Яшел Үзән

Утлы еллар хатирәсе

1939-1945 еллардагы икенче бөтен-дөнья сугышы тәмамлануга 66 елдан артык вакыт узып китте, әмма сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының язмышы турында өстәмә материаллар табыла тора. Якташларыбызның ачы язмышы турында туганнарына, авылдашларына җиткерәбез. Аны ачыклауда Казандагы Сугыш даны клубы активы һәм аның җитәкчесе...

1939-1945 еллардагы икенче бөтен-дөнья сугышы тәмамлануга 66 елдан артык вакыт узып китте, әмма сугыш кырларында һәлак булган, хәбәрсез югалган, әсирлектә яки яралардан үлгән Татарстан уллары һәм кызларының язмышы турында өстәмә материаллар табыла тора. Якташларыбызның ачы язмышы турында туганнарына, авылдашларына җиткерәбез. Аны ачыклауда Казандагы Сугыш даны клубы активы һәм аның җитәкчесе - Кремльдәге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов ярдәм итте.

- Абрамов Виктор Степанович, 1917 елда туган, Васильево, кызылармеец, 2.03.1945 әсирлектә үлгән, Германиядә Штендаль шәһәрендә 338нче шталагта (хәрби әсирләр лагерында) үлә;
- Алтипов Сергей Иванович, 1914, Осоко Ковали ав., к.-арм,. 33 аерым штраф рота, 67нче армия, 15.07.1943 үлә, Ленинград өлкәсе, Киров районы, 8нче ГРЭСтан 2 км ераклыкта күмелә;
- Барсков Тимофей Иванович, 1917, Ходяшево, к.-арм., аш пешерүче, Белоруссия, Минск, Масюковский бистәсе, 352нче шталагта үлә;
- Ватрушкин Иван Леонтьевич, 1907, Әйшә, к.-арм., п/п 736760, 31.08.1943 һәлак була, Украина, Полтава өлкәсенең Зеньковский районы, Довжик авылында җирләнә;
- Гарифуллин Гаяз Гарифулла улы, 1907, Айдар авылы, к.-арм., 352нче укчы дивизия, 1942 елның сентябрендә һәлак була, Смоленск өлкәсенең Гагарин районында күмелә;
- Гыйззәтуллин Зиннәт Гыйззәт улы, 1898, Олы Ачасыр, к.-арм., 24.02.1942 елда әсирлектә Ленинград өлкәсе, Выборг районы, Селезнев авылы, Тиенхаара шталагында үлә;
- Заһидуллин Хәлиулла, 1922, к.-арм., әсирлектә 25.10.1941 елда Польшаның Ламбиновице - Шадурщице шәһәрендә 8(318)нче шталагта үлә, шунда күмелә;
- Җамалетдинов Шәрәф, 1901, Мулла Иле, к.-арм., 43нче укчы дивизия, 29.03.1944 һәлак була, Эстониядә Нарва районы, Крекси авылында җирләнә;
- Зиннәтуллин Абдулла, 1901, Каратмән авылы, к.-арм., 1143 укчы полк, әсирлектә 14.10.1942 елда үлә;
- Идрисов Кәрим Гыйният улы, 1902, Норлат, әсирлеккә 15.08.1941 эләгә, шунда 13.12.1941 үлә, Германиядә Виллингне-Швеннинген шәһәрендә, 5 В шталагында күмелә;
- Искаков (Исхаков?) Давид? Җиһанша улы, 1902, к.-арм., 682 укчы полк, 202 укчы дивизия, 21.03.1942 Новгород өлкәсе, Демянск районы, Киевицы авылы тирәсендә үлә, шунда күмелә. Мәгълүмат табылган медальоны буенча бирелде;
- Карузин Федор Кузьмич, 1921, Осоко Ковали авылы, Юдино РХКсыннан алынган, әсирлектә 6.12.1941 елда Киев өлкәсенең Белая Церковь шәһәрендә үлгән. Мәгълүмат табылган медальоны буенча бирелде.;
- Коклюгин Иван Егорович, 1910, Карамалы Тау авылы, әсирлектә 25.08.1942 елда үлә, Ленинград өлкәсе, Выборг районы, Селезнево авылында Тиенхаара шталагында күмелә;
- Миронов Василий Александрович, 1922, Рус Шырданы авылы, к.-арм., 2 Удар армия, 1942 елның июнендә Ленинград өлкәсенең Чудово районында һәлак була;
- Николаев Василий Спиридонович, 1910, Гәр, к.-арм., 8.11.1941 Польшада Торунь шәһәрендә ХХС (312) шталагында үлә;
- Николаев Василий Федрович, 1911, Белобезводное авылы, Казанның Бауман РХКсыннан алына, автобатальон шоферы, әсирлектә 20.01.1943 үлә, Германиядә Хоогстед-Батхорн шәһәрендә, 6С шталагында күмелә;
- Орлов Сергей Иванович, 1914, Ходяшево, к.-арм., 12 артиллерия полкы, әсирлектә 23.11.1942 үлә. Белоруссиянең Молодечно шәһәрендә җирләнә;
- Сапарин Геннадий Сергеевич, 1921, Яңа Тура, кече командир, 9917 автобатальон, әсирлектә 7.12.1942 елда Германиянең Мюхльберг шәһәрендә (Эльба яры буенда) 4нче шталагта үлә;
- Төхвәтуллин Исмаил (Исмәгыйль?), 1914, Уразлы, к.-арм., 1155 укчы полк, 6 армия, 20.02.1942 һәлак була. Язмышы Харьков өлкәсе, 1 Май районы, Кисели авылы янында табылган медальон аша ачыклана;
- Федоров Григорий Николаевич, 1896, Албаба, әсирлектә 4.12.1942 елда Литваның Каунас шәһәрендә 336нчы шталагта үлә;
- Шәрәфиев Мияссар Шиһап улы, 1912, Мулла Иле, к.-арм., әсирлектә 28.07.1941 елда Тильзит шәһәрендә Вальдфридхофта җирләнә;
- Шибаев Павел Дмитриевич, 1918, Яшел Үзән районы, авылы билгесез, к.-арм., 926 укчы полкы, 250нче укчы дивизия, 20.05.1942 елда алган җәрәхәтләреннән Новгород өлкәсе, Демьянск районы, Ваталино авылында үлә;
- Әдиятуллин Рәхим, 1910, Олы Ачасыр, 24.02.1942 елда Ленинград өлкәсе, Выборг районының Тиенхаара лагерында үлә, шунда ук җирләнә;
- Хәертдинов Нариман (документта Нуриман) Хәертдин улы, авылы, туган елы язылмаган, Юдино РХКсыннан сугышка киткән, 233нче укчы дивизия, 14.12.1942 үлгән, күмелгән урыны билгесез.
Шуны истә тотыйк: исемнәре бу мәкаләдә язылган кешеләр безнең кебек үк тормышны яратканнардыр, киләчәк турында хыялланганнардыр, Җиңү көнен көткәннәрдер. Якты дөньяда аларның төрлесе төрле булгандыр, әмма аларны киләчәк буыннар алдындагы бурыч, туган җиргә мәхәббәт хисе берләштергән. Моны алар безгә васыять иткәннәр. Бу мәкалә сугыш кырларында ятып калган, кешелекне фашизмнан коткарган каһарманнарга һәйкәл булсын. Тыныч йоклагыз, батырлар! Авыр туфрагыгыз җиңел булсын!
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: