Яшел Үзән

Сугыш чорында – фән

1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы респуб­ликабызда фәннең үсешенә зур тәэсир ясады. Галимнәр үзләренең барлык белемнәрен, көчләрен Ватанны сак­лауга юнәлдерделәр. 1941 елда СССР Фәннәр академиясе Мәскәүдән Казанга күчерелде. Илебез башкаласыннан Казанга 93 академик, 1650 фәнни хезмәткәр, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспондентлары килеп урнашты. Шул ук вакытта Ленинградтан (хәзер Санкт-Петербург) Харьков һәм башка дистәләгән...

1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы респуб­ликабызда фәннең үсешенә зур тәэсир ясады. Галимнәр үзләренең барлык белемнәрен, көчләрен Ватанны сак­лауга юнәлдерделәр. 1941 елда СССР Фәннәр академиясе Мәскәүдән Казанга күчерелде.
Илебез башкаласыннан Казанга 93 академик, 1650 фәнни хезмәткәр, Фәннәр академиясенең әгъза-корреспондентлары килеп урнашты. Шул ук вакытта Ленинградтан (хәзер Санкт-Петербург) Харьков һәм башка дистәләгән шәһәрләрдән югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү институтлары да Казанга күчерелде. 1941 елның августында СССР Фәннәр академиясенең президиумы оештырыла, соңыннан аның филиалы да биредә төзелә. Барлык фәнни эшләр, ачышлар сугыш кирәк-яраклары өчен үзгәртеп корыла. Галимнәрнең бер өлеше Чистайда эшләде.
Эвакуацияләнеп килгән галимнәр белән бергә Казан галимнәре хәрби продукцияне тизрәк һәм күбрәк җитештерү буенча бердәм һәм бергә, көнне төнгә ялгап эшлиләр. Профессорлар һәм академиклар Л.Миропольский, А.Арбузов, Б.Арбузов, Н.Чеботарев, Г.Камай, Х.Мөштәри, Н.Ливанов һәм башка бик күпләр үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.
1941 елның урталарында Мәскәүдән Казанга СССР Фәннәр академиясенең 11 химия институты һәм лабораторияләре күчерелә. Аннары физика институтлары да республикабызга эвакуацияләнә. Академик А.Арбузов оборона икътисадына зур өлеш кертә: дошман танкларын яндырып тар-мар итү буенча шешә эченә тутырган көчле яндыргыч кушымта да - аның хезмәт җимеше.
Галим-химик, профес­сор Г.Камай сугыш кирәк- яраклары җитештерү буенча Мәскәүдән махсус күрсәтмәләр ала һәм вакытында үти.
Галимнәр В.Глушко һәм С.Королев 1943 елның
1 октябрендә «ПЕ-2» очкычын беренче мәртәбә реактив җайланма кулланып сынап карыйлар. Ул уңышлы үтә. Биш айдан соң, реактив установкалы самолетлар махсус рәвештә раслана. Сугыш чорында аларның әһәмияте бик зур була.
Казан авиация институты галимнәре 64 фәнни-тикшеренү эшләрен тормышка ашыра. Аеруча очкычларның яңа рама формаларын ясау, авиация двигателен кабызу һәм башка мәсьәләләр буенча уңышлы эшли. Сугыш ягулык-майлау материалларын күпләп таләп итә. Бу мәсьәлә буенча Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты С.Федоров җитәкчелек итә. 1943 елның 25 июлендә Шөгер (хәзер Лениногорск) районында 647,8 метрдан тәүлегенә 20 тонна нефть алына. Бүгенге көнгә кадәр 70 ел эчендә (1943-2013) 3 миллиард тоннадан артык нефть алынды.
Сугыш корбансыз булмый. Яраланган солдат, офи­церларны дәвалау өчен, Казанда - 58, Татарстанда (Казанны да кертеп) 69 госпиталь оештырыла. Анда 35630 галим, табиб, шәфкать туташы, санитаркалар эшли. Госпитальләр Арча, Әгерҗе, Кукмара, Бө­гелмә, Яшел Үзәндә һәм башка җирләрдә урнаш­ты­рыла. Сугыш елларында республика гос­питаль­ләрендә 334 мең сугышчы дәвалана. Медицина хез­мәткәрләре аларның 90 проценты чамасын яңадан сафка бастыра, 207 мең сугышчы фронтка озатыла. Бу - фронтка 20 дивизияне яңадан кайтару дигән сүз. Академик Б.Петровский әйтүенчә, солдатларны сафка бастыру буенча, мондый югары нәтиҗәне бер генә сугышкан ил дә күр­сәткәне юк. Фронтларда 200 мең табиб һәм 500 меңгә якын урта медицина хезмәткәрләре эшләгән. Алар 10 миллионнан артык сугышчыларның тор­мышын һәм сәламәтлеген саклап калдылар. Бу хезмәтләре өчен 44 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, йөз меңләгән медицина хезмәткә­ре орденнар, медальләр белән бүләкләнде.
Шәһәребездәге М.Горький исемендәге 340нчы за­­вод конструкторлары - галимнәре көче белән су асты көймәләрен аулаучы суднолар, диңгез буксирлары, бронекатерлар һәм торпедо катерлары чыгара. Шул ук заводта 6 миллион снаряд, зенит установкалары, аэрочаналар өчен җиһазлар җитештерелә.
Химия-биология, авиа­ция, авыл хуҗалыгы, тарих, тел белгечлеге буенча рес­публикада сугыш чорында күп хезмәтләр тормышка ашырыла. Бу өлкәдә эшләүче галимнәрнең, белгечләрнең һәммәсе Бөек Җиңүне якынайтуга үзеннән лаеклы өлеш кертте.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: