Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Башкаларны карадык, үзебезне күрсәттек

Кама Тамагында А.Алишның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Иделкәем» смотр-конкурсында Татарстанның өч районыннан килгән балалар театр түгәрәкләре көч сынашты. Апаслылар - «Сәләт» театр түгәрәгенә йөрүчеләр - якташлары Әмир Камалиевның «Әле кичә генә яз иде», Кайбычның «Әкият» курчак театры - «Гусенок Дорофей и девушка Аленушка», ә без исә юбилярның «Сертотмас үрдәк»...

Кама Тамагында А.Алишның тууына 105 ел тулу уңаеннан «Иделкәем» смотр-конкурсында Татарстанның өч районыннан килгән балалар театр түгәрәкләре көч сынашты.
Апаслылар - «Сәләт» театр түгәрәгенә йөрүчеләр - якташлары Әмир Камалиевның «Әле кичә генә яз иде», Кайбычның «Әкият» курчак театры - «Гусенок Дорофей и девушка Аленушка», ә без исә юбилярның «Сертотмас үрдәк» әкиятен күрсәттек.
Жюри әгъзаларына безнең чыгыш ошады. Гөлфия Ибраһимова теккән сәхнә костюмнары да югары бәяләнде. Безнең «Нур» театры җитәкчесе Гөлшат Зарипова үз эшенең чын остасы дип әйтәсе килә. Киләчәктә безнең балалар арасыннан да менә дигән артистлар чыгачак, чөнки аларның юл башы нәкъ менә шундый мәктәп сәхнәләреннән башлана бит.
Лилия Сибгатуллина.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X