Яшел Үзән

Наумир абый сугыш хатирәләрен яңартты

Сугышта алынган тән яралары төзәлә, ә хәтер... 1941 елда башланган Бөек Ватан сугышы тәмамлануына җитмеш елга якын вакыт узса да, андагы киеренке көрәшне кеше онытмый. Барын да исендә тота.


Бөек Ватан сугышында катнашкан Наумир Сәмигуллин абыйны әйтүем. Тиздән, 28 гыйнварда, 90 яшен тутыручы мөхтәрәм ветераныбыз яуда булган һәр көнен, һәр сәгатен җентекләп бәйнә-бәйнә сөйләп бирә ала. Шулай бер очрашкач, ул 1944 елның октябрь ае ахырында төнге һөҗүмдә булганны бәян итте.
- ... Төнлә минем взводны тезеп бастырдылар да, алдагы калкулыкны яулап алырга боердылар. Яктыда без аны абайлаган идек инде. Әлбәттә, ул калкулыкны немецлар ныгытып өлгергән, гомумән, алар оста сугыша - теш-тырнагы белән, дигәндәй, нык карыша иде. Бу хәл Латвиядә булды. Дошманның бик зур көче чолганып алынган иде анда. Чолганышта калса да, коралы күп, гаскәре дә ишле иде әле. Әмма фашистның рухы сынган иде инде. Нәкъ шул гаҗәп хәл белән очраштык ул төндә. Сак кына алга барабыз шулай, атмыйбыз, сөйләшмибез - үзебезне белгертмәскә тырышабыз. Без дигәнем - автоматчылар взводы, мин аның командиры. Күп тә бармадык, миңа җиткерделәр: бер чокырда немец элемтәчесен эләктергәннәр. Шунда бардым. Чокырда, кулын күтәреп, басып тора бу, аягы астында телефоны тора. Артиллерия наводчигы икән. Взводта немец телендә сукалый торган бер егетебез бар иде, аны дәшеп китерттем дә, чокырга төшеп, әсирдән сорау алдым. Дошманнар күрмәсен дип, өстән плащ-палатка белән яптырдым әле. Чыннан да, калкулыкта немецлар ике тупны җиргә күмеп яшергән, танклар белән һөҗүм башласак та, каршы торырлык әзерләнгәннәр тегеләр. Артиллеристлар белән бергә, шунда ук автомат һәм пулемет белән коралланган унсигез сугышчы да бар икән. Тик хәзер алар исерек булырга тиешләр - көндез ром аракысы китергән булганнар...

Ильяс САЛИХҖАН

Материалның тулы вариантын газетабыхның 96нчы саныннан укыгыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: