Яшел Үзән

Төзәтә алмаслык җәрәхәт

Суд һәм судтан тыш органнар системасы киңәйтелә. Дәүләт һәм хөкүмәт үз халкына каршы «халык дошманы» дип яла ягулар оештыра. «Социалистик милекне урлаган өчен» атып үтерүләр яки мал-мөлкәтне тартып алып, 10 елга төрмәгә ябу, «Ватанга хыянәт иткән өчен» атып үтерү җәзасы карала. «Хыянәтче»нең гаилә әгъзалары, туганнары биш елга төрмәгә утыртыла, яки...

Суд һәм судтан тыш органнар системасы киңәйтелә. Дәүләт һәм хөкүмәт үз халкына каршы «халык дошманы» дип яла ягулар оештыра. «Социалистик милекне урлаган өчен» атып үтерүләр яки мал-мөлкәтне тартып алып, 10 елга төрмәгә ябу, «Ватанга хыянәт иткән өчен» атып үтерү җәзасы карала. «Хыянәтче»нең гаилә әгъзалары, туганнары биш елга төрмәгә утыртыла, яки сөргенгә сөрелә, нахакка йорт-җиреннән, җитештерү коралларыннан, мөлкәтеннән мәхрүм ителгән, бөтен гаиләсе белән илнең яшәү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш районнарына җибәрелгән.
Йорт җиреннән һәм мөлкәтеннән мәхрүм ителгәннәрнең дәүләткүләм санын төгәл әйтеп булмый. Татарстан Республикасы буенча административ репрессияләргә 50 мең тирәсе гаилә дучар ителгән дип санала. Ул вакытта гаиләләрнең күп балалы булуын, нигездә 6-10 кешедән торуын исәпкә алсак, репрессия корбаннары саны 300-350 мең кешегә җитә. Яшел Үзән районыннан гына да 299. Әйтик, Мизиново авылыннан Терентий Абросимов 13 кешелек гаиләсе белән - Чиләбе өлкәсенә, Бишбатманнан Сергей Игнатьев 17 кешелек гаиләсе белән - шулай ук Чиләбе өлкәсенә, Олы Ачасырдан Фәйзелкәрим Сибгатуллин 9 кешелек гаиләсе белән - Пермь өлкәсенә, Зур Ключи авылыннан Сергей Макаров 7 кешелек гаиләсе белән - Свердловск өлкәсенә, Күгештән Гыймади (Гыйльметдин) Борһанов 11 кешелек гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән. Мондый мисалларны йөзләп китерергә була. Милли составы буенча сөргенгә озатылучыларның 22,7 проценты -руслар, 39,1 проценты - татарлар, 3,6 проценты - чувашлар, 33 процентының мәгълүматлары күрсәтелмәгән. Иҗтимагый составы буенча крестьяннар күпчелекне тәшкил итә. Аннан соң - сәүдәгәрләр, муллалар, башка дин әһелләре, предприятие һәм йорт хуҗалары, җир арендачылары бара.
1935 елның языннан 12 яшьтән узган балаларга да Җинаять кодексының барлык маддәләре, шул исәптән атып үтерү турындагылары да кагыла. Туганнарга бер-берсе өстеннән әләкләү мәҗбүри итеп куела.
1937 ел Татарстанда «зур террор» вакыты булып исәпләнә. Татарстан буенча репрессияләнгән кешеләрнең контроль саны билгеләнә. Биредә ел ахырына кадәр 2 мең кеше репрессияләнергә, шул исәптән 500 кеше беренче категория буенча җәзага тартылырга, ягъни атып үтерелергә тиеш була. Сәяси яктан ышанычсыз дип исәпләнгән кешеләргә аеруча игътибар ителә. Республика буенча кешеләрне атып үтерү планы арттырып үтәлә: 1500 кеше кулга алына, озак срокка - 10 елга төрмәләргә озатыла.
Эшчеләр, интеллигенция вәкилләрен, хәрбиләрне, язучыларны, партия-совет аппараты җитәкчеләрен кулга алулар дәвам итә.
Партиянең Татарстан өлкә комитетының элеккеге беренче секретаре А.К.Лепа, ТАССР Халык комиссарлары Советы рәисе К.А.Абрамов, халык комиссарлары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, мәдәният әһелләре, язучылар, партия комитетлары җитәкчеләре атып үтерелә. Атаклы галимнәр Гыйлем Камай, Борис Арбузов, дивизия командиры генерал Якуб Чанышев һәм башка бик күпләрне сорау алу вакытында нык интектерәләр, гаепләрен таныту өчен физик көч - кыйнау, имгәтү ысулларын киң кулланалар. Рәссам Бакый Урманче, Татарстанның беренче прокуроры, КХТИ, КДУ ректоры Гимаз Баһаветдинов, язучы Кави Нәҗми һәм аның хатыны язучы Сәрвар Әдһәмова, язучы Шамил Усманов, шагыйрь Хәсән Туфан, инженер Владимир Вышинский, фәнни хезмәткәр Гали Абдрахманов, журналист Садри Вәлидов, полк комиссары Сәйфи Минһаҗетдин, полк командиры Мостафа Гафаров, язучылар Галимҗан Ибраһиов, Гадел Кутуй, КДУ профессоры, тарихчы-этнограф Михаил Худяков һәм башка бик күпләр «советка каршы пропаганда алып бару» да, «чит ил шпионы булуда» гаепләнәләр.
Репрессия җилләре хәрби кадрларны да читләтеп үтми. Бөек Ватан сугышы алдыннан Кызыл Армиянең команда өлеше зур зыян күрә. Оборона Халык Комиссарының 4 урынбасары, 16 - хәрби округ командующие, аның 25 урынбасары, 5 - хәрби флотилия командующие, 8 - хәрби академия начальнигы, хәрби округларның 25 штаб начальнигы һәм аларның урынбасарлары, 33 - корпус командиры, 76 - девизия командиры, 40 - бригада командиры, 291 - полк командиры һәм башка хәрбиләр кулга алыналар, өлешчә атып үтереләләр.
1941 елның 3 сентябреннән 20 сентябренә кадәр 446480 Идел буе немецларын Себергә, Казахстанга көчләп күчерәләр. 1939 елдагы халык санын алу буенча СССРда 1 миллион 427 мең немец милләте вәкиле яшәгән, 1941-1942 елларда шулардан 1 миллион 209 мең 430 кеше, ягъни 85 процентка якыны ерак чит җирләргә күчереләләр.
1943-1944 елларда чеченнарны, ингушларны, кырым татарларын, карачайларны, балкар һәм калмыкларны - барлыгы 900 мең кешене Себергә, Казахстанга, Үзбәкстанга, Кыргызстанга көчләп күчерәләр. 1944 елда Кырымда, Кавказда яшәүче «шикле» кешеләрне - греклар, болгарлар, кырым әрмәннәрен, курдларны һәм хемшиннарны, төрек-месхетинчыларны ерак районнарга сөргәннәр. Аларның күпчелеге: әби-бабайлар, яшь балалар яңа җирләргә барып җиткәнче үк, терлек ташый торган вагоннарда, юлда ук үлгәннәр.
Репрессия еллары илебез, республикабыз, районыбыз тарихында да иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен тәшкил итә. Сәяси репрессияләрдән халкыбызның бер генә төркеме дә котылып кала алмаган. Кагыйдә буларак, аның корбаннары бөтенләй гаепсез кешеләр була. Бернинди чикләүләрне белмәгән репрессия сәясәте бик зур зыян сала һәм төзәтә алмаслык җәрәхәт ясый.
Татарстан буенча репрессия корбаннарына багышлап 24 том Хәтер китабы нәшер ителде. Заманында Ватаныннан, нигезеннән, мал-мөлкәтеннән мәхрүм ителгән, хакимиятнең җинаятьчел ихтыяры белән туган илендә түбән сортлыга әверелгән якташларыбызның исемнәре бу томнарда аталган. Шуңа күрә дә бу томнар алардан гафу үтенү, алар рухына бер дога булып барып ирешсен иде.
Әхәт Садриев.
Яшел Үзән

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: