Яшел Үзән

Сугышның иң данлы һәм героик сәхифәләре

Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнендә халкыбыз фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында белә. СССР Югары Советы Президиумы указы белән запастагы хәрби кешеләрне армиягә чакыру турында игълан ителә. Тормышны сугыш шартлары җаена кору башлана. Барча халык дошманның һава һөҗүмен кире кагарга өйрәнә, һәр җирдә хәрби өйрәнүләр үткәрелә башлый. 1941...


Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнендә халкыбыз фашистлар Германиясенең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында белә. СССР Югары Советы Президиумы указы белән запастагы хәрби кешеләрне армиягә чакыру турында игълан ителә.

Тормышны сугыш шартлары җаена кору башлана. Барча халык дошманның һава һөҗүмен кире кагарга өйрәнә, һәр җирдә хәрби өйрәнүләр үткәрелә башлый.
1941 елның көзендә немец армиясе Казан тимер юлын бомбага тота. Шәһәребез янындагы Идел күперен юк итәргә маташа. 13 сентябрьдән Казанда, Яшел Үзәндә, Ормар - Яшел Үзән - Юдино - Биектау тимер юлы юнәлешендә, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш, Кама Тамагы, Подберезье, Тархан, Норлат районнарында ут яктысын тулысынча яшерү режимы кертелә.
1941 елның 27 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр «Казан каймасы» - оборона чиге төзелә. Анда республикабызның 28 районыннан, Казан шәһәреннән һәркөнне уртача 107 мең кеше окоп казый.
Татарстаннан 700 мең кеше сугышта катнаша, шуның яртысы диярлек туган якларына әйләнеп кайта алмый, сугыш кырында ятып кала. Бу - республика халкының 11,5 проценты дигән сүз. Яшел Үзән районыннан 34679 кеше мобилизацияләнә, шуның яртысы һәлак була, хәбәрсез югала.
1941 елда - 66000, 1942 елда -115993, 1943 елда - 83723, 1944 елда - 49662, 1945 елда 24444 сугышчы һәлак була, хәбәрсез югала. Аларның данлы исеме Татарстанның 28 томлык Хәтер китабына кертелгән.
Сугыш чорында Украина һәм Белоруссиядән, Балтыйк буе республикаларыннан, Ленинград һәм Мәскәүдән, Воронеж һәм Харьковтан 70 эре предприятие Татарстанга эвакуацияләнә.
1941-1945 елларда Яшел Үзәннең, Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлары 70 миллионга якын снаряд, Казаннан - 21 мең самолет, дары заводыннан - бер миллион заряд, Горький исемендәге завод 162 судно, диңгез буксирлары, бронекатерлар җитештерә. Шунда ук снарядлар, зенит установкалары, аэрочаналар өчен җиһазлар җитештерелә, фронтка озатыла.
Авыл хуҗалыгы авыр хәлдә булуына карамастан, армия һәм илнең азык-төлек фондына сизелерлек өлеш кертә. Эшчеләр, колхозчылар, яшүсмерләр «Бөтенесе - фронт өчен, бөтенесе - Җиңү өчен!» лозунгын кулланып, көнне төнгә ялгап эшли.
Сугыш чорындагы батырлыклары өчен 200 меңнән артык татарстанлы орден һәм медальләр белән бүләкләнде. 225тән артык сугышчы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды, 48 фронтовикка Дан орденының тулы кавалеры исеме бирелде, 13 сугышчы А.Матросов һәм Газинур Гафиятуллин батырлыкларын кабатлады, 6 очучы һава тараны ясап, батырлыкларын раслады.
Сугыштан исән-имин кайтучылар хөрмәтенә республикабызда 25 том «Алар Җиңү алып кайтты!» дип аталган Хәтер китабы дөнья күрде. 2012 елда соңгы 8 районга багышланган 4 том нәшер ителәчәк. Яшел Үзән районына багышланган 2 том 2007 һәм 2008 елларда нәшер ителде. Анда 16984 якташыбызның исемнәре мәңгеләштерелгән. Бу томнар икенче бөтендөнья сугышы кырларында Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: