Яшел Үзән

Минем мәхәлләм – минем мәчетем

Хөрмәтле газета укучылар! Мулла Илендә яшәүче Равил Сәйфетдинов исеме район халкына яхшы таныш. Редакциянең якын дусты да ул. Киңәш -табыш итәргә бик җайлы, зирәк акыллы кеше. Нәфис сүзе белән безне таң калдыручы, күбебезгә яшәү рухы өстәүче Равил абый соңгы вакытта туган авылы Мулла Иленә багышланган «Минем мәхәлләм - минем мәчетем»...

Хөрмәтле газета укучылар! Мулла Илендә яшәүче Равил Сәйфетдинов исеме район халкына яхшы таныш. Редакциянең якын дусты да ул. Киңәш -табыш итәргә бик җайлы, зирәк акыллы кеше. Нәфис сүзе белән безне таң калдыручы, күбебезгә яшәү рухы өстәүче Равил абый соңгы вакытта туган авылы Мулла Иленә багышланган «Минем мәхәлләм - минем мәчетем» дип аталган тарихи-документаль язма өстендә эшли. Бүген әлеге язмадан бер өзек китерәбез һәм ул сезгә дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Инкыйлабтан соң
«Тәрәзәләр берегеп каткан»
Вафа хәзрәт көндәлегеннән
1917 елда илдә Совет власте урнашып, дин дәүләттән һәм мәктәптән аерым дигән канун чыгарылса да, 1929 елга чаклы мәчетләр эшләүләрен дәвам итә, ләкин инде дингә каршы бертуктаусыз пропаганда алып барыла.
Шулай да безнең җирдә ислам дине кабул ителүгә һиҗри белән 1100 ел тулу истәлегенә багышлап, 1926 елда күптөрле чаралар үткәрелә. Шушы юбилей хөрмәтенә Казанда 1914 елда ук салына башлаган Кабан арты мәчете төзелеп бетеп сафка баса. Безнең Мулла Иле авылында 1926 елда урта мәчетне сүтеп яңартып эшләгәннәр. Бу турыда Фирдәвес Гарипова «Мулла Иле» дигән хезмәтендә болай дип язган: «Элек авылда өч мәчет эшләгән, 1920 елларда дүртенчесен күтәргәннәр» (Ф.Гарипова, «Мулла Иле», «Яшел Үзән» газетасы, 17 март, 2006 ел, №31-32). Авторның дүртенчесе дигәне әнә шул урта мәчетне сүтеп яңартып эшләү була.
Үзебез авылда туып үскән муллаларның берсе Вафа хәзрәт урта мәчеттә имамлык иткән. Аның йорты хәзер дә үз урынында тора, тик нәкъ шул йорт каршысында гына булган урта мәчет кенә юк. Бу йортның чормасындагы хәзинәләрне (иске китаплар, дәфтәрләр, көнкүреш әйберләрен) без 1987 елда мәктәп музеена алып килдек. Арада аеруча кыйммәтле бер табылдык бар иде. Бу - Вафа хәзрәтнең кулъязма китабы. Китап кара төстәге каты тышлыклы 15кә 18 см үлчәмле, типографиядә эшләнгән 180 битле калын кәгазьле дәфтәрдән гыйбарәт. Күпчелек битләре шәмәхә кара белән язылган. Барлык 180 битендәге язулар да гарәп хәрефләре белән башкарылган. Вафа хәзрәтнең язуы бик матур, орфография кагыйдәләре төгәл сакланган. Тулаем алганда, бу китапны көндәлек дип атарга була. Һәр тәүлекнең һава торышы дүрт вакытка - иртән, көндез, кич, төнләгә бүленеп эзлекле язып барылган. Көн яңалыклары теркәлгән. Көндәлек-китап 1929 елның беренче гыйнвары белән башланып, 1933 елның 31 декабре белән тәмамланган.
Китапның дүртенче бите. «15 февраль, 1929 ел. Тәрәзәләр берегеп каткан. Бүген җитен мае чыгардык - 40 фунд». «27 февраль, 1929 ел. Кар явып себергәләде. Аязгач суытты. Бу елда безнең күп нәрсәләр таланды. Раскулачивать иттеләр».
Менә СССРда бөек борылыш дип исемләнгән 1929 елда кулакларны бетерү кампаниясенең Вафа хәзрәт гаиләсендәге чагылышы инде бу. Вафа хәзрәт авылда берәүне дә рәнҗетмәгән, үзенең тырыш хезмәте белән көн күргән, үзенең җирендә җитен иккән, маен чыгарган, шуны саткан. Авыл каршында, ил каршында бер гаебе булмаган шушы кешенең әйберләрен, мөлкәтен, йорт-җирен талаганнар. Шул кешедән кулак дип аталучы халык дошманы ясаганнар. Әлбәттә инде, мондый коточкыч хурлыкка дучар ителгән кешене муллалыктан шундук төшергәннәр.
Менә шундый җәберләүләрдән йөрәге өзгәләнгән елларда алып барган бу көндәлеген хәзрәт. Шушы хәлдә дә ул берәүне дә каһәрләмәгән, саф күңелле табигать баласы буларак, табигать күренешләрен шагыйрьләрчә нәфислек белән теркәп барган: «1929 ел, 10нчы март, бүген көтүләре белән кара каргалар килде».
Вафа хәзрәтнең ике кызы, ике улы булып, алар барысы да вафатларына кадәр шушы йортта гомер кичерәләр. Вафа хәзрәт дөнья куйгач, бу йорттагыларга СССР дигән кушамат тагыла. Бу кушамат алар исемнәренең баш хәрефләреннән килеп чыккан. СССР - Сафа, Салих, Саҗидә, Рәхимә. Болар өйләнмәделәр һәм кияүгә чыкмадылар. Бөтен гомерләре буе колхозда иң авыр эшләрдә бер дә карышмыйча хезмәт итеп, СССР таркалганчы бакыйлыкка күчеп беттеләр.
Мулла Илендә һәр кешенең диярлек кушаматы бар. Бер нәселнең кушаматы - Муллин. Бу кушамат «мулла» дигән сүздән фамилия ясаган кебек килеп чыккан. Бу нәселнең бабалары югары баш мәчетендә муллалык иткән: Сәләхетдин мулла, аның улы Габдулла мулла.
Габдулла мулланы мин аз гына хәтерлим. Ул мин кечкенә чакта 1944 елда вафат булды. Аның карчыгы Шәмсекамал апа 1984 елның 27 октябрендә вафат булды. Шәмсекамал апа алты бала тәрбияләп үстерде. Алар безнең күршедә генә яшәгәнгә, бу гаилә хәлен яхшы беләм. Аларны да раскулачивать иткәннәр. Өйләренең яртысын гына калдырганнар. Җитмәсә, 1947 елда Шәмсекамал апаны, колхозда хезмәт көнен тутырмаганы өчен, Свияжск төрмәсенә алып киттеләр. Мескен малайлар үз көннәрен үзләре күрде. Мин аларны бик кызгана идем. Иң кечесе - яшьтәшем Хәлим, апа-абыйларының эштән кайткан төшләренә чәй кайнатып, бәрәңге пешереп тора иде. Ничәдер айдан Шәмсекамал апа кайтты. Бу гаиләгә колхоз тынгылык бирмәде: аларны бакчаларында күп итеп тәмәке үстерергә мәҗбүр итте, кышкы чытырман суыкта урман кисәргә алып китте. Халык Сәләхи мулланы, улы Габдулла мулланы ихластан хөрмәт иткән, әле хәзер дә бу нәсел кешеләренә зур хөрмәт белән карый, «Муллин» дигән кушаматны сөю билгесе итеп ерак киләчәккә алып бара.
Безнең авылда Әхмәтов Шәймәрдән мулла булган. Ул безгә Уфадан килгән. Аңа кадәр Гарәбстанда укып кайткан. Аның карчыгы (бай гаиләдән чыккан) Зәйнәп исемле була. Бу мулла 1932 елда вафат булган.
Аның кызы Гөлсем Әхмәтова (1907-1965) безнең авылда яшәде. Аның каберен зиратта табу кыен түгел: балаганнар яныннан көнчыгышка киткән сукмак белән бераз гына барасың да, шунда килеп чыгасың. Янәшәсендә - Биктаһировлар нәселе каберләре. Әхмәтов Шәймәрдан мулла безнең авылдан читтәге авылларда имамлык кылган, 1929 елда гына Мулла Иленә әйләнеп кайткан. Шәймәрдан мулланың тагын Һава һәм Галия исемле кызлары булган. Һава Кече Шырданга кияүгә чыгып, аның Флера, Венера, Алмаз дигән ул-кызлары булган. Аның ире Гарифулла Гобәйдуллин булган. Гобәйдуллин Алмазны мин беләм - ул Ачасыр мәктәбендә укытты.
Мулла Илендә мәшһүр остабикәләрнең берсе Асыл абыстай булган. Алар безгә читтән килгән. Йорт-җирләре бик зур булып, мәчетнең көнчыгышында хәзерге Баһаветдинов Равилләр биләмәсендә булган. Минем әнкәй Гыйрфанетдин кызы Гайшә (1919 елда туган) аңардан сабак алган. 1929 елда Асыл абыстайларны авылдан сөргәннәр.

Һади Такташ һәм Мулла Иле
Мулла Иле авылы булсын да...
Һ.Такташ
«Чаян» журналының 1931 елгы гыйнвар санында атаклы шагыйребез Һади Такташның түбәндәге шигыре басылган. Иң башта «Чаян» журналына килгән донос-шикаять урнаштырылган: «Норлат районы Мулла Иле авыл Советы председателе белән
секретаре, партия әгъзалары бу ел мулла белән бер сафта торып Гает укыдылар».
Мулла Иле авылы булсын да,
Коммунистлар динле булмасын.
Мулла Иленең һәрбер коммунисты
Алмашырлык авыл мулласын!
Авыл секретаре, кирәк булса,
Шәп коммунист мәзин булала.
Персидәтель - мулла,
Кирәк чакта,
Әлхәм укып имам торала.
Коммунистлык белән муллалыкның
Аермасын монда тапмассың...
Тик бу егетләрнең тәпиләре
Контролькага килеп капмасын!
(Шигырь Һ.Такташ әсәрләренең 1980 елда чыккан беренче томыннан алынды).
Шунысы да безгә билгеле: 1930 елда Һади Такташ Мулла Иле авылында үзе дә булган, һәм шул вакытта чыгып килгән «Кызыл яшьләр» газетасында бу турыда хәбәр дә басылган.
Реалист шагыйрь дөрес язган. Ул чорның чынбарлыгы әнә шулай булган. Бу шигырь минем нәселем белән дә тыгыз бәйләнештә. Шигырьдәге авыл Советы председателе ул минем әтинең бертуган олы абыйсы Җамалетдин Сәйфетдинов була инде. Шул болгавыр елларда 17 яше дә тулмаган Җамалетдин абыйны авыл Советы председателе итеп куйганнар. Ул вакытта кичергән авырлыклар турында әбием (аның әнисе) гомер буе, туксаннан узып вафат булганына кадәр, әрни-әрни сөйли торган иде. Үткенлеге-зиһенлеге белән аерылып торган зур абый (мин аны шулай дия торган идем) ныклы дини тәрбия алып үсә. Коръәннең бик күп сүрәләрен яттан белә. Ләкин, нишлисең, шул чорның катлаулы өермәсенә килеп эләгә. Үзенең гомеренә куркыныч янаса да, ул муллаларны яклап кала. Муллаларны яклаган өчен, аны кулга алалар, өч ай буе ул ябылуда тотыла. Бәхеткә, бернинди гөнаһсыз егетне азат итәргә мәҗбүр булалар. Әби сөйли торган иде: төн уртасында тышка чыкса, бик ерактан Кала капкасы ягындагы кырдан җыр ишетелә - Җамалетдин җыры (аның тавышы гаҗәп көчле һәм моңлы була):
Без андый малай түгел,
Без мондый малай түгел.
Җирдә аунап ята торган
Күгәргән калай түгел.
Төн уртасында, ай кебек балкып, Җамалетдин кайтып керә. Шул күрешүләр турында әби елый-елый сөйли торган иде.
Озак та тормый, зур абый армиягә алына һәм су асты көймәсендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, Казан университетының юридик факультетына укырга кергән һәм мулла кызы Мәсхүдә апага өйләнгән (әби сөйли торган иде: шулай Казанга аларга баргач, көянтәгә пар чиләк асып, суга китә. Кайтканда адаша, әллә кайсы урамнарда тулы чиләкләрен күтәреп йөри икән, үзе күргән-белгәннәрдән: «Җамал йорты кайда?» - дип сорый икән. Бәхетенә, белә торган кеше килеп чыккан бит һәм әбине илтеп тә куйган. «Мин ул чиләкләрдәге суларны ник түкмәгән икән, нигә асып йөргән икән?» - дип көлдерә дә иде әби. Укып бетергәч, зур абый Тәтеш районында баш судья булып эшләгән һәм хатыны белән бергә, пар ат җигеп, авылга да кайта торган булганнар. Зур абый сугышка үзе теләп киткән. Өлкән лейтенант рота командиры Җамалетдин Сәйфетдинов 1944 елның 3 сентябрендә батырларча һәлак була. Әбинең сугышта өч улы ятып кала (бабам да 1926 елда вафат була). Берсе - әтием Гарәфетдин, миңа тугыз ай булганда, армиягә алынган һәм кайтам дип торганда сугыш ачылып, гарасат эчендә хәбәрсез югалган. Өченчесе - Хәйретдин исемлесе егет көенчә һәлак булган. Әби белән әни мине шуларның дәвамчысы итеп тәрбияләп үстерделәр. Мин өч ирдән бердәнбер нигез иясе булып калганмын. Зур абыйның балалары булмаган (су асты көймәсендә хезмәт иткәнгә).
Равил Сәйфетдинов.
Мулла Иле

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: