Яшел Үзән

Тукайның Мәкәрҗә сәфәре

Замандашларының истәлекләреннән күренгәнчә, Тукайның акчага бик исе китмәгән, шуңа күрә, ул гонорар мәсьәләсендә дә гаять талымлы һәм принципиаль булган. Тик шулай да бервакыт ул, заказ буенча бер шигырь язып, үзенең принцибыннан тайпылган. Акчага бик мохтаҗ чагы булгангамы, иптәшләре кыстагангамы, яисә бүтән берәр сәбәп килеп чыкканмы - Тукай «Кәрванчәй фирмасы»ның чәен...

Замандашларының истәлекләреннән күренгәнчә, Тукайның акчага бик исе китмәгән, шуңа күрә, ул гонорар мәсьәләсендә дә гаять талымлы һәм принципиаль булган. Тик шулай да бервакыт ул, заказ буенча бер шигырь язып, үзенең принцибыннан тайпылган.
Акчага бик мохтаҗ чагы булгангамы, иптәшләре кыстагангамы, яисә бүтән берәр сәбәп килеп чыкканмы - Тукай «Кәрванчәй фирмасы»ның чәен мактап озын шигырь язган һәм «Бәянелхак» газетасыннан шактый зур - 25 сум акча алган.
Җибәргән ялгышларын, хата эшләрен искә төшереп, еш кына үкенә торган Тукай хезмәттәше В.Бәхтияровка үзе эшләгән иң зур хаталарның берсе итеп нәкъ менә шул «чәй вакыйгасы»н атаган. Икенчесе, Мәкәрҗә ярминкәсенә баргач, кунакханә ресторанында артистлар белән бергәләп, чыгыш ясавы икән.
...«Йолдыз» газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында ярминкәгә барачак Галиәскәр Камал Тукайны да чакырган. 1908 елның август урталарында Г.Камал белән Тукай пароходта Түбән Новгородка килеп җитеп, Оренбург сәүдәгәре Әхмәт бай Хөсәеновның «Двухсветная» дип аталган кунакханәсенә төшәләр. Кунакханә Мәкәрҗә ярминкәсенең (Макарьевская ярмарка) кырыендарак урнашкан булып, аның каршында мәһабәт калын тупыллар белән зур бакча шаулап утырган. Хезмәт биржасын да үтәгән икән бу бакча. Монда кемнәр генә булмый: кыш укырлык акча эшләү нияте белән килгән мәдрәсә шәкертләре, авыл һәм шәһәр ярлылары, театр труппалары һәм ялгызак «артист»лар, хәер сорашучылар, шикле кәсеп белән шөгыльләнүче ир һә хатын-кызлар, фахишәләр һ.б. бәхет эзләүчеләр урыны булган ул. Эш табалмый интегеп йөргән кешеләр буш вакытларын тупыл күләгәсендәге озын эскәмияләргә тезелеп утырып яисә чирәмгә түшәлеп үткәргән. Татарлар бу бакчаны исеме җисеменә бик туры китереп: «Хәсрәт бакчасы» дип йөрткәннәр. Бу исем берәүнең эш таба алмыйча каңгырып йөргәннән соң, чарасызлыктан тупыл кәүсәсенә пәке белән уеп:
«Әхмәт бай йорты каршында
Шаулый Хәсрәт бакчысы.
Кадалып китсен Мәкәрҗәсе
Кайтырга юк акчасы», - дип язылган дүртьюллыгыннан алынган булуы ихтимал.
Тукай билгеле инде, ярминкәне башта кызыксынып карап йөргән. Аю биетүчеләрне, маймыл уйнатучыларны бик бирелеп күзәткән, карусельдә әйләнгән.
Тагын бер шөгыле - Мәкәрҗәгә гастрольләргә килгән дусты Габдулла Кариев җитәкләгән «Сәяр» труппасы артистлары белән аралашу, репетиция һәм спектакльләренә баргалау. Кариев үзе бу вакыйгаларны: «Безнең ул вакытта спектакльләр сирәк куелганга, буш вакытларыбыз күп була иде. Без, артистлар, спектакльләр булмаган кичләрне двухсветный гостиницасына барып, Тукай, Галиәскәр әфәнде һәм башка фикердәш дуслар берлә бергә җыелып, гәпләшеп чәй эчәдер идек...» - дип искә ала.
Әмма Тукайның Мәкәрҗәдән күңеле бик тиз кайта. Сәбәбе - шау-шу, ыгы-зыгы, табыш артыннан куу, хәйләкәрлек, алдау, ялган, социаль тигезсезлек - болар һәммәсе шагыйрьнең күңелен җәрәхәтләгән булса кирәк.
Менә шул вакытта Тимершаһ әфәнде Соловьев мәйданга чыга. Бу кеше Оренбургта Кәримов-Хөсәеновлар типографиясенең мөдире вазифасын башкара һәм «Чүкеч» журналының мөхәррире була. Мәкәрҗәдә ярминкә вакытларында исә «Двухсветная» кунакханәсе белән идарә итә.
Беркөнне ул «Сәяр» артистларына мондый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән: «Буш вакытыгыз бар, егетләр, ресторанда милли шигырьләр укып, милли җырлар җырламассызмы? Төшке һәм кичке ашлар түләүсез булыр». Артистлар күнәләр.
Сүзне «Тукай Мәкәрҗәдә» дигән истәлекләр авторы Габдулла Кариев дәвам итә:
«...Без, яшь күңелләр, һич игътиразсыз (каршы килмичә)... аның сүзен кабул итеп, сәхнәгә менеп «Бәхилләшү» шигырен - караңгы икән көнебез, күрмәс икән күзебез - дип вә башка шундый күңел егълата торган шигырьләрне кайсын беренче садә, бәгъзесен икенче садә көенә (ул вакытларда садәләр модада иде) җырлап төштек. Пәрәмәч ашаучы агай-энеләр безнең җырлавыбызны бик яратып, кайсы: «Афәрин! Яшәгез!» - дигән тавыш вә алкышлар берлә безне каршы алдылар. Кунакларның безнең җырларыбызны шулкадәр яратып кул чабуларына Тимершаһ әфәнденең үзенең дә бик кәефе килгән иде. Ул, безнең янга килеп, барыбызның да кулларыбызны кысып, рәхмәт укып чыкты. Һәм барыбызны да бер бүлмәгә алып кереп, пилмән берлә безне кунак итте. Ул һаман безнең җырлавыбызның әллә нинди бер байның хушына килгәнен сөйләп, безнең күңелне күтәрә һәм моннан берничә еллар элек Галиәскәр әфәнденең дә шулай без җырлаган сәхнәдә әллә нинди халык җырлары җырлаганын, аны әллә нинди көлкеләр берлә болгатып, безнең күңелне табарга тырыша иде. Тимершаһ әфәнде безнең двухсветныйда җырлаганыбызны белсеннәр өчен парадный тәрәзәсенә: «Милли шигырьләр укыла, халык җырлары җырлана», - дип бер кечкенә генә плакат та элеп куйды. Безнең эшләр шәбәйде. Икенче көнне инде ул безнең барыбыз өчен дә алты данә кызыл, бер данә зәңгәр фәсләр алдырган иде.
Укучылар, ихтимал, сезгә фәсләрнең алтысы кызыл булып, берсе генә зәңгәр булуы бераз кызыграк тоелыр, ул кызык та. Чөнки Габдулла әфәнде Тукай җырлаган вакытта безнең алда халыкка арты, безгә алды берлә капельмейстер (дирижер) шикелле куллары берлә болгап торадыр иде. Менә ул зәңгәр фәс капельмейстер Тукай өчен икән.
Без кызыл фәсләребезне, Тукай да үзенең зәңгәр фәсен киеп, һәркайсыбыз тезелеп, Тукай халыкка арты берлә алга чыгып, гадәтебезчә җырладык. Фәсләр безне мәһабәт күрсәтеп, үзебез дә әллә нинди бер төрлелек, үзгәреш булганга кәеф күтәрелгән булырга кирәк. Тукай да фәс кигән көнне тавышны югары күтәрә торган урыннарда кулларын югары күтәреп, төшерә торган урыннарда төшереп, безгә җырларга җиңеллек бирде. Ул көнне тәмам музыка капельмейстеры шикелле кулларын тиз-тиз болгаткалады. Фәс кигән көнне кул чабучылар әвәлге көннәргә караганда да күбрәк булды. Кичә генә яланбаш җырлаган татар малайларының бүген һәммәсе башларына фәсләр киеп, тәмам төрекләр кыяфәтенә керүләре халыкка охшаган булырга кирәк. Икенчедән, официантларның һәммәсенә җырлап беткәч үк башлап кул чабарсыз, дип алдан әйтеп куелганга, аларның иштирәк итүләре дә (катнашулары) алкышларның куерак булуына сәбәп булгандыр. Тимершаһ әфәнде кул чабучыларның күбәюен күреп, бик шатланган, үзен тәмам бер труппа башлыгы иттереп хис кылыр дәрәҗәгә җиткән иде. Ул, безнең янга килеп, зуррак буйлыларыбызны уртага, алардан кечерәкләр һәркайсы үз буена муафыйк (тиешле) урында түгәрәкләнеп торуыбызны мәгъкуль (кулай) күреп, икенче чыкканда шулай итәрсез, дип өйрәтеп куйды. Тимершаһ әфәнденең сүзләрен, без һәммәсен тыңлый идек.
Шулай без шагыйребез Тукай капельмейстерлеге җитәкчелегендә бер атна чамасы җырладык. Ашлар безнең өчен көннән-көн яхшыра бара, кадер көннән-көн арта бара. Тимершаһ әфәнде ашны төрлеләткән шикелле, безнең капельмейстер Тукай да репертуарны үзгәртә, төрле яңа җырлар хәзерли, чуарлый иде.
Шулай эшләр яхшы гына барганда, гөнаһ шомлыгына каршы, әллә кайдан бер гармунчы мишәр килеп чыкты.
Ул гармунчы мишәр дә, Тукайның капельмейстерлегендә без җырлаган сәхнәгә менеп, гармунын әйттерә, үзе уйнаганда хатыннар тавышы берлә мишәрчә әллә нинди урам җырларын җырлый башлады. Бу мишәрнең һөнәре халыкка тагы да ошады булырга кирәк: халык, шатлыгыннан урынында тора алмыйча, төрлечә үзенең шатлыгын белдерергә тотынды. Ни эшләргә белми, кул чабулар кирәкме, урындыклар берлә дөбердәтүләр кирәкме, әлхасыйль бөтен двухсветный ду куба иде. Бу мишәр гармунчы безгә караганда ун өлешләп артык дан казанды. Бәгъзе танышлар, безнең янга килеп, безне өйрәткән сыман шатлыкларын белгертеп: «Йөзе кара, шәп җырлый бит, ә?» - дип, сөаль биреп китәләр иде.
Бу гармунчыны халык шулкадәр яраткач, Тимершаһ әфәнде аны Мәкәрҗә буена җырларга алды.
Көндезләрен Тукай берлә самокатка йөрергә чыга идек. Ул анда ике тиен биреп, балалар шикелле карусель атларына атланып, әйләнә торган иде. Тукайның карусель атларына атланып әйләнүе Уральскида да еш-еш була иде.
Шуннан соң, берничә еллар үткәч, мин Тукайга Мәкәрҗәдә капельмейстер булып, куллар болгатканның мәгънәсен сорый идем, ул аңар бер борчылып, бер кызарып, «Калдыр әле шуларны», - дип, сүзне тиз генә икенчегә бора иде.
Мәрхүм Тукайның Мәкәрҗәдә булуы беренче һәм актыгы булды».
Күренә ки, Мәкәрҗәнең тискәре тәэсире шагыйрь күңелендә гомергә юшкын кебек утырып калган.
Гамир Гарифуллин.
Яшел Үзән
Искәрмә: Г.Кариевнең гарәп имлясе белән язылган истәлекләре әлеге язма авторы тарафыннан кириллицага күчерелеп бирелде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 января 2018 в 15:50
    Депутат кабул итә 2018 елның 31 гыйнварында 13 сәгатьтә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Яшел Үзән районындагы җирле бүлегендә  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров халыкны кабул итә.
    22
    0
    0
  • 23 января 2018 в 14:42
    Энә дә – бүләк Мулла Илендә яшәүче  Мансур Насыйбуллин озак еллар Тольяттида гомер итсә дә, район хәлләре белән кызыксынып тору өчен “Яшел Үзән”гә языла.
    30
    0
    0
  • 23 января 2018 в 13:40
    200 һәм 2000 сумлык купюраны кабул итмәгән өчен 50000 штраф түләтәчәкләр 200 һәм 2000 меңлек купюралар, сирәк булса да, халык арасына чыкты. Кайберәүләр, әлегә сирәк күренгән купюраларны интернет аша кыйбаткарак бәягә сатарга тырышалар. Ә кайбер сатучылар, киресенчә, яңа номиналлы акчаны кабул итәргә теләмиләр.
    36
    0
    0
  • 23 января 2018 в 12:06
    Гел хыянәт Яңа ел бәйрәмнәренең озын булуы берәүләрнең кунакка иркенләп йөрер­гә, берәүләргә эшсезлектән эш эзләп йөрү генә. Нигә кирәк шулкадәр ял көне?!
    51
    0
    1
  • 23 января 2018 в 10:42
    Гендиректор Техмаша Владимир Лепин посетил POZIS В рамках рабочего визита в Татарстан компанию POZIS (АО «ПОЗиС»), входящую в Госкорпорацию Ростех, посетила делегация топ-менеджмента концерна «Техмаш» во главе с генеральным директором Владимиром Лепиным. Это первое знакомство руководителя холдинга с зеленодольским заводом.
    33
    0
    0
  • 22 января 2018 в 19:57
    Татарстанда буран өч көн дәвам итәчәк Алдагы өч тәүлектә республика территориясендә урыны белән кар явачак, 23 гыйнвардан 24енә каршы төндә көчле буран көтелә.
    52
    0
    0
  • 22 января 2018 в 18:46
    “Яшел Үзән” бүләк өләшә Газетабызга 2018 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында бүләкләр уйнатачакбыз дигән идек. Сүзебездә тордык. Җирәбә нәтиҗәсендә билгеләнгән җиңүчеләрнең исемлеген “Яшел Үзән”ебезнең узган җомга санында бастырып та чыгардык.
    78
    0
    0
  • 22 января 2018 в 17:22
    Яшел Үзәндә яшәүчеләрне һәм кибетләрне талаучы тотылды Видеокүзәтү камералары Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге оперативникларына серияле талаучыны тоткарларга ярдәм итә.
    76
    0
    0
  • 22 января 2018 в 16:26
    Татарстан синоптиклары буран һәм көчле җил хакында кисәтә Буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кими, дип кисәтә синоптиклар.
    59
    0
    0
  • 22 января 2018 в 15:36
    Бәйге тәмамлана Традиция буларак Яшел Үзән районы башлыгы һәм «Яшел Үзән» газетасы призына ел саен үткәрелә торган “Безнең йортта – Яңа ел” дип исемләнгән бәйге игълан иткән идек. Конкурс ахырына якынлаша.
    74
    0
    1
  • 22 января 2018 в 14:40
    Илсөя Завилейская: “ Киләчәктә дә бергә булыйк, хөрмәтле укучыларыбыз!” “Яшел Үзән” бүләкләр өләшә башлады.Ни кызганыч, бүләкләрне лоторея уйнаткан кебек кенә уйнаттык шул, газетага язылучыларның барысына да бүләк алырлык хәлебез юк. Кызганыч, күпчелек шулай аңлаган булып чыкты.
    74
    0
    1
  • 22 января 2018 в 13:32
    Бүгенгә ТНВ каналы тапшырулары вакыты Күпсанлы укучыларыбыз соравы буенча
    65
    0
    0
  • 22 января 2018 в 13:10
    КЛАРА ФИЛИППОВА: "МИН КАРШЫ ТҮГЕЛ!" Мин, һич тә, каршы түгел.  Кисен татар кызы калфакны! Зурласыннар тарихыбызны, оныттырмыйк яшьләребезне!
    66
    0
    0
Реклама
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • Безнең кораблар Гарәп диңгезен иңли башлады
  • Маякта йозлэгэн казый жыелды. Нэрсэ булган???
  • МЕТЕОРда балалар өчен оештырылган ярыш
  • Юныс Сафиуллин белән очрашу кичәсе
  • 1 ноября 2017 в 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
  • 20 января 2018 в 20:27
    Мулла Иле егете бит ул! Узган елның декабрь ахырында Яшел Үзән шәһәре һәм районының 50 сәләтле укучысы музыка театрының колонналы залында башлык Александр Тыгин белән очрашты. Мондый бәхет республика, бөтенроссия буенча фән олимпиадаларында, иҗади бәйгеләрдә, билгеле спорт ярышларында җиңү яулаган, иҗтимагый тормышта актив катнашкан балаларга елмайды. Башкаларга үрнәк булып торган укучыларның әти-әниләре дә чакырулы иде.
    156
    0
    4
  • 22 января 2018 в 11:41
    Фаҗига артыннан фаҗига: биш бала ятим Гаиләдә бу икенче фаҗига – бер ел элек әтиләре ДТПда һәлак була.
    145
    0
    0
  • 20 января 2018 в 18:40
    «Бакырчымда таңнар ата» Әй, Бакырчым, минем туган җирем, Тирә-якта сиңа тиңнәр юк! Туган авылының чын патриоты, аның әле бик күп гасырлар яшәвен бар булганы белән теләп, киләчәге, язмышы өчен ихлас борчылучы шәхес, бакырчылы Рәйханә Зәйнуллинаның «Бакырчымда таңнар ата» дип тирән мәгънә салынган исем астында 287 битле китабы яңа гына табадан төшеп, дөнья күрде.
    132
    0
    1
  • 20 января 2018 в 15:26
    Күңелемдәгесен әйтәм Идел катса да, шатлык китермәде. Авылга барыбер юл кыскармады. Боз кичүе - бер якка 170 сум. Артык кыйммәт. Әйләнгечтән кайтырга туры киләчәк.
    123
    0
    2
  • 20 января 2018 в 09:52
    Урамда – кыш... Чана, чаңгы шуар чак Спорт белән шөгыльләнү бүген, чынлап та, модада. Элек тә чаңгыда, тимераякта шуа, хоккей уйный идек инде, диярсез. Шулайдыр да, тик бүген авылларда, берсеннән-берсе күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылучыларның көннән-көн артуы үзенә бер күңелле. Авылны һич кенә дә кышкы йокыга талган дип әйтеп булмый, җәмәгать. Киресенчә, кичен салада икенче тормыш башлана гына әле.
    112
    0
    0
  • 21 января 2018 в 17:40
    Тоташ моңнан гына тора Яшел Үзәнне җырчылар ярата, бер-бер артлы килеп кенә торалар. Берсенең дә хәтерен калдырмый райондашлар – тамашаларга ябырылып килә. Әле бер концертны да калдырмаучы тамашачыларны да беләм мин.
    107
    0
    0
  • 21 января 2018 в 19:59
    Бүләкләр уйнатылды, йә, җиңүчеләр кем? Подписка бәясе артуга карамастан, быел да безнең белән яңа елга аяк баскан укучыларыбыз арасында бүләкләр уйнаттык. Бу – матур традицияләребезнең берсе. Без инде гади генә район газетасы редакциясе буларак, сезне әллә нинди зур, кыйммәтле призлар белән кызыктыра алмыйбыз. Шулай да, энә дә бүләк, дөя дә диләрме әле, эш аның кыйммәтендә түгел. Шөкер, мул тормышта яшибез, барысы да бар һәм берәүне дә берни белән дә кызыктырып булмый бүгенге көндә. Ә көтмәгәндә бүләк отып кую үзе бер күңелле һәм рәхәт бит ул.
    87
    0
    0
  • 20 января 2018 в 08:40
    Дмитрий Рогозин: «Без сезнең эштән канәгать» А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводында 22160 проектындагы патруль корабле сериясендә алтынчы корабльгә нигез салу тантанасы булды.
    85
    0
    0