Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Безгә алы да ярый

Яшь чакны искә алуы да рәхәтлек бирә, җанны иркәли. Никадәр авырлыкта, җитешмәүчәнлектә үткән булса да, яшьлек - яшьлек инде ул. Сөенечләре белән көенечләре барыбер аралашкан. Һәр чорда үзенә күрә «мода» булган, берсе алган киемне икенчесе дә тырышып-тырышып булса да, алырга тырышкан, акчасын да юнәткән. Безнең авыл - хезмәт сөючән, һич...

Яшь чакны искә алуы да рәхәтлек бирә, җанны иркәли. Никадәр авырлыкта, җитешмәүчәнлектә үткән булса да, яшьлек - яшьлек инде ул. Сөенечләре белән көенечләре барыбер аралашкан. Һәр чорда үзенә күрә «мода» булган, берсе алган киемне икенчесе дә тырышып-тырышып булса да, алырга тырышкан, акчасын да юнәткән.
Безнең авыл - хезмәт сөючән, һич тә буш вакытсыз, кул кушырып утырмаучы халык яшәгән авыл. Ир-атлар кыш буе чуваш якларына чыгып, кое казый иде, ул вакыт, кыш көне, ир-атларга әлләни эш юк колхозда. Ферма тирәсендә дә берничә атта эшләүче. Ул чакта өс-өстенә начальство юк, председатель дә бригадир гына. Ә хатын-кызлар сарык йоныннан ак шәл бәйлиләр, олылар йон эрли, берәүләр шәл уртасын, безнең ише яшьрәкләре шәл читен бәйлибез. Шул шәлне Кармышлар килеп җыялар. Алар - ул чакның спекулянтлары - аларны тоталар, штраф салалар. Хәзергечә әйтсәк, алар - алыпсатарлар. Хәзер ул хуплана.
Шәл сатып алган акчага яши ул чак авыл. Салымны да Кәвәл базары көнне җыялар. Шәл саткан акча белән налог түли, кирәк-яракны юнәтә халык. Колхоздагы хезмәт хакы - көнгә бер хезмәт көне һәм 5 тиен, соңрак 10 тиен түли башладылар.
Кызларга яңа модалы кием чыкты. Чәчәксез, бер төсле генә яшел штапельный дигән материалдан күлмәк тектереп кию. Аны авылда Әминә апа белән Тәнзилә апа көн-төн тегә. Ул күлмәкне сабан туенда бөтен кызлар киде: ямь-яшел, инкубатор чебиләре кебек иделәр. Безгә эләкмәде, без - яшьрәкләр. Шуннан соң яшел шәл модасы чыкты. Бәясе 3 сумнан артык - бер шәл бәясе диярлек. Шәлне атнага бер генә өлгертеп була. Өйләрендә 2-3 хатын-кыз булган, бик эшкә җитезләр генә атнага 2 шәл өлгертәләр. Шәл сатып, шул яшел шәлне кияләр - бәйлиләр. Ул шәл гадәти яулыктан зур да түгел бит әле. Яз да, көз дә, кыш та яшь кызлар шул яшел шәл бәйләп, клубка, кич утырырга, затлы җиргә, бәйрәмгә баралар. Рәешкә генә бәйлиләр, эшкә зуррак, аклы-каралы шакмаклы чуклы, муенны нык урый торган шәл. Аны тагын каяндыр спекулянтлар алып кайтып саталар.
Без Норлат мәктәбендә укучы кызларның иркен тормышлы 1-2 кызда яшел шәл бар. Күбебезнең юк шул. Бәйлисе килә бит, модадан каласы килми. Алырга аның кадәр акча сорап та булмый, без бит вакытны бушка уздырып укучылар гына. Яшьтәш кызлар күбесе 8 класстан соң колхозда фермада сыер саварга калды. Без, Әминә белән икебез, бигрәк «гаеплеләр», 1 ел эшләгәч, бардык Норлатка укырга. Укыйсы килә бит.
Норлат кибетенә бик матур, ялтырап торган, күз явын алырлык «китайский фланель» дигән материал кайткан. Ал төстә. Әминә белән киңәштек тә, атнага дип бирелгән акчага тагын бераз кушып, 85 см киңлектәге фланельне 85х85 размерлап алып, чуклап шәл ясадык. Яшел шәл бәясенең яртысы да юк, бик матур. Ал төс болай да йөзне яктырта бит. Бездән күреп, мәктәп интернатындагы барлык кызлар диярлек ал шәл алып-ясап бәйләделәр. Бер көтү кыз интернаттан мәктәпкә ал шәлдән барабыз, әйтерсең, демонстрациягә чыкканбыз. 1 атна, 2 атна бәйлибез. Фланель - фланель инде, ал төс тиз дә керләнә бит әле ул, юып бәйләүчеләрнең «ал шәле» матурлыгын югалтып, үтүкләгәч тә элеккегечә түгел инде. Ул язда «яшел шәл» юклыгы кайгысын «ал шәл» коткарды. Җәй җитте, шәл кайгысы үтте, экзамен артыннан экзамен. Хәзерләнеп өлгер дә, биреп өлгер. Июнь ахырында гына кулга аттестат тоттырдылар. Бу зур сөенеч бөтен алдагы еллардагы борчуларны, юк-бар уйларны оныттырды.
Алда иң рәхәт көннәр башлана, кыеннар артта калды, дип уйладык ул чакта.
Ул чактагы «кыеннар» иң рәхәт, борчу-кайгысыз, мәшәкатьсез чор булганлыгын, барыбыз да бертөрле яшәгән, юклыгы да, барлыгы да бер тирәдә булган чор икәнен хәзер сагынып искә алам.
Модалы ал шәл бәйләп йөргән, интернаттагы иң рәхәт, иң кызыклы чор дусларым! Сез кайларда икән? Шул вакытлар искә төшә дә, «Әй, яшь чаклар, юләр чаклар, рәхәт чаклар» дип, күңелемә сихәт алам.
Рәйханә Зәйнуллина.
Бакырчы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250