Яшел Үзән

«Суслонгер солдаты» кем ул?

Бу сүзтезмә йөрәкләрне тетрәндереп, күңелләргә шом салып тора. Мондый атаманы безгә, сугыштан соң туган балаларга, кечкенә вакытта бик күп ишетергә туры килә иде. Гадәттә бу сүзләрне ике төрле мәгънәдә әйтәләр иде. Беренчесендә - бик тә ябык булган кешене жәлләп, икенчедән, шундый ук кешене мыскыл итеп. Суслонгер учлагы (учебный лагерь) Мари...

Бу сүзтезмә йөрәкләрне тетрәндереп, күңелләргә шом салып тора. Мондый атаманы безгә, сугыштан соң туган балаларга, кечкенә вакытта бик күп ишетергә туры килә иде.
Гадәттә бу сүзләрне ике төрле мәгънәдә әйтәләр иде. Беренчесендә - бик тә ябык булган кешене жәлләп, икенчедән, шундый ук кешене мыскыл итеп.
Суслонгер учлагы (учебный лагерь) Мари Иле республикасының Звенигово районындагы Суслонгер һәм Сурок станцияләре арасындагы урманнарда урнашкан. Бу җиргә, шушы урманнардан агач чыгару өчен, тар колеялы тимер юл төзелгән. Шулай ук монда шушы лагерьның полигоны да урнашкан була. Бу урыннарның икенче төрле атамасы - «сушилка». Чөнки монда сугышка алынган солдатлар, 2-3 айдан шыр сөяккә кала торган булган. Түзә алмаслык авыр хезмәт, ачлык-ялангачлык, каты режим үзенекен иткән: солдатлар концлагерь тоткыннарына әверелгән.
1941 елдан 1945 елга кадәр бу лагерьда 31, 46нчы запастагы укчы дивизияләр, 47нче өйрәнү укчы дивизиясе, 102, 105нче гаубица артиллериясе бригадалары, ПТР взводы командирлары (противотанковое ружье) төзелеп һәм «өйрәтелеп» сугышка җибәрелә. Монда сугышчан югалтулар юк диеп исәпләнелә, хәер, фронттан меңнәрчә километр еракта нинди сугышчан югалтулар булсын ди? Аның каравы ачлыктан, салкыннан, режимга түзә алмыйча үзләренә кул салган сугышчыларның исәбен беркем белми, андый исәп алып барылмаган, ә үлгәннәрне урман арасына алып чыгып күмгәннәр, өйләренә хәбәрсез югалды дип хат кына җибәргәннәр.
Бу лагерьга булачак сугышчыларны безнең республикадан, тирә-юньдәге республикалардан, Урал-Себердән, хәтта Урта Азиядән дә китергәннәр. Киендерү үтә дә начар, күбесе «гражданка» киемнәре белән йөргән. Моннан беркемне дә чыгармаганнар һәм кертмәгәннәр, ачлыкка түзә алмыйча качып китәргә тырышучыларны, тотып, строй алдына чыгарып атканнар. Булачак сугышчыларга юан-юан нарат бүрәнәләрне 5 км ераклыкка күтәртеп ташытканнар. Ашарга көнгә төрле катнашмалардан (опилка да) торган 200гр ипи һәм бераз ясмык салынган болгатма биргәннәр. Әле шул 200гр ипине үлчәгәндә дә старшина, офицерларга паекны арттыру өчен, үлчәүгә 5 тиен акча сала торган булган. Сирәк-мирәк кенә, качырып кына, чыгарылган хатлардан балаларының, ирләренең ачлыктан интегүен белгән хатыннары, әниләре, туганнары, үз авызыннан өзеп, ашарга китерә торган булганнар. Әле ул ризыкларның да яртысын ач часовой алып калган, хәтта ашханә янына түгелә торган бәрәңге кабыкларына да якын җибәрмәгәннәр. Җәй көннәрендә бераз җиңелрәк булган, чөнки сазлыкларда үсә торган кыргый җиләк-җимеш, гөмбәләр белән тукланырга мөмкинлек туган. Монда кешене 3 айдан артык тотмаганнар, хәер, артыгына түзә дә алмаганнар инде. Бу җирдән сугышка алып китүне, солдатлар оҗмахка эләгү белән тиңләгәннәр дип сөйлиләр шунда булган кешеләр. Мондагы хәлләр турындагы сүзләр, шушы сугышка китүчеләр аркылыдыр инде, Мәскәүгә дә барып ирешкән. Шуннан соң 1943 елда монда Ворошилов килә. Комиссия килгән төшкә, тал чыбыгыннан читәннәр белән үреп ике рәт күргәзмә траншея ясап куялар. Начальство күрсәтмә өйрәнүләрне карап, бер-ике солдат землянкасына кереп, ашханәдә көндезге ашны ашап, кичен яңадан поездга төялеп китеп тә бара. Ул көнне ашау-эчүне бик яхшы хәзерләгән булалар. Ворошилов Суслонгерда бер кешене аттырмый да, астырмый да. Фронтовик-ветераннар сөйләве буенча, Ворошилов киткәннән соң, ашату-эчерү бераз гына яхшырган. Монда булган хәлләрне ничек тә аңлатырга юк. Саботаж-диверсия булганмы, әллә инде җитәкчелек йомшак булган, әллә инде бөтен продукцияне фронтка җибәреп, мондагылар ничек тә түзәр әле дигәннәрме? Тик Суслонгер солдаты дигән сүзтезмә, ерак сугышның кайтавазы булып, хәзер дә колакларда шомлы яңгырый.
Фәндияр Гыйльманов.
Югары Урысбага

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: