Яшел Үзән

Һәйкәлгә лаеклы сез, хатын-кызлар!

Әнием турында күптәннән язасым килгән иде. Менә быел март аенда әтиебезнең сугыш кырында ятып калуына - 70, ә әниебезнең безнең арадан китүенә июнь аенда 50 ел тулу уңае белән каләмемне кулга алырга булдым. Чөнки әниебезнең тормыш юлы безгә, балаларына гына түгел, бүтәннәргә дә, бигрәк тә, сугыш, ачлык, ятимлек газапларын үз...

Әнием турында күптәннән язасым килгән иде. Менә быел март аенда әтиебезнең сугыш кырында ятып калуына - 70, ә әниебезнең безнең арадан китүенә июнь аенда 50 ел тулу уңае белән каләмемне кулга алырга булдым. Чөнки әниебезнең тормыш юлы безгә, балаларына гына түгел, бүтәннәргә дә, бигрәк тә, сугыш, ачлык, ятимлек газапларын үз башларыннан кичермәгән яшь буынга үрнәк булырлык.
Әнием Разия Тимершина, 1901 елны районыбызның Акъегет авылында туа. Гаиләдә дүрт кыз, дүрт ир бала үсәләр. Әнигә 19 яшь тулганда - әнисе, шул ук елны әтисе үлә. Иң кечесе Яхъя абыйга яшь ярым була. Әни кече туганнарын Зөя балалар йортына урнаштыра. Олырак туганнары, Акъегеттә генә түгел, тирә-якта дан тоткан Заһидулла бай мәдрәсәсендә белем алган булалар. Шул ук елларда бу мәдрәсәдә танылган татар язучысы Афзал Шамов та белем ала.
Әни үзе дә Күгәй авылында укыткан булган, ә өч кыз туганы пенсиягә чыкканчы Татарстанның төрле районнарында укытучы була. Бер энесе, сугышта катнашып, соңыннан Үзбәкстанда өлкә прокуроры булып эшли. Икенче энесе сугышка кадәр үк Хәрби академия бетереп, сугышта катнаша, биш орден һәм медальләр белән бүләкләнә. Өченче энесе Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев 96 яшендә безнең арадан китеп барды (быел апрель аенда 2 ел була). Иң кечесе, Яхъя абый, 1941 елны сугышта һәлак була.
Мин бу исемнәрне шуңа санап чыгам, чөнки нинди авыр чорда да кеше үзен саклый, тормышта үз урынын таба алган. Ә ул юлны эзләүдә, табуда әнинең олы апасының өлеше бик зур. Шуңа күрәдер, әнине бар туганы да, аларның балалары да «туган апа» дип атадылар. Без үзебез дә сигез бала булып, аларның җидесе ир, берсе кыз бала үстек.
Әй, бу коточкыч, канкойгыч, мәхшәрле, комсыз сугыш! Кемнәр генә анда катнашып, кемнәр генә кире кайта алмадылар! Күпме хатын-кыз тол, күпме бала ятим калды, ятим үсте!
1942 елның язында әтине сугышка алалар. Әниебез 8 бала белән кала. Кайдан көч, түземлек алган икән әниебез?!
Шул ук елның көзендә олы абыебыз фронтка китә. Ул Ленинград блокадасында кала. 1943 елның язында әтиебез хәбәрсез югалган дигән хәбәр килә. Бары тик 1992 елда гына аның Новгород янындагы Савино авылындагы туганнар каберлегендә күмелгәнлеге ачыкланды.
1943 елның көзендә икенче абыем сугышка китә.
Ике абыебыз да чит илләрне азат итүдә актив катнашты, орден-медальләр белән бүләкләнде. Олы абыебыз Илгиз Акъегет авылында яши, җәйгә 89 яшен тутырачак. Икенче абыебыз Рафаэль Норлат авылында яши, декабрьдә 88 яшен тутыра. Апабыз Флера, 85 яшен тутырып, Акъегет авылында яши. Бөтен авырлыкларны җиңгән бердәнбер кыз туганыбыз.
Дүртенче туганыбыз Рикаель, 83нче яше белән бара, Норлат авылында яши. 12 яшьтән Чувашстанның Ормар станциясенә олау белән фронтка икмәк тапшырган. Хәзер дә ул вакытларны искә төшерсә, күзеннән яшьләре китми. Хәзерге 12 яшьлек бала ул чорны башына да китерә алмый, хәзер ул мультфильмнардан аерыла алмый. Нишлисең - замана баласы!
Без, әни белән җидәү, сугышның бөтен авырлыкларын үзебездә татыдык. Ә әнигә нинди газап, нинди югалтулар, нинди ачлык чорларын уздырырга туры килгән! Каян килгән рухи көч, түземлек?!
Сугыштан соңгы елларга тукталмыйча булмый. Нәрсә генә ашамадык. Кычыткан, бәрәңге яфрагы, алабута, черегән бәрәңге (аны мәтык дип атадылар). Ул черегән бәрәңгене киптереп, аны уып, аннан пешкән «коймак»ның тәмлелеген безнең чор балалары гына белә!
Борчак ашамасыннар дип, без, балаларны, ат белән борчак кырыннан куып йөриләр иде. Әнинең «Эх, авызга кара икмәк кабып, бер тапкыр чәй эчәсе иде!» дигән сүзләре хәзер дә хәтердә. Ә чәй урынына - киптерелгән чөгендер, кишер! Аякка кияргә юк. Беренче сменадан укып кайткан абыйның чабатасын киеп, икенче абый укырга китә. Аяктан-аякка күчкән, кибәргә өлгермәгән чабата «чәчәк ата» башлый, сүтелә, тарала. Чабата астында агач шакмак - күтәртмә, аякка су кермәсен өчен.
1946 елның апрель аенда бәрәңге беткәнен хәтерлим. Бөтен булган әйберләр, киемнәр бәрәңгегә алмаштырылды.
Бер ямьсез күренеш хәтердә калган. Үлчәүгә салган бәрәңге бераз гына артып китсә дә, бәрәңгеле кеше ярты бәрәңгесен кисеп кала иде. Сирәк булса да, андый кешеләр дә булды. Ул апа бик озак яшәмәде. Саранлыкка, комсызлыкка табигать үзе киртә куя, күрәсең. Хәзер әллә табигать үзгәрде микән?!
Әни сугышка - өч, армия сафларына биш кешене озаткан ана. Әниемнең миңа армия сафларында хезмәт иткәндә язган хаты саклана. Ул хатка быел май аенда 50 ел тула. Нинди горур, матур, ягымлы сүзләр анда.
Мин ирләрен, абыйларын, энеләрен сугышта югалтып, гаиләләрен саклап калган, балаларына чын, дөрес тәрбия биргән әбиләр, әниләр, апалар алдында баш иям!
Сезнең фронт тылда булды, җиңелмәде.
Мәңгелек дан сезгә! Һәйкәл куярга лаеклы сез!
Роберт Тимершин.
Норлат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: