Яшел Үзән

«Тегендә» төшенчәсенең мәгънәсе

Кечкенәдән Сәгадәт апага камиллек калыбы итеп карый идем. 1906 елда туып, катлаулы язмыш кичсә дә, 60-70нче елларда да сылу озын гәүдәле иде ул. Авылның иң абруйлы кешесе иде. Олысы-кечесе аңа киңәшкә килде. Тау итәгендәге бакча уртасына салынган өйләренә чакырып, безне җиләк белән сыйлаганда, Сәгадәт аланың елмаеп, шыпырт кына сөйләшүе күңелдә...

Кечкенәдән Сәгадәт апага камиллек калыбы итеп карый идем. 1906 елда туып, катлаулы язмыш кичсә дә, 60-70нче елларда да сылу озын гәүдәле иде ул. Авылның иң абруйлы кешесе иде. Олысы-кечесе аңа киңәшкә килде.
Тау итәгендәге бакча уртасына салынган өйләренә чакырып, безне җиләк белән сыйлаганда, Сәгадәт аланың елмаеп, шыпырт кына сөйләшүе күңелдә калган. Ярымпышылдап сөйләшүен генә аңлый алмый идем. Өлкәннәр белән сөйләшкәндәге «тегендә» дигән төшенчәнең мәгънәсен үсеп җиткәч кенә белдем.;
Ире нефть промыселларында эшләп йөргәндә, әбием (бабамның әнисе) хәзерге Яшел Үзән районының Зур Өтәк авылыннан Казанга күчеп килеп, кызы Сәгадәтне күренекле Аитова мәктәбенә укырга бирә. Белемле булуга ирешеп, эшли башлагач, Сәгадәт апа югары җитәкчелектәге Габдрахман белән гаилә кора. Аларның Нияз исемле уллары туа.
Сталин чоры репрессияләре башлангач, Габдрахманны төрмәгә утырталар. Озак та үтми, ире кулда булган өчен Сәгадәтне дә алып китәләр. Нияз авылда яшәүче әбисе янына кайтырга карар кыла. Ләкин аны юлда тотып алып, Воронежга, балалар йортына җибәрәләр. Сугыш башлангач, моннан сугышка озаталар. Ул яуда һәлак була. Йсеме Татарстанның «Хәтер китабы»на теркәлә.
Репрессия корбаннары булган Сәгадәт апабыз белән Габдрахман җизнине тоткынлыкта бер-берсеннән ваз кичтерүгә ирешәләр. Сөргеннән азат ителгәч, Сәгадәт апа әнисе янына авылга кайтып, укытучы булып эшли башлый, аннары өч оя ятим балалар белән тол калган өлкән кешегә кияүгә чыга. Ә Габдрахман абый, Себердә үк гаилә корып кайтып, Казанда яши. Сталин ялчыларының мәкерен яхшы аңлап, Сәгадәт апаның туганнары белән җылы мөнәсәбәттә була.
Сәгадәт апабызның бер гаепсезгә Сталин төрмәләренә җибәрелүенең сәбәбе, бәлки, башка булгандыр. Әтисе Шакир - Баку, Майкоп нефть промыселларында эшләп йөрсә, аның бер абыйсы Галиәскәр, бик эшчән булып, НЭП чорында таштан бина салып, кибет ача. Шул «байлыгы» өчен шәхес культы чорында аны биш баласы белән бергә Себергә сөрәләр. Анда аның хатыны вафат була. Сугышка кадәр гаиләсен кире авылга алып кайтырга насыйп була Галиәскәргә. Аның буй җиткән олы кызы Әлфияне укырга кертү өчен Сәгадәт апа үзе янында Казанда калдыра. Ләкин тиздән Әлфия апаның «кулак баласы» булуын белеп алып, рабфактан куып чыгарапар. Ул, эшкә урнаша, «кулак баласы» буларак, анда да озак тотмыйлар.
Үзе гаепсезгә төрмәләрдә интеккән Сәгадәт апа туганнарына да «күләгә төшергән». Аның энесен - минем әниемнең әтисен, Бөек Ватан сугышы башлангач, «штрафниклар батальоны»на җибәргәннәр. Ул Мәскәү өчен, барган каты сугышларда - 1941 елның 27 декабрендә һәлак булган, Мәскәү өлкәсенең Кузьминское авылы янындагы туганнар каберлегенә күмелгән, исеме шундагы ташка язылган.
Сәгадәт апаның: «Тегендә без солдатлар өчен бүрекләр тектек. Өчәр смена эшләп, йокы күрмәгәнлектән, бармакларыбыз энә астына кереп китә иде», - дип сөйләгәннәре истә калган. Дөрес, үзәгенә үткәнгә күрә, ул сөргендә күргәннәрен сөйләргә яратмый иде. Бары бер генә мәртәбә язучы Фәүзия Бәйрәмовага гына сөйләде ул михнәтләре турында.
Алар бик озак сөйләштеләр. Сәгадәт апа ул төндә йоклый алмады. Газаплы хатирәләргә кайтуы авыр булгандыр, билгеле. Ә шулай да Фәүзия апаның «Кыңгырау» дигән повесте язылды.
Яшьлек елларын Сталин лагерьларында үткәреп, бар хәсрәтен йотып, көчле рух белән яшәп, күңел җылысын үги балаларына биреп, Сәгадәт апабыз 85 яшендә вафат булды. Аның бердәнбер якыны - әнисе гомере буе янында булды. Ул Сәгадәт ападан тугыз ел элек 98 яшендә дөньядан китте. Оныкларының оныкларын да күрү насыйп булды әбигә.
«Сугышта һәлак булган улларының гомере Ходайның рәхмәте булып аларга өстәлгәндер», - диләр иде алар турында.
Гөлшат Салихҗанова.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: