Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Алма кебек тәмле телле

Күптән түгел Күгеш авылында туганымны искә алу ашында булырга туры килде. Күгеш ул - әби-бабайлар, әти-әниләремнең дә туган авылы. Чәй мәҗлесенә җыелган ак яулыклы, нурлы йөзле әбиләрнең, миңа текәлеп карап, әнием чалымнарын эзләве, ә бер әбинең, әниеңә охшагансың диюе, күңелемне йомшартып җибәрде, балачак, яшьлек елларыма кайтарды. Өлкән буын исән чакта,...

Күптән түгел Күгеш авылында туганымны искә алу ашында булырга туры килде. Күгеш ул - әби-бабайлар, әти-әниләремнең дә туган авылы. Чәй мәҗлесенә җыелган ак яулыклы, нурлы йөзле әбиләрнең, миңа текәлеп карап, әнием чалымнарын эзләве, ә бер әбинең, әниеңә охшагансың диюе, күңелемне йомшартып җибәрде, балачак, яшьлек елларыма кайтарды.
Өлкән буын исән чакта, туганлык җепләре гел ялганып тора, аралар якынырак иде, чөнки Коръән ашларына, бәйрәмнәргә, Сабан туйларына йөрешә идек.
Мәктәп елларында безне, бер көтү бала-чаганы, әнинең энесе Исмәгыйль абый (мәрхүм инде), йөк машинасының кузовына төяп, Сабантуйга алып бара иде. Ул вакытта әтинең сеңелләре Фәгыйлә апаның, Рәхимә апаның, әнинең абыйсы Мансур абыйларның да ишле гаилә, һәрберсендә 8-10ар бала иде. Шулар янына без дә сыябыз, ник дисәң, ул чакта кешенең тормышы артык мул булмаса да, күңеле иркен иде.
Ә аннары, үсеп җиткәч, җырдагыча, таралыштык, төрлебез төрле якка. Һәркемнең үз тормышы, гаилә, балалар, оныклар.
Ә туганым дигәннән, ул - Илдус Шәйхетдинов. Без аны да, төз буйлы, чибәр, җор телле, шаян егетне армиягә озаткан идек. Армиядә хезмәт иткәндә, егылып, инвалид булып кайтты. Бик көтелмәгән, авыр хәл булды ул. Илдусны тирә-күрше авыллар да, «Яшел Үзән» газетасын укучылар да белә торгандыр. Аның турында язылган иде. Менә быел Илдус та вафат булды. Әтинең сеңлесе Алма апа, аны 38 ел буе бала кебек тәрбияләп торды. Дөрес, аның ярдәмчеләре дә күп булды, җизни дә әле күптән түгел генә вафат булды. Күршедә яшәүче улы Илдар гаиләсе белән, кызлары, оныклары, гел хәлләрен белеп, абыйларына төшенкелеккә бирелергә юл куймадылар. Әмма барыбер, төп авырлык Алма апага (яратып, аңа шулай дип эндәшәбез), өйдәге кешегә төшкәндер ул. Иртән торуга, улым ни хәл икән диеп, аның янына ашыга идем дип, искә ала ул. Дуслары да бик күп иде, кайсы өйгә килеп, кайсы телефон аша, гел хәлен сорашып тордылар.
Алма апаның, тулы исеме Рәхимә Шәйхетдинова, яше дә шактый инде, шулай булуга карамастан, гел шаяртып, мәзәкләр сөйләп, күңелен күтәреп тора. «Быел бөтен нәрсә дә уңды бакчабызда, Аллаһка шөкер, Ходай гомерләребезне генә бирсен», - ди ул.
Розалия Ибраһимова.
Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X