Яшел Үзән

Мәскәүне һава һөҗүменнән саклау

941 елның 30 сентябрендә дошман зур тизлек белән алга омтыла: салкыннар башланганчы Мәскәүне алырга планлаштырыла. Бу операциягә «Тайфун» (давыл, өермә) исеме бирелә. Совет гаскәрләре Мәскәүне дошманның һава һөҗүменнән саклау буенча кискен чаралар күрә - дошман самолетларының очып килүен алдан үк белеп, күреп, күзәтеп тора, үзара хәбәрләр сала, элемтә яхшы эшли....

941 елның 30 сентябрендә дошман зур тизлек белән алга омтыла: салкыннар башланганчы Мәскәүне алырга планлаштырыла. Бу операциягә «Тайфун» (давыл, өермә) исеме бирелә. Совет гаскәрләре Мәскәүне дошманның һава һөҗүменнән саклау буенча кискен чаралар күрә - дошман самолетларының очып килүен алдан үк белеп, күреп, күзәтеп тора, үзара хәбәрләр сала, элемтә яхшы эшли.

1941 елның көзеннән 1942 елның кыш айларында Мәскәү тирәсендәге сугышлар бер йөз көннән артык дәвам итә. 1941 елның 1 октябренә, моннан 70 ел элек, дошман һөҗүменнән саклану өчен, 700гә якын самолет-истребитель әзерләп куела, 1100 данә корал туплана, 702 күзәтү пункты оештырыла, 8 радиолокация станциясе эшли.
Мәскәүдән 200-250 км ераклыктан килүче дошман самолетларын күзәтү пунктлары оештырыла. Шуның өстенә, Мәскәү тирәли 120-125 км ераклыкта өстәмә күзәтү пунктлары урнаштырыла. Бу пунктлар Генераль штаб, хөкүмәт җитәкчеләре һәм илебезнең Мәскәү сагында торучы кораллы көчләр белән тыгыз элемтәдә тора. Илебез тарихында бу вакытта бик авыр көннәр башлана, шуның өчен Мәскәүне саклауда өстәмә рәвештә 585 истребитель-самолетлар төркеме оеша, 1000нән артык зенитка артиллериясе, 336 зенитка пулеметлары, 618 зенитка прожекторлар төркеме оештырыла.
Дошман гаскәрләре беренче тапкыр Мәскәүгә һава һөҗүме оештыра. Бу 1941 елның 22 июлендә була. Безнең күзәтүчеләр фашист самолетларын 22 сәгать 25 минутта сиземли. Фашистларның самолеты Минск - Орша, Смоленск - Вязьма - Мәскәү юнәлешендә башкалабызны бомбага тотарга очып киләләр. Алар дүрт эшелон белән 2000-3000 метр биеклегендә була.
Безнең гаскәрләр дошманны «яхшы» каршы ала: 22сен бәреп төшерәләр, калганнары, бомбаларын ашыгыч рәвештә кайда эләкте шунда ташлап, кире борыла. Мәскәүне бомбага тоту өчен зур һәм кечкенә һөҗүмнәр оештыралар. Әйтик, 1941 елның июль-август айларында дошманның 1700 самолеты Мәскәүне бомбага тотарга оча, шуларның нибары 70е генә шәһәргә үтә. Әмма зур зыян китерә алмый. 1941 елның августында батырлыклары өчен 83 сугышчы хөкүмәтебез орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.
Октябрь аенда Мәскәүгә һөҗүм итүдә 900 самолет катнаша, шуның нибары 28е генә шәһәргә үтә, төрле җирдә бомбага тотылып, бәреп төшерелә.
1941 елның 6 ноябрендә, дошманга каршы тору өчен, илебезнең һава һөҗүменнән саклау көчләре югары дәрәҗә әзерлеккә китерелә. Көндезге сәгать 3ләр тирәсендә фашистларның 250 «Ю-88» самолетларының Мәскәүгә таба очып килүе ачыклана. Безнең 34нче һәм 27нче полк самолетлары дошманга каршы күтәрелә, көчле бәрелешләрдә фашистларның 34 самолеты бәреп төшерелә, калганнары чигенергә мәҗбүр була. Бу көнне дошманның бер генә самолеты да Мәскәүгә үтә алмый.
Кичке сәгать 7дә Маяковский исемендәге метрода Мәскәү Советының Октябрь революциясенең 24 еллыгына багышланган тантаналы утырышы уздырыла.
7 ноябрьдә Кызыл мәйданда хәрби парад үткәрелә. Гаскәрләр парадтан ук дошманга каршы сугышка китә. Хәрби парад халыкның күңелен күтәрә, җиңүгә ышаныч арттыра.
Башкалабызны һава һөҗүменнән саклау чорында (1941 елның 30 сентябреннән 5 декабрьгә кадәр) дошманның 70300 ут ноктасы алдан ук күзәтү астына алына, 1305 самолеты, 450 танкы, 50 мең гаскәре юк ителә.
1941 елның 6 декабреннән совет гаскәрләренең контрһөҗүме башлана. Дошман Мәскәү тирәсеннән 250-400 км ераклыкка артка чигерелә, 11 мең авыл, бистә, шәһәр азат ителә. Татарстан вәкилләре дә бу беренче җиңүгә үзләреннән зур өлеш кертә. Бер Серго исемендәге заводтан гына да 60тан артык сугышчы бу бәрелешләрдә катнаша, каһарманнарча сугыша.
«Катюша»лар командиры полковник Барый Йосыпов, атаклы рәссам Харис Якупов, Казан егете Рамазан Бикмөхәммәтов, Яшел Үзәннән Рәхимулла Абдулганиев, Фәйзи Яруллин, Нәгыймә Ремнева һәм башкалар Мәскәүне саклауда батырларча сугышалар. Башкалабызны саклауда 10 меңгә якын якташыбыз яу кырында ятып кала.
Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк! Аларның исеме, онытылмас эшләре, якты маяк булып, буыннардан-буыннарга күчсен!
Әхәт Садриев.
Яшел Үзән

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: