Яшел Үзән

Норлат районы тарихы: исемдә булганнар

Элек-электән крестьянның төп байлыгы булып җир саналган. Безнең авылда басуларны гаиләле кешеләр санына карата бүлеп торганнар. Бүлеп бирелгән участок имана җире дип аталган. Басулар авыл янында да, авылдан еракта да булган. Һәр басудан да барлык кешеләргә өлеш чыккан. Шунлыктан авыл кыры бик күп кисәкләргә бүленгән. Печән җирләре дә шулай телгәләнгән....

Элек-электән крестьянның төп байлыгы булып җир саналган. Безнең авылда басуларны гаиләле кешеләр санына карата бүлеп торганнар. Бүлеп бирелгән участок имана җире дип аталган. Басулар авыл янында да, авылдан еракта да булган. Һәр басудан да барлык кешеләргә өлеш чыккан. Шунлыктан авыл кыры бик күп кисәкләргә бүленгән. Печән җирләре дә шулай телгәләнгән. Авылда, баласыннан алып, яше шактыйга җиткән картлар да эштән калмаган. Җир эшкәртү кораллары, мәгълүм ки, гади булган: язын, җәен һәм көзен көнозын бил бөккәннәр, җир хайван өчен дә ризык биргән. Базарлар гөрләп торган. Үзләреннән артып калган ашлык һәм малны базарга илтеп сатканнар. Авылда җирле сәүдәгәрләр кибет тотканнар, товарны шәһәрдән ташыганнар.

Кышын авылда эш юк
Шуның өчен дә, эш эзләп, промышленность үсә торган якларга, азмы-күпме акча эшләү максаты белән, вакытлыча киткәннәр. Авылдашлар эш урыннары итеп, Себер, Урал, Донбасс якларын сайлаганнар, хәтта Ерак Көнчыгышка да юл тотканнар. Безнең әти 15 яшендә Урал якларына китеп эшләгән. Язгы кыр эшләре якынлашкач, яңадан авылга кайтканнар. Кайбер киткәннәр, авылга кайтмыйча, гаиләләрен чакырып, эшләгән урыннарында калып, шунда төпләнгәннәр. Авылда, гадәттә, туучылар саны күп булганлыктан (бер гаиләдә 5-7 булу - гадәти күренеш), торак йортлар саны артып торган. Чөнки өйләнеп башка чыгучылар күп. Авылда өйләнмичә калган ир-егет - сирәк күренеш булган. Ике мәчет, ике мәхәллә булу үзе күп нәрсә турында сөйли. Революциягә кадәр авылда мәдрәсә эшләгән. Беренче мәхәлләнең хуҗасы Вафа хәзрәт, икенче мәхәлләдә - Хәсән мулла эшләгән, соңгысының 1953 елда вафат булуы мәгълүм.
1921 елдагы ачлык күп авылдашларны ачтан үлмәс өчен авылны ташлап китәргә мәҗбүр итә. Бер урам бөтенләй юкка чыга. Гөбенә елгасына якын урнашкан шактый хуҗалыклар күченеп китәләр. Алар Себер якларына, Ка­захстан далаларына, Урта Азия шәһәрләренә сибелә. Ачлык елы үтеп, авылда тормыш итү җайлаша төшкәч, кайбер гаиләләр кире авылга әйләнеп кайттылар. Дәүләт ярлыларга ярдәм кулы суза. Чәчүлек орлык кайтарыла, төзү материаллары китерелә. Авыл тотрыклы хәлгә килә. Халык саны арткач, бер өйдә вакытлыча икешәр килен яшәп торган. Авылда буш йортлар калмады: хуҗалары киткән йортларга яшь гаиләләр кереп урнашты.

Колхозлашу авыр барды
1929 елда колхозлашу чоры башланды. Бу, билгеле инде, каршылыксыз үтмәде. Язучы Шолоховның «Поднятая целина» романындагы геройларны тудырды. Нәкъ вакыйгаларның кайбер фрагментлары шул сызыкта барды. Ул вакыттагы Норлат районындагы һәр авылда колхозларны төзү бик кискен каршылыклы шартларда алып барылды. Раскулачивание процессы күп гаиләләрне, йорт-җирләрен ташлап, ерак җирләргә китәргә мәҗбүр итте. Бер яктан караганда, бу сәясәтнең уңай яклары да булды. Илдә гражданнар сугышыннан соң, икмәк кризисы туды. Шәһәрдә икмәкне карточка белән генә бирә башладылар. Авылда сөрелмәгән җирләр мәйданы күренә башлады. Чөнки ярлыларның җирне эшкәртергә көчләре җитмәде. Крестьянга техника белән ярдәм итү максатыннан чыгып, машина-трактор станцияләре (МТС) төзелә башлады. Дәүләттән килгән яңа авыл хуҗалыгы техникасы биредә тупланды. Кыска срокларда укып чыккан яшь кадрлар МТС­ның төп терәкләре булдылар. Авылларда эшләү өчен трактор бригадалары оештырдылар. Җирле кадр­лар да табылды. Норлат районында беренче МТС - «Норлат МТС»сы дип аталды. Шактый еллар дәвамында «Норлат МТС» директоры булып безнең авыл кешесе Габделхәй абый эшләде. Сугыш алдыннан 2нче МТС - Ачасыр МТСы төзелде. Безнең авылда да колхоз төзүдә коммунистлар комсомоллар, кызыллар ягында сугышкан сугыш ветераннары активлык күрсәтеп, беренчеләрдән булып колхозга керделәр. Колхоз «Активист» исемен алды. Кыска вакыт эчендә барлык авылларда да колхоз төзелде. Сугыш алдыннан районда аларның саны 70кә җитте.
Норлат авылы «Кызыл партизан» исемен алды (сугыш вакытында «Кызыл партизан» 4 колхозга бүленде: «Кызыл партизан», Жданов исемендәге, Ворошилов исемендәге, дүртенчесен хәтерләмим.
Гадәттә, колхозларга сәяси күзлектән чыгып исем бирделәр. Мамадыш авылы Ленин исемен алды. Акъегет - Киров, Күгеш - Вахитов, Ходяш - Максим Горький, Рус Әҗәле - «Комсомолец», Татар Әҗәле - «Большевик», Ачасыр - «Совет», Рус Танае - Крупская, Бузай - Молотов, Собельской - Сталин, Карашәм - Яңаәлиф, Югары Панау - «Красный Октябрь» , Күгәй - «Кызыл урманчы», Косяково - «Красный сад», Түбән Панау - «Дружба», Мулла Иле - «Көчле Ирек» һ.б. Соңрак илгә яңа башлыклар килеп, дәүләт сәясәте үзгәргәч, колхоз исемнәре дә үзгәрде.

Тырыш халыкның хуҗалыгы да алдынгы була
Танай халкы хезмәт сөючән, колхоз төзелгәч тә үзенең тырышлыгын җуймады: яңа объектлар корды, күчемсез милекне елдан-ел арттырып торды. Уңыш алу буенча алдынгылар сафында барды. 1937 елда экономикадагы югары күрсәткечләре өчен Мәскәүгә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә бару хокукын алды. Аннан күп бүләкләр, хезмәт батырлары өчен мактау грамоталары алып кайтты. Ул елларда әле йөк машиналары һәр авылда юк иде, ә бездә алар 3әү булды. Колхоз күп тармак­лы хуҗалыкка әверелде. Йөзләрчә баш мөгезле эре терлекләр асрады, 200 баш җигүле атлар туплады. Күп төрле бөртекләр: арыш, бодай, карабодай, тары, борчак, ясмык, арпа, солы, көнбагыш культуралары кырларда гөрләп үсеп тордылар. Болардан тыш, төрле яшелчәләр: кишер, чөгендер, помидор, суган, кәбестә, кыяр үзләренә урын алды. Зур мәйданда бәрәңге утыртылды. Каз, тавык, сарык, дуңгыз фермалары пәйда булды.
Гөбенә елгасына корылган су тегермәне җәен дә, кышын да эшләп торды. Тирә-яктагы күп авыллардан килеп, колхоз кассасына акча кертеп торды. Бирегә безнең авыл кешеләре генә түгел, ә башка авыллардан да киләләр иде. Бу инде колхозга өстәмә керем булды. 1936 елда су тегермәненә көйләнгән электр станциясе төзелде. Авыл халкына бушлай электр энергиясе бирелә башлады. Колхозның кайбер объектларында шулай ук ашлык суктыруда электр моторлары әйләнә башлады.
Шулай матур гына яши башлаганда Европада башланган хәрби хәрәкәтләр, аннан безнең илгә көчләп тагылган, дөнья тарихында иң авыр сугыш тыныч тормышның астын-өскә китереп ташлады. Монысы инде аерым тарих.

Яңа заман килде
Сугыштан соң ил белән идарә итәргә төрле политиканнар килде. Яңа реформалар, дәүләт органнары, төрле политик үзгәрешләр кичерде. Яшәп килгән колхозларны эреләндерү фазасы башланды. МТСларны бетереп, андагы техниканы колхозларга тараттылар. Андагы кадрлар җир белән күк арасында калды. Ә алар артта калган хуҗалыкларга барыр­га уйламадылар. Андый хуҗалыкларның финанс яклары «ташка үлчим» генә ул заманда.
«Активист» колхозы «Ленин» исемен алды. Норлат районы эчендәге авылларны барысын да кыска вакытта берләштереп куйдылар. Ә инде 1963 елда республикада районнар берләштерү «сезоны» башланды. Татарстанда рәсми рәвештә 9 район калды. Норлат районы үз тирәсендәге районнар белән «Казан яны» исемен алды (ялгышсам, гафу). Әмма үзгәрешләр илнең экономикасына файда китермәде. Илдә ашлык җитештерү күләме кимеде, кибетләрдә чиратлар пәйда булды. Дәүләт алтын бәясенә чит илдән икмәк кертә башлады. Халык, авылдан китеп, кая­дыр барып эшләү юлын эзли башлады. Азрак һөнәрле булганнар шабашкага күчте, эреләнгән колхозларда тәртипсезлеккә, әрәм-шәрәм итүгә юл куелды. Авылда җитәкче кадрларга кытлык булганлыктан, читтән яки шәһәрдән партия кушуы буенча, җитәкче кадрлар китерелде. Авыл хуҗалыгын белгән кешенең, тәҗрибәсе булмый торып, хуҗалыкны баткаклыктан чыгара алуы шикле. Аларга «30 меңенче» атамасы тактылар. Соңыннан күбесе авылдан китеп барды.
Татар Танае авылы, идарәнең үзәк авылы булганлыктан, зур хуҗалыкның тотрыклылыгын саклый алды. Мамадыш-Әкил авылы берләшүдән артык зыян күрмәде.
Илтөзәр Фатыйхов.
Татар Танае

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: