Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар – тормыш көзгесе

87дә булсам да яшисем килде

Авырып киттем. Ял көне булуга карамастан, Мулла Иле авылы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре Рәмзия Әнвәрова, Дания Зиннурова тиз арада яныма килеп җитте. Карадылар да, үт куыгың авырта дип, дәваханәгә җибәрделәр. Чыннан да, авыл кешесе күп вакыт авыру килеп терәлгәч кенә табибларга мөрәҗәгать итә шул. Сабыр итәбез, узар дип, түзәбез. Яшел Үзән...

Авырып киттем. Ял көне булуга карамастан, Мулла Иле авылы фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре Рәмзия Әнвәрова, Дания Зиннурова тиз арада яныма килеп җитте. Карадылар да, үт куыгың авырта дип, дәваханәгә җибәрделәр.
Чыннан да, авыл кешесе күп вакыт авыру килеп терәлгәч кенә табибларга мөрәҗәгать итә шул. Сабыр итәбез, узар дип, түзәбез. Яшел Үзән табиблары бик кешелекле икән. Авырсагыз, олы яшьтә булсагыз да килегез, ярдәм итми калмаслар.
Дәваханәдә анализлар алып бетергәч, шул вакытта ук операцияләр өстәленә яткырдылар. Үт куыгында «острый гангренозный перетонит» икән. Нишлим, үзем дә ризалык бирдем, башка чарам юк иде. Операцияне табиб Андрей Александрович ясады. Сүз дә юк, табиблар операция ясыйлар, бу бер дә гаҗәп түгел. Шунысы бар: миңа бит инде 87 яшь! Карт булсам да яшисе килә бит, анда киткәч кире кайтып булмый. Эшләргә ярамаса да исән калуыма, дөньяның яктылыгына, сөенеп бетә алмыйм.
Минем барлык туганнарым бик ярдәмчел. Киленебез Розалия Фәхретдинова дәваханәгә алып килде, шуннан соң, дәваханәдән чыкканчы янымнан бер минутка да китеп тормады, һәрвакыт янымда булды. Туганнарым, дусларым барысы да һәрвакыт дәваханәгә килеп йөрде. Күршеләрем, авылдашларым чын күңелдән кайгыртып, хәлемне сорашканда, күңелем тулып, елыйсыларым килде. Шушы газета аша барысына да рәхмәтемне җиткерәм.
Операция ясаган табиб Андрей Александровичка, бүлек мөдире Фәрит Ихсановка, шулай ук шәфкать туташларына, җыештыручыларга, ашатып-эчерүчеләргә Аллаһ Тәгалә бетмәс-төкәнмәс сәламәтлек бирсен, озын-озак бәхетле гомер кичерүләрен телим.
Зөләйха Фәхретдинова.
Зур Өтәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X