алар безнең белән гел сәхнә түрендә. Бөтен кешелек дөньясына ямь бирүегез, елмаюыгыз белән безне иркәләвегез, җылы караш белән назлавыгыз, акыллы фикерләре белән безгә юл күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә, сөекле өлкәннәребез.
Лилия Сибгатуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев