Яшел Үзән

Төзәтә алмаслык җәрәхәт

Сугыш алды һәм сугыш елларында «Зур террор» вакыты бөтен илдәге кебек үк, республика тарихында да иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен тәшкил итә. Массакүләм сәяси репрессияләрдән Татарстан халкының бер генә төркеме дә котылып кала алмый. Кагыйдә буларак, аның корбаннары бөтенләй гаепсез кешеләр була. Бернинди киртәләрне белмәгән репрессия сәясәте бик зур зыян сала...

Сугыш алды һәм сугыш елларында «Зур террор» вакыты бөтен илдәге кебек үк, республика тарихында да иң фаҗигале сәхифәләрнең берсен тәшкил итә. Массакүләм сәяси репрессияләрдән Татарстан халкының бер генә төркеме дә котылып кала алмый. Кагыйдә буларак, аның корбаннары бөтенләй гаепсез кешеләр була. Бернинди киртәләрне белмәгән репрессия сәясәте бик зур зыян сала һәм төзәтә алмаслык җәрәхәтләр ясый.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Зөя утравын һәм борынгы Болгар шәһәрен яңадан торгызу эшләре ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә киң колач белән алып барыла.
Бөек Ватан сугышы елларында Зөя утравында 3 мең репрессия корбаны җәфаланып үлә. Шуларның 900е - Татарстаннан. Алар арасында Яшел Үзән шәһәре һәм районы кешеләре дә бар. М.Шәймиев тәкъдиме белән Зөя утравында репрессия корбаннары истәлегенә музей-мемориал төзеләчәк, якташларыбызның исемнәре мәңгеләштереләчәк. Аны ачу тантанасы бу елның 30 октябре - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненә билгеләнгән. Шушы утрауда корбан булган райондашларыбызның исемнәрен тәкъдим итәбез. Менә алар:
Григорий Иванович Гордеев, 1893, Киреево, 1942 елның гыйнварында 5нче хезмәт белән төзәтү колониясендә (ИТК) үлгән; Сәлах Низаметдинов, 1909, Кече Шырдан, 1946 елның 20 июнендә кулга алынган, 20 елга ирегеннән һәм 5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, 1948 елның 20 июнендә үлгән; Госман Нурмөхәммәтов, 1926, Олы Ачасыр, 1944 елның 23 февралендә 5нче ИТКда үлгән; Закир Садыйков, 1882, Карамалы Тау, 1944 елның августында 5нче ИТКда үлгән; Хәйрикамал Сәйфетдинова, 1894, Норлат, 1943 елның мартында 5нче ИТКда үлгән; Хәдичә Сәмитова, 1913, Норлат, 1944 елның октябрендә 5нче ИТКда үлгән; Гата Хәйбуллин, 1890, Күгәй, 1943 елның июнендә 5нче ИТКда үлгән; Григорий Андреевич Андреев, 1900, Куземкино, 1941 елның 7 августында кулга алынган, 1941 елның 24 ноябрендә «Советка каршы агитация алып барган өчен» 10 елга ирегеннән, 5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, 1942 елның 2 маенда үлгән, 1991 елның 25 ноябрендә акланган; Константин Тимофеевич Баламутов, 1887, Ковали авылы - Яңа Аракчино, балта остасы, 1941 елның 20 августында кулга алынган, 10 елга ирегеннән, 5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, мөлкәте конфискацияләнгән, «Советка каршы агитация алып барган, җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән өчен» гаепләнгән, 1993 елның 14 маенда акланган; Михаил Степанович Борисов, 1886, Тәтеш районының Урюм авылында туган, Яшел Үзәндә яшәгән, 31нче трестта ат караучы, 1938 елның 25 апрелендә кулга алынган, «Советка каршы агитация, партия һәм хөкүмәт җитәкчеләрен тәнкыйтьләгән өчен» 5 елга хөкем ителгән, 1940 елның 19 апрелендә 5нче ИТКда үлгән, 1992 елның 10 июнендә акланган; Родион Васильевич Буланов, 1883 (1886?), Исаково, тимер юлда стрелочник, 1931 елның 5 июлендә кулга алынган, 1931 елның 29 августында «контрреволюцион эшчәнлеге өчен» 5 елга хөкем ителгән, 1941 елның 22 октябрендә 5нче ИТКда үлгән, 1958 елның 28 маенда акланган; Шәйхулла Гайнуллин, 1897 (1894?), Күгәй, урта хәлле крестьян, 1937 елның 10 декабрендә кулга алынган, 1937 елның 21 декабрендә 10 елга хөкем ителгән, «Советка каршы агитация алып баруда» гаепләнгән, 1941 елның 2 декабрендә 5нче ИТКда үлгән, 1958 елның 6 февралендә акланган.
Гафият Хәйрулла улы Галиуллин, 1910, Кече Күлбаш, 4 бала атасы, колхоз кладовщигы, 1943 елның 6 апрелендә кулга алынган, 1943 елның 31 августында сугыш чорында Советка каршы агитация алып барган өчен 7 елга хөкем ителгән, 1945 елның 5 октябрендә 5нче ИТКда үлгән, 1993 елның 5 декабрендә акланган; Харис Гыйләҗев, 1924, Түбән Урысбага, 1944 елның октябрендә 5нче ИТКда үлгән; Федор Викторович Ефимов, 1888, Иске Шырдан, 5 бала атасы, «Соревнование» колхозында тегүче, 1941 елның 3 июлендә кулга алынган, 1941 елның 15 октябрендә 10 елга - ирегеннән, 5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, Совет властена каршы агитация алып баруда, заемга язылуга каршы фикер әйтүдә гаепләнгән, 1942 елның 24 февралендә 5нче ИТКда үлгән, 1992 елның 30 ноябрендә акланган; Гафиятулла Ибәтуллин, 1875, Акъегет, урта хәлле крестьян, Киров исемендәге колхоз колхозчысы, 1941 елның 18 июлендә кулга алынган, 1941 елның 8 сентябрендә Совет властен тәнкыйтьләгән, сугышта җиңелү уйдырмасы тараткан өчен 10 елга - ирегеннән, 5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, 1941 елның 17 октябрендә 5нче ИТКда үлгән, 1994 елның 4 маенда акланган; Алексей Петрович Калякин, 1887, Ходяш, 5 бала атасы, өлкән ат караучы, Горький исемендәге колхозда эшләгән, 1944 елның 14 гыйнварында кулга алынган, Совет властена каршы агитация алып барган, сугышта җиңелү уйдырмасын тараткан өчен гаепләнгән, 7 елга - ирегеннән, 3 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, 1944 елның 30 маенда 5нче
ИТКда үлгән, 1994 елның 22 июнендә акланган; Илья Романович Капотов, 1896, Әлки районында туган, Яшел Үзәндә яшәгән, 4 бала атасы, 340нчы заводта йөк ташучы, 1941 елның 24 декабрендә кулга алынган, 1942 елның 20 июнендә сугыш вакытында җиңелү уйдырмасын таратуда гаепләнгән, 5 елга хөкем ителгән, 1942 елның августында 5нче ИТКда үлгән, 1989 елның 31 июлендә акланган; Иван Андреевич Козин, 1871, Яңа Тура, 2 бала атасы, Казан Татпромсоюзда икмәк пешерүче, 1932 елның 3 маенда кулга алынган, 1933 елның 10 гыйнварында чиркәүчеләр төркемендә катнашкан, ачлык турында фикер тараткан, Совет властеның бетүе хакында сүз алып барган өчен гаепләнгән, Россиянең 12 регионында яшәү тыелган, Урал өлкәсенә 3 елга сөрелгән, 1941 елның декабрендә 5нче ИТКда үлгән, 1990 елның 31 гыйнварында акланган; Аббас Невмянович Невмянов, 1904, Нижгар өлкәсендә туган, Яшел Үзәндә яшәгән, 2 бала атасы, сәгать төзәтү остасы, остаханәсе булган, 1941 елның 1 июлендә кулга алынган, 1941 елның 9 октябрендә Совет властен тәнкыйтьләгән өчен гаепләнгән, 10 елга хөкем ителгән, 1943 елның 15 августында 5нче ИТКда үлгән, 1992 елның 26 ноябрендә акланган; Василий Потапович Потапов, 1880, Салатчы авылы, колхозчы, 1937 елның 6 декабрендә Совет властен тәнкыйтьләүдә гаепләнеп, 10 елга хөкем ителгән, 1942 елның маенда 5нче ИТКда үлгән, 1997 елның 4 маенда акланган; Егор Андреевич Руф, 1896, Идел буе немцы, Бишбатман, итек тегүче, НКВД лагереның 13нче колониясендә каравылчы, 1942 елның 12 ноябрендә кулга алынган, 1943 елның 28 февралендә атарга хөкем ителгән, мөлкәте конфискацияләнгән, бу карар 10 елга төрмәгә ябу һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырылган, колхоз тормышын тәнкыйтьләүдә, сугыш чорында җиңелү уйдырмасын таратуда гаепләнгән, 1943 елның 28 августында 5нче ИТКда үлгән, 1995 елның 29 ноябрендә акланган; Иван Николаевич Тарасов, 1890, Ходяш, 4 бала атасы, ярлы крестьян, Горький исемендәге колхозда ат караучы, 1944 елның 14 гыйнварында кулга алынган, 1944 елның 22 апрелендә 7 елга - ирегеннән, 3 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, Совет властена каршы агитация алып баруда, колхозга каршы фикер, сугышта җиңелү уйдырмасын таратуда гаепләнгән, 1944 елның июнендә 5нче ИТКда үлгән, 1994 елның 22 июнендә акланган; Лейба Мордукович (Нордукович?) Фукс, 1910, Яшел Үзәндә төзелештә эшләгән, 1942 елның 1 ноябрендә атарга хөкем ителгән, бу карар 10 елга төрмәгә ябу белән алмаштырылган, икмәк карточкаларын сатып алу белән шөгыльләнгән, Совет власте карарларына аяк чалган өчен гаепләнгән, 1943 елның 29 мартында 5нче
ИТКда үлгән; Хәбибулла Хәлиулла улы Хәлиуллин, 1895, Күлбаш, 4 бала атасы, чимал сатып алу агенты, Совет властен тәнкыйтьләгән өчен хөкем ителгән, 1944 елның 12 июнендә 5нче ИТКда үлгән.
Гатаулла Хәсән улы Хәсәнов, 1891, Уразлы, тимер юлда эшләгән, 1942 елның 22 ноябрендә кулга алынган, 1943 елның 26 гыйнварында 7 елга хөкем ителгән, фашист листовкалары саклаган, тараткан өчен гаепләнгән, 1943 елның 29 мартында 5нче ИТКда үлгән, 1990 елның 5 апрелендә акланган;
Алексей Лукьянович Шарапов, 1886, Осиново, 5 елга хөкем ителгән, 1941 елның 26 октябрендә 5нче ИТКда үлгән, 1990 елның 4 декабрендә акланган;
Абдулла Шәфигулла улы Шәфигуллин, 1877, Мулла Иле, 1942 елның 21 маенда 5нче ИТКда үлгән. (Делосында фотосы бар);
Сергей Иванович Архипов, 1907, Яңа Тура, 1943 елның августында 5нче ИТКда үлгән;
Василий Кузьмич Буряков, 1892, Юдино станциясе, вагоннар ремонтлаучы, слесарь, 1941 елның 29 апрелендә кулга алынган, 1941 елның 1 октябрендә 8 елга ирегеннән, 3 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, Советка каршы контрреволюцион пропаганда алып баруда гаепләнгән, 1942 елның 16 февралендә 5нче ИТКда үлгән, 1994 елның 20 маенда акланган;
Роман Болеславович Вилимайтис, 1905, Юдино, 2 бала атасы, слесарь, 1941 елның 20 ноябрендә кулга алынган, 1941 елның 9 декабрендә 10 елга хөкем ителгән, Советка каршы пропаганда алып барган өчен гаепләнгән, 1942 елның 20 ноябрендә үлгән, 1957 елның 1 августында акланган;
Василий Васильевич Домнин, 1899, Зур Ключи, 1944 елның мартында 5нче ИТКда үлгән;
Вәли Заһидулла улы Заһидуллин, 1887, Зур Күлбаш, 1944 елның 12 гыйнварында 5нче ИТКда үлгән;
Михаил Николаевич Манов, 1887, Чистай районында туган, Юдинода яшәгән, 3 бала атасы, пенсионер-инвалид, 1940 елның 29 гыйнварында кулга алынган, 1940 елның 8 апрелендә 3 елга хөкем ителгән, Совет властен һәм Кызыл Армияне тәнкыйтьләгән өчен гаепләнгән, 1941 елның 24 августында 5нче ИТКда үлгән, 1992 елның 2 июнендә акланган;
Семен Владимирович Урывский, 1917, Воронеж өлкәсендә туган, Юдинода эшләгән, Совет властен тәнкыйтьләүдә гаепләнгән, 1943 елның 20 апрелендә 5нче ИТКда үлгән;
Фатыйма Мөхәммәдьяр кызы Фәйзетдинова-Әхмәтова, 1909, Уразлы, 1943 елның 25 ноябрендә 5нче ИТКда үлгән;
Александр Васильевич Факеев, 1902, Обсерватория, 2 бала атасы, тимер юлда слесарь, 1941 елның 26 маенда кулга алынган, 1941 елның 1 октябрендә 8 елга хөкем ителгән, Совет власте законнарын, СССРда хезмәт ияләренең тормыш хәлен тәнкыйтьләгән өчен гаепләнгән, 3 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, 1942 елның 24 февралендә 5нче ИТКда үлгән, 1994 елның 20 маенда акланган;
Яков Трофимович Царьков, 1882, Васильево, 1937 елның 26 декабрендә кулга алынган, 1938 елның 6 гыйнварында хөкем ителгән, Совет властен тәнкыйтьләгән өчен гаепләнгән, 1943 елның 19 февралендә 5нче ИТКда үлгән;
Анна Петровна Яшина, 1895, Питрәч районында туган, Васильевода яшәгән, 5 бала анасы, 1943 елның 11 ноябрендә кулга алынган, 1944 елның 16 мартында 10 елга - ирегеннән, 5 елга хокукыннан мәхрүм ителгән, Советка каршы һәм дини агитация алып баруда гаепләнгән, 1944 елның 9 июнендә 5нче ИТКда үлгән, 1992 елның 18 августында акланган.
Зөя утравындагы хезмәт белән төзәтү колониясендә утыручыларның күпчелеге авыр хезмәттән һәм ачлыктан бик кыска вакыт эчендә үлгән.
Гаепсезгә гаепләнүчеләрнең туганнарында, якыннарында яки авылдашларында бу мәсьәләгә карата өстәмә документлар, хатлар, фотолар юкмы икән? Бу сәяси репрессия корбаннарының исемнәрен музей-мемориал аша мәңгеләштерү өчен кирәк. Исемлеккә бу кешеләрнең делосында нинди мәгълүмат бар, шулар кертелде, шуңа күрә кайберләренең ул тулы һәм төгәл түгел.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 23 октября 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртер идегез?
    Проголосовало 15 человек
  • Мин авылны сайлыйм!
  • «Ашыгырга ярамый, без бит балаларны йөртәбез!»
  • Яшел Үзәндә төрле милләт балалары татар телендә шигырьләр укыды
  • «Дуслар чабышы» Маяк спорт комплексында узды
  • Бакырчыда Мәүлид бәйрәме
  • Яшел Үзән пассажир автотранспорт предприятиясендә ничек бәйрәм иттеләр?
  • Авыр атлетлар кабат Яшел Үзәндә
  • Бакырчыда каз өмәсе
  • Яшел Үзән полициясе бәйрәм итте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Газовикларның риск зонасына васильеволылар да эләгә
  • 20 марта 2018 - 15:31
    Игътибар! Түбән Урысбага авыл җирлегенә сәркатип кирәк.
  • 1 ноября 2017 - 10:53
    БЕЗ СЕЗНЕ КӨТӘБЕЗ! Белдерүләрегезне 5-67-02 телефоны аша яки Гоголь ур, 23а йортына килеп калдыра аласыз.
Ночной режим