Яшел Үзән

Үзе китте, әсәрләре калды

Яшел Үзәннең 1нче лицеенда 25 декабрь көнне язучы, драматург, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мәхмүт Хәсәновны искә алу кичәсе булып узды. Исән булган булса, Мәхмүт Хәсәновка 21 декабрьдә 85 яшь тулган булыр иде. - Киң күңелле, һәрвакыт күтәренке кәефле, җор телле кеше иде ул, - дип искә ала...

Яшел Үзәннең 1нче лицеенда 25 декабрь көнне язучы, драматург, публицист, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мәхмүт Хәсәновны искә алу кичәсе булып узды. Исән булган булса, Мәхмүт Хәсәновка 21 декабрьдә 85 яшь тулган булыр иде.
- Киң күңелле, һәрвакыт күтәренке кәефле, җор телле кеше иде ул, - дип искә ала аның турында тормыш иптәше Мәрьям апа Хәсәнова, балалар алдында чыгыш ясап. - Бервакытта да кешене аермады, нинди урын биләвенә карамастан, һәркемне ачык йөз, тәмле сүз белән каршылады, бигрәк тә яшьләрне яратты. Без шактый гына еллар Азнакайда яшәдек, ул район газетасы редакциясендә эшләде. Казаннан гел дуслары, язучылар, шагыйрьләр килеп торды, һәркайсын зурлап каршы алып, кунак итә идек. Сибгат Хәким, Хәсән Туфан белән серләре килеште, алар белән аеруча дус иде. «Яз, яз!» - дип, алар көч биреп торды Мәхмүткә. Совет заманында Казаннан язучылар берәр атнага китап укучылар белән очрашуларга килгәндә, еш кына бездә тукталалар иде. «Карчык, кунаклар алып кайтам, табыныңны әзерли тор», - дип, шалтыратуга, тыз-быз чабып, өстәл әзерләргә, кул астында булган ризыкларны, пешереп, кыздырып, кисеп-турап, тиз генә табынга чыгара идем. Бик аралашучан, якты күңелле кеше булганга, дуслары да күп иде, берсен дә чит итмәде. Иртә торырга ярата иде. Иртәнге өчтә язарга утыра иде, эшкә дә иртә йөрде. Беркайчан да, арыдым дип әйткәне булмады. «Язгы аҗаган»ны язып бетергәч, бу хикәяләр җыентыгы дип, кире бордылар. Кыскартырга кушкач, ул ризалашмады. 17 ел басылмыйча ятканнан соң, «Казан утлары» журналында дөнья күрде «Язгы аҗаган». Романга карата, үз уй-фикерләрен белдереп, Аяз Гыйлаҗев, Рафаэль Мостафин кебек исемнәре бөтен әдәбият, сәнгать дөньясына мәгълүм шәхесләр рецензия язып бирде. «Язгы аҗаган» Мәскәүдә русча чыгарга тиеш иде, үзе киткәч, чыкмады, кулъязмаларының бер өлеше бөтенләй югалды. «Саумы, кояш!»ын да кыскартып чыгардылар. Яшел Үзән халкына, аерым алганда, татар теле укытучыларына, китапханә хезмәткәрләренә, Мәхмүт Хәсәновны онытмаган өчен, мин бик рәхмәтле. Мондый очрашулар бигрәк тә яшьләр өчен кирәк. Без монда 10 ел яшәдек, шул чорда ул байтак әсәрләрен укучыларга җиткерде. Мәхмүтнең әнисе, сеңлесе биредә җирләнүен дә әйтергә кирәк.
Язучыны искә алу хөрмәтенә оештырылган очрашу матур истәлекләргә бай булды. Казаннан килгән татар язучыларының, танылган журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бик күп китап авторы Александр Филипповның катнашуы һәм чыгыш ясавы очрашуны, тагын да тулыландырып, ямьләп җибәрде. Мәктәп укучылары язучының әсәрләреннән өзекләр укыды, укытучылар исә, аерым өзекләрне сәхнәләштереп, кунаклар игътибарына тәкъдим итте. «Халкыбызның күренекле язучылары, әдипнең хатыны Мәрьям Хәсәнованың мәктәпкә балалар белән очрашуга килүе - йөрәккә сары май булып ятты», - ди Яшел Үзәннең «Тукай» фонды рәисе Клара Филиппова, катнашучыларның уртак фикерен белдереп. Ул шулай ук шәһәрдә яңа оешкан «Тукай фонды»ның эш-гамәлләре, әдәбият, сәнгатьнең торышы турында сәйләде.
Язучы, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр лауреаты Ләбиб Лерон сөйли:
- Мәхмүт Хәсәнов белән 22 яшемдә, бу 1986-87 еллар булгандыр, «Яшь ленинчы», хәзерге «Сабантуй» газетасы редакциясендә танышкан идек. Бүген дә хәтердә, Яшел Үзәннән Казанга килеп җитүгә, редакцияләргә, ихластан шат елмаеп, кош тоткан кебек балкып килеп керә иде ул. Яшь аермасы шактый булуга карамастан, яшьтәшедәй, якын итеп, кадерле кешесе белән күрешкәндәй, дусларча исәнләшә иде ул. Тиңдәш итеп күрде без яшьләрне. Аркадан кагып алганда, арка да авыртып китә иде, хәтта. Мәрьям апа белән бергә килгән чаклары да бүгенгедәй күз алдында. Мәрьям апага, карчык дип, яратып эндәшкәне хәтердә. Язучылар бергә җыелганда Мәрьям апа, акрын гына бер кырыйга барып утыра да, безнең гәпләшкәнне шыпырт кына тыңлап утыра, Мәхмүт абый, карчык, шулаймы соң әле бу дип, эндәшкәч, аны җөпләп куя иде. Язучының хатыны Мәрьям апа кебек шулай күркәм холыклы, сабыр һәм тыйнак булырга тиештер дигән уй кереп калган шул чакта. Хәзер киресенчә, очрашулар вакытында язучыларның хатыннары күбрәк сөйләргә гадәтләнеп китте. Мәхмүт Хәсәнов белән яшьләр арасында барьер юк иде, чөнки ул үзен хөрмәт иттерде, яраттырды үзен. Хәтерлим, «Пионерская правда» газетасында рус телендә озын гына повесте басылып чыккач, балалар кебек куанып-очынып йөргән иде. «Көн җылынды» хикәясе басылгач та, бик сөенгәне истә калган. «Язгы аҗаган»ы дөнья күргәч, романга карата күренекле әдипләр, мактап, рецензияләр язгач, аның ихластан шатлануын күрсәң иде. Балалар кебек чын күңелдән, бөтен җаны-тәне белән куана белә торган затлы шәхес иде ул.
Чирек ахыры, Яңа ел мәшәкатьләре булуга карамастан, 1нче мәктәпнең милли җанлы укытучылары һәм укучылары көче һәм тырышлыгы белән оештырылган искә алу кичәсе язучы Мәхмүт Хәсәновның рухына дога булып барып ирешсен.
Әлифел ТАРАЗОВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: