Яшел Үзән

Сез һәрчак истә булырсыз, фронтовик-авылдашларым...

Сугыш тәмамлануы турында хәбәрне укучылар да, авыл халкы да иртән иртүк ишеттек. Мәктәпкә иртән килеп җитү белән безне стройга тезеп, кызыл әләмнәр тоттырдылар да, рус теле укытучысы Әминә Сафиуллина җитәкчелегендә тамак төпләребез ертылганчы «Ур-ра! Ур-ра!» кычкыртып, авыл Советы, колхоз идарәсе янына таба алып киттеләр. Анда безне активлар, алдынгы коммунист Нурулла...

Сугыш тәмамлануы турында хәбәрне укучылар да, авыл халкы да иртән иртүк ишеттек. Мәктәпкә иртән килеп җитү белән безне стройга тезеп, кызыл әләмнәр тоттырдылар да, рус теле укытучысы Әминә Сафиуллина җитәкчелегендә тамак төпләребез ертылганчы «Ур-ра! Ур-ра!» кычкыртып, авыл Советы, колхоз идарәсе янына таба алып киттеләр. Анда безне активлар, алдынгы коммунист Нурулла Гыйбадуллин каршы алды, чыгыш ясаганнан соң, без яңадан, зират янында яшәүчеләргә сөенечле хәбәрне җиткерү өчен, ашыктык. Без инде стройдан колоннага әйләндек, чөнки авыл халкы да безгә кушылды. Кичтән яңгыр яуганга аяк асты бик пычрак иде. Әминә апа капка төпләрендә, койма буенда басып торган әби-бабайларга, авыру-сырхауларга сугыш тәмам булды дип, аңлатма биреп барды. Үзе елый, ире Заһи абый да сугышта иде. Ә мин урам буйлап: «Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген, барча халык хәйран бүген!» - дип кычкырып барам. Халык мине ишетүгә өйләреннән йөгерешеп чыга иде.
...Сугыш башланган көннәр истән чыкмый. Сугышка китүчеләр рәтендә Хикмәт Сәгыев, Габдулла Насыриевлар, җыелган халык алдында, ат арбасына сикереп менделәр дә: «Исән булыгыз, без җиңеп кайтырбыз! Җиңәчәкбез! Көтегез, хатлар языгыз!» - дип кычкырдылар. Шулай саубуллашкач, ат арбасы зират ягына - Норлат районы военкоматына таба юнәлде. Без, балалар һәм өлкәннәр, аларны озатып калдык.
Ул елларда җырлаган бер җыр да искә төште:
Гитлер тәре каршы килә
Буа торган газ белән.
Гитлер безгә берни түгел,
Противогаз белән!
И-и, беркатлы, совет пропагандасына ышанып яшәгән вакытлар...
Минем күршем Шәрифҗан Заһидулла улы Фәтхуллин эшләп йөргән тракторын калдырып, җитмешкә җитеп килүче әти-әнисе, өч баласы кече улы Раитка бер ай иде) белән Фәйрүзәсе, туганнары белән саубуллашып, мине дә кочып, фронтка, бары тик җиңү өчен китеп барды. Ленинград фронтыннан хатлары килде. Гаиләдә хат язучы булмагач, мин инде секретарь идем. Хат килгән көнне бәйрәм, диярсең. Укып күрсәтәм дә җавап язам. Мин икенче класста укыйм, хатны әби-бабайга укып күрсәтәм, кайбер сүзләрне кушып та куям. Шәрифҗан абый минем шулай язып торуыма бик шатлана иде. Хатлар язуым Шәрифҗан абый гомере белән бергә өзелде. Әти-әнисе, хатыны туксан яшенә кадәр көтте. Икәү генә калганда һаман искә ала идек. Бер айлык Раит әби-бабасы тәрбиясендә үсте, ир булды, әти булды, инде хәзер үзенең оныклары бар.
Ә менә берьюлы өч улын фронтка озаткан Зәйнәп апа белән Гарифҗан абый Бәхтияровлар уллары Зәкәрия, Гайса, Яхьяны югалтуга ничек түзделәр икән?
...Әкренләп сугышта исән калганнар, яралылар, кыскасы, җиңүчеләр авылыбызга кайта башлады. Сугышка бик күбәү алынсалар да, кайтучылар сирәк булды шул. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан, култык таякларына таянган Әнвәр белән Нурулла Бәхтияровлар кайтып төшкәч, тугыз кешедән торган гаилә башлыгы Һава апага җиңелрәк булгандыр. Ә каты яраланып, бер аягын көчкә өстерәп йөрүче Гаделша Сәгыевнең гомере авылда өзелде, тыныч тормышта озак яши алмады.
Ә хат-хәбәре килмәгән Гариф Шәйхулла улы Вәлиев кайтып төшкәч, менә кайда ул шатлык, менә кайда ул бәйрәм, дип куярлык булды. Аягына - кирза ботинка, өстенә бушлат кигән, аркасына солдат капчыгы аскан Гариф абыйның безнең яннан үзләренә таба салмак адымнар белән үтеп китүе хәзер дә хәтеремдә...
Авылда уздырылган һәр Коръән ашында (ә мин андыйга бик игътибарлы) муллабыз Фәргать Дәүли улы Тимершин Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар рухына дога кыла. Рәхмәт Сезгә, Фәргать, изге эшләрегез өчен. Акъегет авылы мәчете картлары да, туганнары да, балалары да аларны онытмый. Ерак җирләргә барып, каберләрен эзләп табулар, моның ачык мисалы булып тора.
Илләребез тыныч булсын, исән-сау булыйк, күршеләребезне, бергә укыган классташларыбызны да искә төшерик. Шундый ачы кайгыларны, сугыш дигән афәтләрне күрергә язмасын.
Рәшидә Вилданова-Тимергалиева.
Казан - Акъегет

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: