Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

Ак сөлгеләр уйнады көрәшчеләр билендә

Элек-электән Сабан туен хезмәт бәйрәме дип йөртәләр. Без үскән вакытларда яз килеп җитүгә, колхозның һәрбер бригадасы, үзенең эшкә әзерлеген күрсәтеп, авылыбызның урта мәчете янына җыела иде. Сабан, тырма, ат сбруйларының да исәбен алып, тулысынча эшкә әзер булган бригадага шунда ук бүләкләр тапшыралар иде. Сабан туен үткәрү мәсьәләсе чишелеп, әни-әбиләрдән бүләкләр...

Элек-электән Сабан туен хезмәт бәйрәме дип йөртәләр. Без үскән вакытларда яз килеп җитүгә, колхозның һәрбер бригадасы, үзенең эшкә әзерлеген күрсәтеп, авылыбызның урта мәчете янына җыела иде. Сабан, тырма, ат сбруйларының да исәбен алып, тулысынча эшкә әзер булган бригадага шунда ук бүләкләр тапшыралар иде. Сабан туен үткәрү мәсьәләсе чишелеп, әни-әбиләрдән бүләкләр җыю эшенә керешәләр иде. Ерактан гармун уйнап килгән егетләрне капка төбендә кызлар, киленнәр каршы ала. Анда китә җыр, бию, әй күңелле була иде. Күп еллар үтте шул вакытларга, әйләндереп кайтарып булмый, ә яшьлек хатирәләре һаман да истә. Авылым күңелемә шулкадәр якын, яшь узу белән тагын да якынрак тоела. Авылда җан исәбе кимү кызганыч булса да, авыл халкының күңеле күтәренке булуы шатландыра. Авыл җирлеге башлыгы Сәлим Шәмсиев бәйрәмне ачып, ел әйләнәсе армый-талмый эшләүчеләргә бүләкләр тапшырды. Менә алар алдынгылар: Динә Бикмуллина, Рәшит Шәмсиев, Илнур Гаязиев, Айрат Мөхәммәтшин, Рөстәм Зиннуров, Хәйруллин, Рәмзия Әлмиева һәм башкалар. Сөнчәләй авылы мулласы Гали абзыйның да догалары күңелебезгә бәйрәм нуры өстәде.
Уеннар күп һәм төрле, сату нокталары товарлар белән тулы булды. Туңдырманың гына да дүрт төрлесе бар иде. Бакырчы авылыннан килгән сатучы Резедә Мөхәммәтшинага, халыкның күңелен ачкан Казан артистларына, гомумән, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт!
Рәшидә Вилданова-Тимергалиева.
Акъегет - Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250