Яшел Үзән

Сугыштан соң да дүрт ел армиядә хезмәт иткән

Районда иң зурлардан саналган Олы Ачасыр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветеранга 90 яшь тулды. Борһан абый Хөснетдиновны белә башлаганнан бирле гел бер халәттә күрәм: ябык чандыр гәүдәле, кара тут йөзе һәрвакыт тыныч, кычкырып сөйләшкән вакытын да хәтерләмим. Югыйсә, яшь вакытта, колхозда бергә эшләгән вакытлар булды. Гомере буе руль...

Районда иң зурлардан саналган Олы Ачасыр авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан бердәнбер ветеранга 90 яшь тулды.
Борһан абый Хөснетдиновны белә башлаганнан бирле гел бер халәттә күрәм: ябык чандыр гәүдәле, кара тут йөзе һәрвакыт тыныч, кычкырып сөйләшкән вакытын да хәтерләмим. Югыйсә, яшь вакытта, колхозда бергә эшләгән вакытлар булды. Гомере буе руль артында булган фронтовикка кызып китсә дә сүз юк: сугышның үзәгендә кайнаган, Курск дугасында булган, Берлинга кадәр барып җиткән кеше ул.
Шунысы кызык: сугышка алынганчы Борһан ага укый- яза белмәгән. 7 яшьтән авыл көтүен көтеп, мәктәпкә бара алмыйча калган. Бер калгач калына инде! Көтүчегә терлекләрне саный белсә, шул җиткән дип уйлагандыр, бәлки. Әмма зирәк һәм зиһенле булган күрәсең. Югыйсә, сугышка алынуга элемтәче итеп билгеләмәгән булырлар иде. Сугыш тәмамланганнан соң, син әле армия сафында хезмәт итмәгәнсең (!), дип, дүрт елга армиядә хезмәт итәргә калдыралар аны. Менә шунда укырга да, язарга да өйрәнә, шоферлар курсында да укып чыга һәм шул көннән бирле ул руль артында. Озак еллар «Совет» колхозында алдынгы шофер булып торды. Авылдашлары гозерен тыңламый калган вакытлары булмагандыр, чөнки совет заманнарында авылда шофер иң кирәкле һәм хөрмәтле һөнәр иясе иде. Сабира апа белән биш бала тәрбия­ләп үстерделәр. Моннан ике ел элек хатыны вафат булгач, ялгызы ничек яшәр инде кайгырып торасы булмады: шәһәрдән Розалиясе кайтып, әтисен тәрбияләп яши. Башкалар да әтиләре, бабайлары өчен өзелеп тора. Әле менә юбилеена зур гына телевизор бүләк иттеләр. Хәзер өлкәннәр өчен нинди генә тапшырулар юк: рәхәтләнсен карап!
Ә Борһан аганың очлы күзе бакчада бәрәңге арасына качып калган бет кебек чүпне дә күрә әле, шөкер. Телевизорны әйткән дә юк, яратып карый. Бакчасында төрле җимешләр үстерә, артык калганын күршеләргә дә өләшә. Җыелышларга чакырсалар, таягына таянып, хәзер килеп җитә - авылның бердәнбер сугыш ветераны бит ул хәзер. Кадерле кеше...
Гүзәл Минһаҗева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: