Яшел Үзән

Репрессия сәясәте – иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе

Үткән гасырның 30нчы еллар уртасындагы сәяси хәлләр илебезнең тарихында аерым бер урын алып тора. Законнар гаять кырыс төс ала. Суд һәм судтан тыш органнар системасы киңәйтелә, алар «икелекләр» һәм «өчлекләр» белән тулыландырыла. Социалистик милекне талаган өчен, атып үтерү яки мал-мөлкәтен тартып алып, 10 елга төрмәгә ябу, Ватанга хыянәт иткән өчен,...

Үткән гасырның 30нчы еллар уртасындагы сәяси хәлләр илебезнең тарихында аерым бер урын алып тора. Законнар гаять кырыс төс ала. Суд һәм судтан тыш органнар системасы киңәйтелә, алар «икелекләр» һәм «өчлекләр» белән тулыландырыла.

Социалистик милекне талаган өчен, атып үтерү яки мал-мөлкәтен тартып алып, 10 елга төрмәгә ябу, Ватанга хыянәт иткән өчен, атып үтерү җәзасы карала. «Хыянәтче»нең гаилә әгъзалары, туганнары биш елга төрмәгә утыртыла яки сөргенгә сөрелә.
1935 елның языннан 12 яшьтән узган балаларга да Җинаять кодексының барлык маддәләре, шул исәптән атып үтерү турындагылары да кагыла. Туганнарга бер-берсе өстеннән әләкләү мәҗбүри бурыч итеп куела. Халык арасыннан дошманнар табу буенча өлкәләргә, районнарга план җиткерелә.
Татарстанда 1935 елда хөкем ителгәннәрнең саны 2 мең кешедән артып китә, шуларның 11е атып үтерелә. 1937 елда хөкем ителгән кешеләр саны 6 меңгә диярлек җитә, аларның 2 меңнән күбрәген атарга хөкем итәләр. Ватанга хыянәт итүчеләрнең хатыннарын һәм балаларын кулга алу башлана һәм бу эш тиз башкарыла. Кулга алынучылар арасында галимнәр, интеллигенция вәкилләре, колхозчылар, дин әһелләре, хәрбиләр күп була. Гаепләрен таныту өчен, кыйналулар, имгәтүләр, хәтта кул-аякларын сындыру ысуллары да киң кулланыла. Әйтик, язучы Шамил Усмановны сорау алганда кыйнап үтерәләр.
«Советка каршы», «колхозларга каршы» агитацияләр алып баруда гаепләүләр дә киң тарала. Алар буенча, кагыйдә буларак, үлем карарлары чыгарыла.
Татарстан Республикасы буенча административ репрессияләргә 50 мең гаилә дучар ителгән; ул вакытта гаиләләрнең күп балалы булуын, нигездә 6-10 кешедән торуын исәпкә алсак, репрессия корбаннары саны 300-350 мең кешегә җитә. Кулак дип кулга алынучылар саны гына да Яшел Үзән районы буенча 299 гаилә тәшкил итә.
Уразлыда 1865 елда туган Шәһидулла Әхмәтов гаиләсе, хатыны, балалары, киленнәре, оныклары белән (барлыгы 10 кеше) сөргенгә сөрелгән, 1997 елда акланган.
Осиноводан Нестер Николаевич Булюхин, 1879 елда туган, гаиләсе белән (барлыгы 14 кеше) Чиләбе өлкәсенә озатыла;
Әрә авылыннан Барый Нургалиев, 1895 елгы, 13 кешелек гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән, 1993 елда акланган;
Кузьма Егорович Рогов, 1873 елгы, Бишбатман, 19 кешелек гаиләсе белән Чиләбе өлкәсенә сөрелгән, 1995 елда акланган;
Мамадыш-Әкил авылыннан Әхмәтсафа Хәялиев 18 кешелек гаиләсе белән Пермь өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән, 1996 елда акланган;
Бритвин авылыннан Сергей Павлович Максимов, 1907 елгы, 18 кешелек гаиләсе белән Свердловск өлкәсенә сөргенгә җибәрелгән, 1992 елда акланган. Мондый мисалларны йөзләп китерергә мөмкин.
Ил күләмендә репрессия сәясәте - иң фаҗигале сәхифәләрнең берсенә әйләнә. Саннар теле белән әйтсәк, Совет чорында җәберләнгән түбәндәге картина килеп чыга:
- 11-13 миллион кеше атып үтерелә, яисә төрмәләргә озатыла, 6-7 миллион чамасы кеше яшәү урыннарыннан махсус территорияләргә күчерелә, 2 миллионы кулаклар була. «Шикле» халыкларны - Идел буе немецларын, кырым татарларын, чечен, ингуш һ.б. халыкларны Себергә, Казахстанга, Урал буе өлкәләренә күчерәләр;
- 14 миллион кеше хезмәт белән төзәтү колонияләренә озатыла. Безнең районда андый лагерь ИТК-5 Зөя утравына урнашкан була, анда 3000 кеше җәфаланып үлә, шуның 900е - Татарстаннан;
- Кызыл террор 1917 елларда башлана. 1921-1955 елларда аеруча чәчәк ата. Сталин үлгәннән соң (1953), ул берникадәр йомшара, ләкин дәвам итә. 1921-1955 елларда СССРда 43-48 миллион кеше репрессия корбанына әйләнә. 1956-1969 елларда (Сталин үлгәннән соң) да дәвам итә;
- Совет власте елларында барлыгы 50-55 миллион чамасы кеше террор корбаннары булып санала.
Шулай итеп, буйга җиткән һәр биш кешенең берсе сәяси репрессия корбанына әйләнә. Бернинди киртәләрне белмәгән репрессия сәясәте илебезгә һәм халыкка бик зур зыян һәм төзәтә алмаслык яралар ясый.
Әхәт Садриев,
тарихчы-эзтабар

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: