Яшел Үзән

Мәйданга мансур чыкса, сабан туе батыры билгеле булган

Татардагы ир-ат кавеменнән булган барча зат аягына басуга ук көрәшергә тотына. Көндәшен егып, көче булганлыгын раслый, данын күтәрә, яшәргә хакы барлыгын күрсәтә. Нишлисең, тормыш кануннары шулай кырыс. Балалар бакчасындагы балаларга карасаң, ике малай очрашса, бер-берсен төртеп егу ягын карый. Кайсы көчле, кем бирешми? Ә инде билгеле бер кагыйдәләр буенча көрәшү...

Татардагы ир-ат кавеменнән булган барча зат аягына басуга ук көрәшергә тотына. Көндәшен егып, көче булганлыгын раслый, данын күтәрә, яшәргә хакы барлыгын күрсәтә. Нишлисең, тормыш кануннары шулай кырыс. Балалар бакчасындагы балаларга карасаң, ике малай очрашса, бер-берсен төртеп егу ягын карый. Кайсы көчле, кем бирешми? Ә инде билгеле бер кагыйдәләр буенча көрәшү - көчне арттыруга, матур, төз гәүдәле сәламәт булырга, җәмгыятьтә үз урыныңны табарга, үсәргә булыша.

ЧИСТА КӨРӘШЧЕНЕ ХАЛЫК ОНЫТМЫЙ
Һәрбер халыкның үз көрәше. Ул аның яшәү рәвешен, холык-фигылен, гореф-гадәтен. аның характерын билгели. Безнең бабайлардан мирас булып калган татар көрәше - батырлык та, гаделлек тә, тыйнаклык та, кыюлык та үрнәге. Безнең көрәшкә төртеп егу да, аяк чалу да, хәрәмләшү дә ят нәрсә. Әмма, бераз хәйләкәррәк булып, көндәшеңнең көчен үзеңә файдалану әле мактала да. Чиста, матур көрәш күрсәткән батырларны халык онытмый. Аларның исемнәрен тарихка яза.
Безнең як үзенең батыр уллары белән хаклы рәвештә горурлана ала әле: элек-электән Мулла Иле, Норлат, Урысбага, Бәчек, Айдар, Әрә авылларының тирә-якны дер селкетеп торучы көрәшчеләре булган. Хәтта кечкенә генә Тау Иле авылы да көрәшчеләр, батырлар авылы булып исәпләнгән. Монда элек-электән эре сөякле, гәүдәле, ил тоткасы гаярь ирләр күп яшәгән. Шуларның берсе - үзенең сабыр, җитди характерлы булуы, гадел көрәше белән көндәшендә дә соклану уята алучы легендар Мансур абый Сәлаховны атап булыр иде.

БАЛАЧАК - СПОРТЧЫ БУЛЫРГА ӘЗЕРЛЕК ЕЛЛАРЫ
Спорт белән Мансур мәктәп яшеннән ук дуслаша. Инде укыган елларында ук, 1958 елда, чаңгы буенча республика чемпионы исеменә лаек була. Спорт белән шөгыльләнү ул вакытларда шундый популяр була ки, Норлат клубының бердәнбер штангасы авылдан-авылга чиратка салынып йөри. Армиягә китәргә торган егет үз гомерендә сөлге дә тотып карамаган килеш Урысбага авылында Сабан туенда беренче тапкыр көрәшкә чыга. Ул елларда көрәшкә чыгу өчен сөлге алу җиңел булмый, чөнки көрәшергә теләүчеләр күп һәм шуңа күрә өч кешене ексаң гына көрәшүчеләр исемлегенә теркиләр. Халык сизми дә кала - Мансур барысын да шаккатырып, барлык көндәшләрен аркаларына салып, Сабан туе батыры булып таныла.

Яшел Үзән Сабан туе батыры - Мансур Сәләхов (уртада).

Иң зур бүләк - кызыл башлы сөлге

Армиядә 3 ел да 4 ай хезмәт итеп, тәмам ныгып кайткан егет инде чын-чынлап көрәш дөньясына чума. Районның Сабан туе уздырган кайсы гына авылында батыр калмады икән Мансур?! 1968 елда инде ул Яшел Үзән шәһәре батыры булып таныла. Ул елларда көрәшчеләрне зур бүләкләр биреп бик куандырмыйлар. Иң зур бүләк - кызыл башлы язулы сөлге. Күрше чуаш авылында сөлгегә ияртеп бер «Шипр» одеколоны алганы истә калган.

Чуаш дигәннән, ул чордагы тирә-якта дан тоткан чуаш егете Иван Таратинны җиңүче кеше булмый диярлек. Кавәл авылында көрәшкәндә Иван белән туры килә Мансур. Ярышны алып баручы көрәшчеләр арасында яшь аермасының 10 яшь булуын хәбәр итә, янәсе Иван Мансурдан 10 яшькә кече. Шунда Иван горур гына: «10 түгел, 9 яшь кенә», - ди. Үзеннән шактый яшь, көчле булуына карамастан, Таратинны сыртына сала Мансур.

«Мансур чыкты, Мансур

Норлат авылында Мансурдан да күбрәк тапкыр батыр калучыны хәтерләмиләр. Хәтта 40 яшьтән узгач та үзеннән күпкә яшь, таза егетләрне аркаларына салып, халыкны хәйран калдыра. Ул мәйданда күренүгә кисәтүле, тирән мәгънәле тавыш­лар яңгырый: «Мансур чыкты, Мансур!» Ә берзаман, үзеннән яшь, инде батыр калып йөри торган Габбас Тимершин белән көрәшкәндә, Мансур абый алым ясап, тартып алгач, Габбасның «киттем» дигән сүзләрен хәзер дә хәтерли аксакал көрәшче.

Төрле елларны, төрле Сабан туйларын күрә ул.

- Хәтта бер елны батыр булып икәү калган вакытлар да булды, - ди үзе. Саба районыннан килгән Әсхәт Гайфуллин белән хәйран бил алышкач, хөкемдарлар беренчелекне ике кешегә бирергә була. Батырга дигән келәм - Мансур абыйга, тәкә күрше район көрәшчесенә китә.

Булганнан бар да була, ди халык. Мансур абый озак еллар шофер булып намуслы эшли. Көрәшеп алган кызыл башлы сөлгеләр, мактау грамоталары белән беррәттән хезмәт бүләкләре дә бер кочак. Кадерле, бик кадерле аңа бу бүләкләр. Чөнки аларга күпме көч, күпме тырышлык, күпме тир түгелгән. Монда аның матур истәлекләре, монда аның кабатланмас самими яшьлеге.

Оныгы - дәвамчысы

Мансур абый хәзер дә актив тормыш белән яши: күп җәяү йөри, кышын чаңгыда шуа. Аны һәрчак районда уза торган төрле спорт чараларына хөрмәтле кунак сыйфатында чакырып торалар. Аның юлын дәвам итүче оныгы Давытның көрәштәге уңышларына сөенеп, үзенең төпле киңәшләрен бирә. Әлбәттә, без яшь буынны әнә шундый аксакаллар биргән киңәшләргә нигезләнеп тәрбия­ләргә тиешбездер. Чөнки тормыш - үзе зур бер көрәш кебек. Тарихны, үткәнебезне яхшы белгәндә генә без саф милли җанлы, аек акыллы, иманлы, кыю балалар белән сөендерүче киләчәккә өмет итә алабыздыр.

Алмаз Шәйхенуров.

Күгәй

Яшел Үзәннең атаклы көрәшчеләре. Сулда - Динар Хәлилов, Судан өченче - Мансур Сәләхов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: