Яшел Үзән

Минем бабай – батырларга тиң ветеран

Чыннан да, тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халык­лары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: йә - үлем, йә - җиңү! Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныг­рак аңлау өчен җанын-тәнен биреп көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта исән калган...

Чыннан да, тарихта тиң булмаган Бөек Ватан сугышы 1418 көн һәм төн дәвам итте. Илебез халык­лары дошманга каршы бердәм күтәрелделәр. Тик ике юл бар: йә - үлем, йә - җиңү!
Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген ныг­рак аңлау өчен җанын-тәнен биреп көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта исән калган сугыш һәм тыл ветераннарыннан сорашып беләбез.
Хәзерге вакытта авылыбызда өч кенә исән ветеран калды. Шуларның берсе - минем бабам Яруллин Миңнулла Ярулла улы. Бабай миңа үзенең башыннан үткәннәрен сөйләргә берсүзсез ризалашты. Менә аның сугыш истәлекләре: «1942 елны өлкән комбайнер булып эшләгән вакытта сугышка алып киттеләр. Миңа ул вакытта 18 яшь иде. Бүгенгедәй хәтеремдә 29 сентябре иде ул. Шуннан безне Ленинград шәһәрендәге бер «морской» частька алып килеп җиткерделәр. Анда озак торырга туры килмәде. Безне Кронштадтка алып киттеләр. Бу шәһәрдә бер елга якын сугышканнан соң, 1943 елны яңадан Ленинград шәһәренә китерделәр. Бу вакытта Ленинград чолганышта иде. Безне урман эченә алып керделәр, чис­та киемнәр, паеклар бирделәр. Паек дигәне сохари - киптерелгән икмәк иде.
Сугыш юлы Ладога күле аша үтте. Боз өстеннән чыга башладык. Боз ярылган, боз өстендә - су, билгә кадәр чыландык, юеш киемнәр боз булып катты. Бик газапланып, 30 километрдан артык юл үттек. Олыраклар бу хәлгә түзә алмады, туңып, өшеп үлделәр. Өстән, як-яктан немецлар ут яудыра. Ладоганы ерып чыккач, землянкага урнаштык. Шулай итеп, 23нче дивизия штабында «элемтәче» булып, сугыш хезмәтен үти башладым. Юлда куркыныч вакытлар бик күп булды. Немецларның «Мессершмитт» дигән самолетлары бик түбән очалар, бомба яудыралар. Бүген я исән калам, я үләм дигән уй беркайчан да баштан чыкмады, - дип, елый-елый сөйли бабай.
Шулай итеп, 1944 елның гыйнвар ае килеп җитте. Ленинград шәһәре чолганыштан азат ителде. Без, сугышчылар, бераз җиңел сулыш алдык. Немецларны җиңүебезгә зур ышаныч туа башлады.
Шушы елны авыр сугыш хезмәтләрем өчен «За оборону Ленинграда» һәм «За боевые заслуги» медальләре белән бүләкләделәр».
Бабай җиңүне Берлин шәһәрендә каршылаган. Сугыш беткәч бабай «Оте­чественная Война» ордены һәм «За победу над Германией» медале белән бүләкләнгән.
Сугыш беткәннән соң, Германиядә тагын ике ел хезмәт итәргә туры килгән. Хәрби дәрәҗәсе - өлкән сержант булган. Бабай туган авылга 1947 елның
5 маенда кайтып җиткән.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Шушы вакыт эчендә бабай Ленинград (хәзерге вакытта Санкт-Петербург) шәһәренә үзе хезмәт иткән сугышчан дуслары белән күп тапкырлар очрашуга барды. Ә бу фотосурәт Санкт-Петербург шәһәрендә, әби белән бабайның Бөек Җиңүнең 65 еллыгына очрашуга барган истәлегеннән.
Хәзерге вакытта бабаем исән-сау. Аңа бик тиздән 90 яшь тула. Әбием белән исән-имин яшәп яталар. Мин аларның унберенче оныклары. Бабай белән әбине бик яратам, хөрмәт итәм. Алар белән горурланам.
Дөньялар тыныч, күгебез мәңге аяз булсын!
Закиров Айнур,
Акъегет мәктәбе укучысы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: