Яшел Үзән

Туксаннан узса да, сугышның бер генә көнен дә онытмаган

Сугыш - хатын-кыз эше түгел, ди­сәләр, дә алар Бөек Ватан сугышы елларында Совет Армиясе солдатлары белән иңне-иңгә куеп сугышты.

Алар арасында Рәшидә Митяева да бар.
Рәшидә Гариф кызы Төньяк Казахстан өлкәсендә Петропавловск шәһәрендә туган. 12 яше тулгач, ягъни 1934 елда алар гаиләләре белән Паратск шәһәренә кайтып төпләнә. Рәшидәнең әнисе Серго исемендәге заводта стахановка була, депутат булып сайлана. Рәшидә, 4нче мәктәпне тәмамлагач, заводка контролер булып урнаша. Ул елларда Рәшидә спорт белән шөгыльләнә башлый, күп кенә ярышларда катнаша - спорт мастеры дәрәҗәсенә күтәрелә. Моннан кала, әле военкоматта чаңгы буенча инструктор булып та эшли. Сугыш башлангач, аның чаңгы белән шөгыльләнүе ярап куя, билгеле.
1942 елның декабрендә Рәшидә үз теләге белән фронтка китә. Хезмәт итәргә хәрби контрразведка органнарына эләгеп, Георгий Жуков, Константин Рокоссовский командалыгындагы армияләр белән Украина, Белоруссия, Польшаны азат итүдә катнаша һәм Җиңүне Кенигсбергта каршылый. Әмма Рәшидә өчен сугыш әле 1945 елның октябренә кадәр бара, контрразведкага чит ил разведкаларының диверсионлык, шпионлык, террорлык эшчәнлеген, советка каршы элементларны, Ватанга хыянәт итүче хаиннәрне, дезертирларны ачык­ларга кирәк була әле. Моны ничек эшләүләре турында Рәшидә апа бүгенге көнгә кадәр сөйләми, армия тормышының бөтен нечкәлекләрен дөньяга чәчәргә ярамый шул.
Рәшидә апа сугыштан бер эпизод сөйләде. 1943 елның 5 июль иртәсе. Курск дугасында. Змеевка станциясе. Совет армиясе һөҗүмгә күчә. Камалышта каласыннан куркып, барлык сугышчылар да документларын җиргә күмә. Сугышка керер алдыннан артподготовка була - коралны тикшереп алалар. Бу шулкадәр куркыныч тамаша була ки, төн уртасында снарядлар шартлаудан күк йөзе яп-якты була. Болар барысы да аның частеннән ерак түгел генә бара - контрразведка икенче эшелонда бара бит. Әмма данлыклы «Катюша»ны күрер­гә насыйп булмый аңа, ул вакытта сер буларак саклана бит ул. Сугыштан соң «Катюша»ны чехолларга төреп, яшерен урынга алып китәләр. 1945 елның апрелендә Рәшидә апа контузия ала, күп тапкырлар госпитальдә ята. Югарыда язып үткәнемчә, Җиңү таңын Кенигсбергта каршылый.
Рәшидә Гарифовна әле дә хәтерли: иртә таңнан сугышчыларны колак тондыр­гыч ату тавышы уята. Немецлар ябырылды, дип куркып уянган солдатлар эшнең нидә икәнлеген тиз аңлап ала. Күккә атылган корал тавышы совет гаскәрләренең җиңүе хөрмәтенә икәнлеген белгәч, шатлыкның иге-чиге булмый.
Сугышның ахырына кадәр булган Рәшидә Гарифовна күптөрле медальләр, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Кенигсбергта булачак ире Федор Митяев белән таныша. Сугыш тәмамлангач, өйләнешеп, ире туган ягына - Саратовка китә. Бүгенге көндә ике оныклары, өч оныкчыклары бар. Тыныч тормышта Рәшидә апа тегү фабрикасында эшли, хезмәт ветераны. Ире вафатыннан соң Рәшидә апа Яшел Үзәнгә кайтып төпләнә. Тиздән, май аенда, 93 яшен тутырырга җыена.
Бөек Ватан сугышын кичкән кеше язмышы киләчәк буыннар хәтерендә мәңге калачак - Бөек Ватан сугышы елъязмасы нәкъ менә шундый язмышлардан языла.
Ринат Шәрипов,
Яшел Үзән ветераннар Советы активы әгъзасы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: